«Безнең хәмерсез нәрсә эшләгән бар?»

Шагыйрь, композитор һәм җырчы Игорь Николаевның “Выпьем за любовь” дигән җырын тәрҗемә итеп утырам әле. Әллә осталыгым шул хәтле генә инде, тәрҗемә барып чыкмый, җыр башлануга бөтен кеше рюмкага үрелерлек итеп тәрҗемә итә алмыйм. Вариантлар белән кәгазь бите тулды. “Салыйк сөю өчен” дисеңме, “Бер тотып куй, әйдә” дисеңме, берсе дә калмады. Җыр текстын дус шагыйрьләргә дә биреп караган идем, юк белән баш катырмаска куштылар. Ничек инде “юк белән?”. Безнең хәмерсез нәрсә эшләгән бар? Берәр эш башлаганда да эчмәгәне “бисмилла”сын әйткән, эчкәне, әйдә шуның өчен, дип рюмка күтәргән. Әле ярый икесен бергә кушмаганнар.

Безнең әти-әни бик кунакчыл иде, бездән кеше өзелмәде. Әмма, нинди генә мәҗлес булса да, өстәл артында мәхәббәт өчен тост күтәргәннәрен хәтерләмим. Күрәсең, мәхәббәт хисләре изге саналган, аны хәмер белән пычратмаганнар.

Бер уйлаганда, мәхәббәт өчен эчеп кую безнең татарга, гомумән, хас түгел инде ул. Мәхәббәтнең – аракыга, аракының мәхәббәткә ни катышы бар? Әлбәттә, төрле халыклар белән бергә, тату гаиләдә яшәгәч, илдәшләрнең-өйдәшләрнең кайбер йола-гадәтләренә күз йому килешми. Әмма, “мин алардан хуже шту ли”, дип һәрнәрсәгә иярергә дә ярамас. Кстати, моннан ике ел элек Игорь Николаев “Выпьем за любовь” дигән сүзләрне тауар билгесе итеп теркәткән булган.

Димәк, композитор рөхсәте белән шушы канатлы сүзләр язылган төрле ризыклар, хәмер, башка төрле эчемлекләр эшләп чыгара башлау законлы төс алган дигән сүз. Шөкер, безнең кибет киштәләрендә хәзергә андый язулар күренми әле. Әй, күренсә соң, без кыстата торган кешеләр түгел, “выпьем” димәсәләр дә, “шул явызны эчәр өчен шапылдап торган авыз” дип җырлый-җырлый каплыйбыз да куябыз. “Вот бит ничек, җәтмә тишек, балык төшә дә кала” диярсең. Бу сүзләрне безнең авылда чарасызлыктан әйтәләр иде. Ягъни, син бер төрле уйлыйсың, ә икенче төрле килеп чыга. Башкачарак әйтсәк, “сораган идек кара кашлыны, тоттырдылар ялтыр башлыны” була инде. Дөньясы без уйлаганча гына бармый шул. Бәлки, Игорь Николаев та бу җырны чарасызлыктан чыгаргандыр. Бит дөньяда үлеп гашыйк булган бәхетлеләр булган кебек, бәхетсез мәхәббәттән баш югалтканнар да бар.

Димәк, Игорь Николаев бу җырын мәхәббәтнең гомерен озайту, алай гына да түгел, мәңгелек итү өчен язган булырга бик мөмкин. Аның хәмере дә мәңгелек бит әле. Димәк, мәхәббәт һәм хәмер бергә кушылып ярату хисе яңа куәт алыр, һәркем күңеленә ныклап кереп урнашып, аны бәхетле итәр дип уйлагандыр. Тик менә “әлеге дә баягы, Сәрби әби таягы” дигәндәй, мәхәббәт өчен чәкештереп эчүне гадәткә әйләндерә алмаган татарга нишләргә? Димәк, безнең татарга да аерым бер җыр кирәк. Баш миенең күзәнәкләрен киереп уйланыйк әле, җәмәгать!

“Эчеп җибәр калганын,

Сорама каян алганын!” – дип җырлыйбыз үзе.

Әле: “Айкап җибәр, чайкап җибәр,

Казакларның камчысын.

Ал күтәреп эчеп җибәр,

Калдырмыйча тамчысын…” дигәне дә бар. Әмма алар “Выпьем за любовь!”ка җитми шул. Әлеге җырны татарчага тәрҗемә итәр идең, барыбер урысчасы кебек матур яңгырамый. “Салыйк сөю өчен” – дип авыз күтәреп җырлау татарга килешеп бетми. Бәлки, “Әйдә, шуның өчен!”не калдырыргадыр да и все!

Ни өчен, нәрсә эчәсен уйлап баш катырсыннар әле!

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү