Галәмгә үрелгәндә

Яши-яши, тагын бер бәйрәмгә якынлаштык. Бу атна азагында тарихи дата – башта СССРда гамәлгә кергән, соңрак халыкара статус алган Авиация һәм космонавтика көнен – кеше тәүге тапкыр галәмгә чыккан датаны билгеләп үтәчәкбез.

Җирне яссы итеп күргән, кайчандыр Кояш та Җир тирәли «әйләнгән», бәндәгә Ходай канат бирмәү сәбәпле, очу, галәмгә түгел, хәтта һавага күтәрелү дә кирәксезгә, хәтта ки гөнаһка саналган дәверләр үтеп, адәми зат сулар һавасы, асты һәм өсте булмаган гравитациясез тирәлеккә чыгуга да инде менә алты дистә елдан артык вакыт үткән. 320 чакрым биеклектә сәгать ярымнан артыграк барган очышта Юрий Гагарин, 64 ел элек «шар» тирәли нибары бер әйләнеш ясаса, бүген планетабыз тирәли әйләнә торган ясалма иярченнәрнең саны, язуларынча, 10–11 меңнән артып, аларның кайберләре дистә еллар буе орбитада кала, Җирне йөзәр мең тапкыр урый. Тоташ автоматика һәм электроника куллану сәбәпле, спутникларның абсолют күпчелеге экипажсыз. Аларның билгеләнеше, башкарган эшләре дә төрледән-төрле. Гомумән, якын галәмне әлегә ындыр артына ук санап булмаса да, узган алты дистә ярым ел эчендә дөнья илләренең Җир орбитасына җәмгысы 28–30 меңләп иярчен күтәргәне билгеле. Һәр техниканыкы кебек, иярченнәрнең дә үз гомере, үз яшәү срогы: вакыт узуга, алар ватыла яисә кирәксезгә әйләнә. Андыйларның бер өлеше, орбитасын югалтып, түбәнәеп, бераздан атмосфераның тыгыз катламнарына керә, шунда янып, юкка чыга. Икенчеләре исә космик чүп рәвешендә бер файдасызга әйләнүен дәвам итә…

Әйткәнебезчә, кешене галәмгә җибәрү белән бүген, узган гасырның 60, 70, 80 нче елларындагы кебек, артык мавыгу юк. Өстенлек – автоматик станцияләрдә һәм дә экипажсыз иярченнәрдә. Иярченнәрнең 60–70 процентының хәрби максатларны күздә тотып орбитага менгерелүе генә күпмедер борчу тудыра. Тоташ милитаризация хакында сүз бармаса да, Җирне корал белән тутырган җитмәгән, галәмне дә хәрби максатларда хәтсездән файдаланып киләләр. Узган йөз еллыкның сиксәненче елларында, фәкыйрегез космик гаскәрләрдә хезмәт иткәндә үк, хәрби максатларны күздә тотып орбитага меңгерелгән дүрт йөзләп ясалма иярченнең Җир тирәли әйләнүен сөйлиләр иде. Шуның яртысын СССР менгергән булса, калган яртысын океан арты иле – АКШ «элгән»леген дә әйтеп килделәр.

Тоташ офицерлардан гына тормаса да, офицерлар солдатлардан күбрәк булган безнең алагаем частьта ун бүлек булып, һәр бүлек үз иярченнәр төркеме белән идарә итте, шулар өчен җаваплы булды. Атом су асты көймәләре «адашмасын» өчен тотылган навигация иярченнәре, оптик һәм дә радиотехник шымчылык өчен җаваплы разведка спутниклары, ягъни спутник-шпионнар, континентара баллистик ракеталар стартын алдан күрә торган иярченнәр төркеме, элемтә-стратегик ракета гаскәрләрен ышанычлы элемтә белән тәэмин итү өчен «эленгән» иярченнәр – төп төркемнәр шулар иде. Частьның төп бурычы – баш өстеннән очып үткән һәр иярченнән телеметрия-бортның хәл-әхвәле, датчиклар күрсәткән мәгълүматны алып тору, аны ЦУПка – очышлар белән идарә итү үзәгенә озату, иярченнәрнең траекторияләрен үлчәү иде. Ягъни һәр бүлек үз төркеменә караган иярченнәрнең «сәламәтлеге» сагында торды, аларны тиешле орбитада тотты булып чыга.

Атнага бер тапкыр булып торган «разбор полетов» – бүлектә хезмәт иткән кырык ничә офицерны бергә җыеп үткәрелгән «кайнар» аңлашулар хәтергә нык сеңеп калган. Космик элемтә сеанслары вакытында еш кына төрле көтелмәгән хәлләр, җитешсезлекләр килеп чыга, сирәк очракларда хәтта кайсыдыр номерлы иярчен белән элемтәгә гел дә керелмичә калына. Иярчен дигәнебез, ничек очып килгән булса, без аны, ул безне «күрмичә», шулай китеп тә бара. НСУ (үтәлмәгән идарә сеансы) – гадәттән тыш хәл. «Разбор полетов» – кыздыру, пешекләүләр, «стружка»ны кызганмый юнулар шуның ише хәлләрне киметү, булдырмау максатыннан үткәрелә иде. Җитешсезлекләр җирдәге техника аркасында да килеп чыккалый, күктәгесе аркасында да булырга мөмкин, кеше факторы да роль уйный. Ләкин һәр офицер бер үк вакытта инженер да саналганлыктан, сәбәп күктә булганда да, төп гаепле – син. Дөресрәге, күкләр «гаебе» тиз ачыклана: безнеке төсле икенче бер идарә комплексы да иярчен белән адәм рәтле аралаша алмаган икән, димәк, гаеп җирдә түгел, югарыда, күпме чекерәеп карасаң да, күзгә күренми торган тимер хикмәттә. Безне камчыларга кимчелекләрнең җирдәгесе дә җитеп арта иде. Кайчакта радиосигналны иярченгә озата торган тәлинкә-антенна иярченгә дөрес төбәлеп бетми, дөрес озатып бармый, кайчакта кабул итә торганы «кыйшая». Кайчакта, дөрес төбәп тә, кат-кат мөрәҗәгать итмичә, борттагы тапшыргыч кабынмый. Кабынып та, телеметрия каналлары дәшми. Ни генә димә, нәтиҗәләр ясау җыелышыннан комачтай кызарып чыгулар булмады түгел, булды…

Галәм техникасы, иярченнәрне менгерүче ракеталар, инде алты дистә ел буе камилләшеп килсәләр дә, күреп, ишетеп торабыз: уңышсыз очышлар, һәлакәтләр хәзер дә күзәтелә. Гүя күкләр адәми затның җирне – үзенең бишеген ташлап югарыга, галәмгә үрелүенә каршы. Бер үк вакытта, хәрби максатларны күздә тотмаган һәр яңа очышның яңа тәҗрибә, яңа ачышлар хакына башкарылганын да беләбез. Галәмне өйрәнү, аны тыныч шартларда файдалану кирәк, ул файдага. Чөнки космонавтика – теләсә кайсы илнең фәнен алга сөйри торган, аны технологияләр белән баета торган тармак. Чыгымнар керемнәрдән күпкә зуррак булганда да. Тик менә космик державаларның, бер-береннән даими шикләнеп, бер-берсе белән ярышып, хәрби максатларда бу юнәлешкә миллиардлар түгүе генә дөрес түгелдер ул.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү