Декабрьгә хезмәт хакының кинәт үсәргә мөмкин булуын әйткәннәр

Икътисадчы фикеренчә, хезмәт хаклары декабрьдә гыйнвар аендагы белән чагыштырганда 57 процентка артачак.

Россиядә яшәүчеләрнең уртача хезмәт хакы 2025 елның декабрендә, гыйнвар ае күрсәткеченнән 57 процентка һәм еллык күрсәткечтән 40 процентка артып, 140 мең сумга җитәчәк. Икътисад фәннәре кандидаты, Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин “Газета.Ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

“Икенче яртыеллыкта уртача хезмәт хакы беренче яртыеллыктагыга караганда артачак, моңа бернинди дә шик юк. Хезмәткә түләүнең минималь күләменә бәйле бу. Быел МРОТ 16,6 процентка үсте”, – дип искәртеп үткән белгеч.
Аның әйтүенчә, ел азагында Яңа ел премияләрен бирү дә моңа өлеш кертәчәк. Икътисадчы сүзләренә караганда, 2021-2023 елларда декабрь аенда уртача хезмәт хакы еллык уртача күрсәткечтән 30-40 процентка, 2024 елда – 46,29 процентка артыграк булган. Быел исә 40 процентка күбрәк булачак.
Балынин билгеләп үткәнчә, 2025 елның гыйнварында уртача хезмәт хакы узган елның шушы ук чорындагы күрсәткечтән 19 процент чамасы артып, 89 мең сумга җиткән (2024 елның гыйнварында – 75 мең сумга кадәр булган).

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү