Ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлек, глобаль инвестицияләрнең киләчәге һәм игътибар үзәгенә эләккән AURUS автомобиле. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәренә барды. Анда ул халыкара инвестиция форумында катнашты. Әлеге сәфәр Рөстәм Миңнехановның дипломатия мәйданында нинди мөһим урынга ия булганын тагын бер кат раслый.
Татарстан Рәисе Әбу-Дабида халыкара җыен кысасындагы фикер алышуда чыгыш ясады. Сөйләшү глобаль инвестицияләрнең киләчәгенә багышланды. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан әлеге чарага нигез салынганнан бирле аның хезмәттәше һәм катнашучысы булып тора.
– Безнең өчен форум ул – республиканың инвестицион мөмкинлекләрен күрсәтү, чит илдәге хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашу һәм яңа элемтәләр урнаштыру мәйданы, – диде республика Рәисе. –Илнең алга киткән икътисадлы, инновацияләргә һәм заманча технологияләргә нигезләнгән төбәге буларак, Татарстан булганны яхшырту, иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнү һәм яңа алымнарны гамәлгә кертү буенча эзлекле эш алып бара.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, инвесторларны җәлеп итү – республикадагы өстенлекле юнәлешләрнең берсе. 2024 ел йомгаклары буенча Татарстан ил төбәкләрендәге инвестицион мохит илкүләм рейтингында икенче урында тора. Татарстан Рәисе партнерлык банкингына да аерым тукталды. Татарстан – Россиядә ислам финансларын гамәлгә кертү буенча сынау төбәге булып тора. «Бүген безнең базарда ислам финансларының барлык төп продуктлары бар. Алар Татарстан белгечләре тарафыннан эшләнгән», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Республиканың тышкы эшчәнлегенең иң мөһим юнәлеше – Ислам дөньясы илләре. Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемен җитәкли. 2024 ел нәтиҗәләренә караганда, Татарстанның Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасына кергән дәүләтләр белән товар әйләнеше, 38 процентка артып, 8 миллиард долларга җиткән. Татарстан Рәисе үзе дә Россиянең дипломатия мәйданында төп кешеләрнең берсе буларак кабул ителә. Ил җитәкчелеге тарафыннан аңа карата күрсәтелгән ышаныч дәрәҗәсе дә шуны раслый. Мөселман дәүләтләре белән элемтәләрне киңәйтү Россия тышкы сәясәтенең төп юнәлешләренең берсе булып тора, ә Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләдә мөһим урын били. Әлеге эшчәнлекнең нәтиҗәсе дә күз алдында. 2025 елның гыйнвар-февраль айлары йомгаклары буенча, Татарстан Рәисе ил губернаторлары рейтингында беренче урынны алды.
Әбу-Дабида форум кысасында халыкара күргәзмә дә эшләде. Анда Татарстан стенды тәкъдим ителде. «Республикада җитештерелгән AURUS автомобиле күргәзмәдә иң зур кызыксыну уятты», – дип язды телеграм-каналында Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Ул шәхси битендә урнаштырган фотолардан күренгәнчә, форумда катнашучылар безнең ап-ак AURUS янында бик теләп фотога да төшкән. Билгеле булганча, бу – илдә җитештерелгән люкс класслы тәүге автомобиль. Әлеге проект «Кортеж» исеме алды инде һәм безнең тарафтан Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Tawazun фонды ярдәмендә тормышка ашырыла. 2021 елның маенда Татарстанда AURUS Senat автомобильләрен серияле җитештерүне җайга салдылар. Былтыр Россия Президенты Владимир Путин инаугурация тантанасына да әлеге автомобильгә утырып барды.
Чит илгә эш сәфәре барышында Татарстан Рәисе эшлекле очрашулар да үткәрде. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә буенча дәүләт министры доктор Тани бин Әхмәд әл-Зәйуди белән күрешкәч, Рөстәм Миңнеханов кабул итүче якка республика белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә игътибары өчен рәхмәт әйтте. Республика Рәисе Тани бин Әхмәд әл-Зәйудины «KazanForum»да катнашырга чакырды. Министр шәхсән катнашып кына калмыйча, Татарстанга зур бизнес-делегация алып килергә дә вәгъдә итте.
– Без, гадәттәгечә, Төркия белән сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирәбез. Татарстан безнең илләр арасында нәтиҗәле бәйләүче буын булып тора, – диде Рөстәм Миңнеханов Төркиянең сәүдә министры, Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия–Төркия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Омәр Болат белән очрашуда.
Узган ел Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше ике мәртәбә арткан һәм 5,3 миллиард доллар тәшкил иткән. Омәр Болат Рөстәм Миңнехановка Төркия Президентын БРИКС вакытында җылы кабул иткәне өчен рәхмәт белдерде һәм Рәҗип Эрдоган исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде. Ул күптән түгел Хельсинкида булуы, татар үзәгенә баруы һәм андагы татарларга соклануы турында да сөйләде.
Татарстан Иордания белән дә хезмәттәшлекне ныгытырга тели. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов Иордания Инвестицияләр министрлыгының генераль секретаре Захер әл-Катарнех белән очрашуда әйтте. «Сезнең белән шәхсән очрашу – минем өчен зур мәртәбә. Безнең хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр бик күп.
Иордания базары файдалы булырга мөмкин, бездә ирекле сәүдә турында килешүләр күп», – диде генераль секретарь.
«KazanForum»га Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасы (AAOIFI) Попечительләр советы рәисе шәех Ибраһим бин Хәлифә әл-Хәлифә дә киләчәк. Бу хакта ул Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда әйтте. «Безнең республика Россия–Бәһрәйн мөнәсәбәтләре кысасында Бәһрәйн мәмләкәте белән элемтәләрне үстерүгә зур әһәмият бирә. Узган ел нәтиҗәләре буенча ике арада товар әйләнеше, 7 процентка артып, 483 мең доллар тәшкил итте», – диде Рөстәм Миңнеханов. AAOIFI рәисе сүзләренә караганда, Татарстан белән Бәһрәйн арасында эшлекле багланышлар гына түгел, ә чын дуслык һәм туганлык та бар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat