«Чыгымнар 600 мең сумга төште»: Матюшино авылында автокласс ачканнар

Матюшино авылы мәктәбе, автокласс ачып, күрше авыл балаларын һөнәргә өйрәтә башлаган. Уку йортында нибары 41 бала белем ала. Әле шушы көннәрдә генә аңа Россия Фәннәр академиясенең база мәктәбе исеме бирелгән.

Исеме Матюшино дип йөртелсә дә, мәктәп Бакча-Сарай авылында урнашкан. Без аз укучылы авыл мәктәбе дисәк тә, күләгәдә калганнардан түгел алар. Мәктәп бетмәсен өчен ниләр генә эшләмиләр. Һөнәри үзәк ачканнар, бәйгеләрдә еш катнашып, грантлар яулыйлар. Ике мәртәбә миллион сум отканнар. Сүз уңаеннан, технологик юнәлештә эшли торган уку йорты 2017 елда ил буенча «Иң яхшы авыл мәктәпләре»нең берсе булып танылган иде.

Укучылары укуда да сынатмый, эштә дә булдыра. Кызлар чүкеч тота, техника иярли белә. Остаханәдә кул эшләренә дә өйрәтәләр. Мәктәп яны участоклары, теплицалары бар. Помидор, борыч, кыяр һәм башка яшелчәләр үстерәләр.

Мәктәп директоры Римма Шәрәфиева белдергәнчә, белем йорты  2004 елдан бирле аграр юнәлештә эшли. Башта «Яшь фермерлар» мәктәбе ачканнар. Илкүләм бәйгедә миллион сум отып, кабинетларны заманча җиһазлар белән баетканнар. Мотоблок сатып алып, балаларны җир эшкәртергә өйрәткәннәр. Кыскасы, беренче адымнарны шулай башлаганнар. 2014 елда районда һөнәри училище ябылган. Әмма яшьләрне укытырга кирәк бит. Матюшино мәктәбендә укыту үзәге булдырыла. Каникул вакытында район мәктәпләреннән трактор йөртергә теләгән югары сыйныф укучыларын  җыялар. Ун ел эчендә кирпеч, крахмал заводлары, төрле оешмаларда эшләүче яшьләр укып, техника йөртү таныклыгы алган. Хәзер дә бу эш дәвам иттерелә. 2022 елда исә кызлар өчен тегү курслары ачканнар. Тегү димәктән, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә киемнәр әзерләгән алар. Барысы 53 посылка җибәргәннәр.

 

 

Безгә исә әлеге мәктәпнең Россия Фәннәр академиясенең база мәктәбе исемлегенә ничек керүе дә кызыклы булып тоелды.

– Ирем дә укытучы минем. География, агрономия, авыл хуҗалыгы техникасы нигезләрен өйрәтә. Иске автобуста автокласс ясаучы да ул. Анда телевизор, ноутбук, телефонга зарядка җыйдыру һәм башка кирәкле җайланмалар куйдык. Агротехнология профиле буенча китаплар киштәсе дә, тегү машинасы да бар. Берничә оешма иганәчелек ярдәме күрсәтте. Чыгымнар 600 мең сумга төште. Автокласска 12 бала сыя, – ди директор Римма Шәрәфиева. – Менә шуны «Макаренко» бәйгесенә тәкъдим иттек. Әлеге автоклассны Уфада узган форумга кадәр алып бардык. Мастер-класс күрсәттек.  Агротехнология юнәлешендәге 20 еллык эшчәнлек нәтиҗәсе буенча Россия Фәннәр академиясенең база мәктәбе булдык. Ул исемлеккә барлыгы 14 мәктәп кертелде.

Автокласс белән кайларга йөриләр икән? Нәрсәгә кирәк булган ул?

– Балаларны районның бер башыннан икенчесенә йөртү авыр. Ягулык чыгымнары да шактый китә. Укытучылар автобус белән күрше авылларга барып йөреячәк. Булачак механизаторлар 3–4 сәгать лекция тыңлап, видеофильм карап белем туплый. Тегү буенча да шулай. Күрше авылдан килүче сәламәтлеге чикләнгән балаларга да уңайлы. Узган ел сынау үткәрдек инде. Быел биш мәктәп тирәсенә барып, укучыларны һөнәргә өйрәтәбез. Бу атнада Макыл авылыннан башладык. Барлыгы 36 кеше теләк белдерде. Курслар түләүле, әмма бәясе кыйммәт түгел. Чыгымнарны капларга кирәк бит. Кабинетлар җитмәгәндә, үзебезнең укучыларга да бик уңайлы, – ди Римма ханым.

Римма һәм Илдус Шәрәфиевләр икесе дә пенсия яшендә инде. Быелгы уку елында укытабыз да китәбез дигән булганнар. Тик мондый уңыштан соң эшне ярты юлда калдырырга ярый димени?  Әле  роботлаштырылган фәнни комплексны үстерәселәре бар. Бар теләкләре – мәктәпне саклау. Ул ябылса, авыл бетәчәк. Ә авылны яшәтәселәре килә. Балаларның кайтырга нигезләре булсын иде. Укытучылар әнә шундый хыял белән яши.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү