90 яшьлек астрофизик Ким Шакиров: «Астрономия өчен «яшь» төшенчәсе юк»

Бүген мәктәпләрдә астрономия дәресләре укытылмый. Бернинди нигезе дә булмагач, күк җисемнәрен өйрәнү эше тиешле дәрәҗәдә дәвам итәрме? Күптән түгел гомерен йолдызлар дөньясына багышлаган физика-математика фәннәре кандидаты, астрофизик Ким Шакировка 90 яшь тулды. Ул һөнәренә әле дә хыянәт итми. Күп еллар хезмәт иткән Энгельгардт исемендәге обсерваториядә еш кунак була. Без дә аның белән астрономиягә кагылышлы кайбер сорауларны ачыкладык.

– Ким Шакирович, без укыганда, ак күк җисемнәре төшерелгән кара тышлыклы астрономия китабы бар иде. Югары сыйныфларда гына укытылса да, без аны башлангычтан ук бик яратып актардык. Серле йолдызлар дөньясы һәр баланы үзенә тартып торды. Бу дәреснең мәктәп программасыннан юкка чыгуына фикерегез ничек?

– Астрономия фәнен Россия империясендә дә, Советлар Союзы чорында да укыттылар. Гомумән алганда, бу фәнне дәрес буларак мәктәпләргә Петр I керткән. Ул вакытта күк җисемнәре турындагы фән техник уку йортларында да мәҗбүри булган. XIX гасырда Россия империясендә астрономияне физика белән берләштергәннәр. Советлар Союзында ул 1932 елда аерым дәрес буларак кертелә. Идеологик яктан фикер йөрткәндә, астрономия буенча белем кешедә фәнни карашка якынлык тудыра һәм диннең таралуына чик куела дип санала. Моннан тыш, Америка белән ике арадагы космонавтика өлкәсендәге ярыш та тәэсир иткән. Ни кызганыч, Советлар Союзы белән бергә астрономия фәне дә юкка чыкты. Сәбәбе – илдәге икътисадый хәлнең тотрыксызлыгы. 1993 елда Россия мәктәпләрендә астрономия дәресләре мәктәп программасы исемлегеннән сызылды. Гаделлек өчен шунысын да әйтик: күк җисемнәре кайбер мәктәпләрдә факультатив дәресләрдә өйрәнелде әле.

2017 елда Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә, чыгарылыш сыйныфларында гына булса да, астрономия фәнен өйрәнүне яңадан кертте. Министрлык фикеренчә, бу адым балаларны физика һәм математика фәненә ныграк  тарту өчен кирәк иде. Әмма 2023 елда яңадан 1993 елгы хәл кабатланды: астрономия бик аз күләмдә физика кысасына кертелде. Аңлашыла ки,  нигезле белем алу өчен бу җитми.

– Чит илләрдә, бигрәк тә космик державаларда астрономия фәнен укыту ничек куелган?

– Аларда да хәлләр безнекеннән әллә ни аерылмый. Мәсәлән, Америка Кушма Штатларында, Кытайда, Япониядә һәм Һиндстанда астрономия нигездә физика курсларына кертелгән. Аерым дәресләр булып кертелгән очраклар аз.

– Шуңа да карамастан, мәктәп балалары күк җисемнәре белән нык  кызыксына…

– Әлбәттә. Без бит космосны үзләштерү чорында яшибез. Яңалыклар артыннан хәтта өлгереп җитеп булмый. Галимнәр, тикшеренүчеләр гаять көчле телескоплар ясыйлар, ерак галактикаларны ачалар, «кара тишек»ләрнең фотосурәтләрен алалар, Марска, Айга менәргә җыеналар. Укучылар да калышмый. Мәсәлән, 2023 елда Россия командасы Халыкара астрономия олимпиадасында алты алтын медаль отып кайтты. Шундый эшләр барганда, мәктәптә астрономия укытырга сәгатьләр таба алмау бик кызганыч. Космонавтика өлкәсендә алга китеш булсын өчен, беренче чиратта белемне мәктәпләрдә бирә башларга кирәк. Хәтта үзен космос өлкәсе белән бәйләргә уйламаган кеше дә күк җисемнәре, галактикалар турында белергә тиеш. Без бит – Җир кешесе генә түгел, Җиһан кешесе.

– Ничек уйлыйсыз, балаларга ничә яшьтә астрономия турында сөйли башларга кирәк?

– Балалар үзләре үк кече яшьтән астрономия белән кызыксына башлый. Мәсәлән, ни өчен көн белән төн алышына? Ни өчен кыш фасылыннан соң яз килә? Ай белән Кояш ничек әйләнә? Димәк, астрономия өчен «яшь» төшенчәсе юк дигән сүз бу. Бары тик аларның кызыксынуын юкка чыгармаска, белемнәрен үстерергә генә кирәк.

Ә менә астрономия фәнен җитди төстә, белгечләр фикеренчә, 5–6 сыйныфларда өйрәнә башларга кирәк. Тирә-якны өйрәнү, табигать белеме дәресләрендә баланың космонавтика өлкәсенә тартылганы сизелсә, аны алга таба әлеге тема белән ныклабрак шөгыльләнә торган уку йортына күчерергә мөмкин. Гомумән алганда, белгечләр мәктәптә астрономия фәнен укыту яклы. Балалар бу фән белән кызыксынып китәрме? Монысы инде педагогларга да бәйле. Ә аларны әзерләү өчен аерым программа кирәк. Кайберәүләр, мәктәптә сәгатьләр санын арттырып булмау сәбәпле, астрономиянең төп темаларын физика дәреслекләренә кертү ягында. Монысы да әйбәт булыр иде.

– Үзегез ничек астроном булып киттегез?

– Очраклы гына дип әйтсәң дә буладыр. Мин 1935 елда Пермь краеның Октябрь районы Енопай авылында туганмын. Район үзәгендә урта мәктәпне тәмамлагач, Казан университетының физика-математика факультетына укырга кердем. Әмма беренче курста ук «Нинди һөнәр сайларга?» дигән сорау алга килеп басты. Эш шунда: уку башлангач ук, булачак математик, физик һәм астрономнарга профессор Иван Дюков гомуми астрономия буенча

лекцияләр укыды. Ярты семестр үткәч, әлеге фән буенча имтихан бирдек. Билеттагы сорауга яхшы җавап бирдем кебек. Барыбер өстәмә сораусыз калдырмады. Ә ул теманы мин мәктәптә укыганда ук бик яхшы белә идем. Сорауны әйтеп бетерергә өлгермәде, «шалт» иттереп җавап та бирдем. Шунда профессор: «Математика өйрәнеп, баш катырып йөрисе түгел, сине киләчәктә астрономия көтә», – диде. Мондый хәлдән югалып калдым. Авыз эченнән генә нәрсәдер мыгырдандым да, уйларга кирәк әле, дигән булдым. Астрономия белән шөгыльләнермен дип башыма да китермәгән идем чөнки. Шулай да булачак астрономнар физиканы барыбер тулы күләмдә өйрәнәләр, ә авыл укытучысына астрономияне өйрәнеп кайтсаң да комачауламас иде дигән уй күңелемә кереп оялады. Хәер, Иван Александрович кире уйларга мөмкинлек тә бирмәде. Ул мине университет коридорларында гына түгел, хәтта якын-тирәдәге урамнарда да эзәрлекли кебек тоела иде. Ниһаять, үзенекен итте.

– Йолдызлар дөньясына ничек кереп киттегез?

– Нәрсәдер уйланып йөрергә вакыт булмады. 5 нче курста ук Василий Энгельгард исемендәге обсерваториядә кече фәнни хезмәткәр булып эшли башладым. Шул ук елны Халыкара астрономия берлеге Халыкара геофизика елы үткәрү турында карар кабул итте. Без тулысынча күк җисемнәрен күзәтү эшенә кереп киттек. Энтузиазм кайнап торды. Галәм киңлеген өйрәнү зур тизлек белән барды. Соңрак тикшеренү эшләремнең күбесен Хәлил Гайнетдинов белән әзерләгән «Космос сезне көтә, җиһангирлар!» китабында кулландым.

– Фән белән дуслык ничегрәк?

– Төрле чаклар булды. Халыкара фәнни форумда мин беренче тапкыр 1959 елда, аспирантурада укый башлагач та катнаштым. Китәр алдыннан әңгәмә үткәрделәр. «Беркем белән дә аралашмасаң, әйбәтрәк булыр» дигән фикер үткәрделәр. Форумда Ай өслегендәге тузан турында сөйләшү булды. Америка галиме аның калынлыгы 2 метр тирәсе, аппарат шундук батып калачак, дип сөйләсә, Ленинград галиме, хатын-кызларның битенә яккан кершән кадәр генә, дигән фикер үткәрде. Ә мин исә шаккатып,  юкка бәхәсләшәләр, дип тыңлап утырдым. Җирдән шактый кечерәк булса да, Айның өслеге бик зур бит. Димәк, анда тузан күп җыелган түбәнлекләр дә, тигез җирләр дә, күтәренке урыннар да бар дигән сүз. Соңрак космик аппаратлар уйларымның дөреслеген раслады. Кем белә, бәлки бу ике галим Айга кызыксыну уянсын өчен шулай бәхәсләшкәндер? Мин шул «кармак»ка эләктем бит. Кандидатлык диссертациямне дә шушы темага яздым.

Иң мөһиме, беркайчан да үземнең татар милләтеннән икәнлегемне онытмадым. Обсерваториядә күзәтүләр алып барганда, 1967 елда татар телендә «Ай – иң якын космик күршебез» дигән брошюра бастырдым. «Спутник» дигән атаманың аңа кадәр «юлдаш» дип гамәлдә йөргән тәрҗемәсен «иярчен»гә алыштырдым. Чөнки бу күк җисемнәре (табигыйлары да, ясалмалары да) «тигез хокуклы» юлдаш була алмыйлар. Алар бары ияреп кенә, үзәк җисемгә буйсынып кына хәрәкәт итәләр. «Мәхәббәт дулкыннары» дигән китабымда хикәяләр истәлек рәвешендә язылган. Ул китабыма бәя бирүче Рәфикъ Юныс әйтмешли, әсәрләремдә шагыйрь-әдип кенә түгел, галим дә катнашкан кебек хис уяна, ягъни параллель рәвештә гыйльми тикшеренүләр дә үткәрелеп килә. Ләкин эчтәлеккә дә дә, вакыйгалар агышына да зыян килми кебек. Язучы моны, әдәбиятта яңа алым, дип атый. Монысы да кирәктер. Без бит, нәрсә дисәк тә, космик чорда яшибез.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү