Тарихи дөреслекне барлау, Бөек Ватан сугышы елларындагы хәлиткеч вакыйгалар турында фикер алышу, Җиңүгә өлеш керткән сугыш һәм тыл батырлары турындагы хәтерне яңарту. 9–10 апрельдә Казанда уза торган «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы халыклар һәм төбәкләр язмышында» II Халыкара фәнни конференция әнә шуларга багышланган.
Чараның колачын күзаллау өчен, саннарга тукталыйк. Халыкара конференциядә 150 ләп кешенең доклад белән чыгыш ясавы көтелә. Алар арасында 56 фәннәр докторы һәм 57 фәннәр кандидаты бар. Чарада катнашучылар арасында Беларусь, Үзбәкстан, Казахстан, Әрмәнстан, Кыргызстаннан һәм Россиянең 36 төбәгеннән килгән галим-тарихчылар бар. Алар 1941–1945 елларда сугышчан һәм хезмәт батырлыгы күрсәткән геройлар, тыл батырлары, сугыш елларындагы социаль һәм мәдәни тормыш турында сөйләшә, Бөек Җиңүгә китергән вакыйгалар турындагы хәтерне мәңгеләштерү кебек мәсьәләләр буенча фикер алыша.
Татарстанда һәм Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елында һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршыларга әзерләнгән чорда мондый чараның узуы – табигый хәл. Фән һәм тарих эшлеклеләренең җыелып сөйләшүе, фикер алышуы, билгеле бер нәтиҗәләргә килүе Бөек Җиңү турындагы хәтерне ныгытачак. Чарада катнашучыларны сәламләгән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әнә шулай диде.
– Рус классигы Федор Тютчев сүзләре белән килешми мөмкин түгел. «Россиянең чын яклаучысы ул – тарих», – дигән ул. Бүген, халыкара вазгыятьнең кискенләшкән чорында, безнең фәнни бергәлек тарих битләрен тапларга, нацистлардан герой ясарга тырышкан кешеләргә объектив һәм эчтәлекле җавабын бирергә тиеш, – диде парламент башлыгы.
Ул шулай ук Татарстан халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешенә дә аерым тукталды. Кайбер саннарны без дә хәтердә яңартыйк.
– Татарлар геройлар саны буенча СССРда дүртенче урында булган. Дан орденының тулы кавалеры булып 51 кеше танылган, шуларның 48 е тумышы белән Татарстаннан булса, 3 се – Татарстанда яшәүче.
– Сугыш елларында һәр алты хәрби самолетның берсе Казанда чыгарылган.
– Тыл хезмәтчәннәре тарафыннан фронтка барлыгы 131 млн пот икмәк, 39 млн пот бәрәңге һәм башка яшелчәләр, 56 млн пот ит, 200 млн литр сөт җибәрелгән.
– Татарстанның ике шәһәре – Казан һәм Яшел Үзән «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеменә лаек.
– Татарстаннан сугышка 700 мең кеше киткән, шуларның 378 меңе туган ягына әйләнеп кайта алмаган.
Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Фәрит Мөхәммәтшин сүзләрен дәвам иттереп, Бөек Ватан сугышы елларында Казанның фәнни үзәккә әйләнгәнлеген искәртте. «Ул елларда Татарстан фәне үсеш өчен шактый ныклы нигез туплап калган. Бүген исә Бөек Җиңүгә өлеш керткән Россия халыкларының тарихи тәҗрибәсен өйрәнү илнең тарих фәнендә мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора», – диде ул.
Ләйлә Фазлыева, Татарстан Премьер-министры урынбасары:
– Ватан нидән башлана? Бу сорауга, әлбәттә, һәркем үзенчә җавап бирә. Әмма Ватан, иң беренче чиратта, тарихи хәтердән башлана. Нәкъ менә тарихи агарту, тарих буенча белемнәрне ныгыту «Ватан нидән башлана?» соравына җавап бирергә ярдәм итә. Чөнки Ватан тарихи дөреслектән башлана.
Мөгаен, без бу конференциянең әһәмиятен әлегә тулысынча аңлап та җиткермибездер. Аның кысасында фикер алышкан мәсьәләләр, нәтиҗәләр безнең һәрберебез өчен мөһим булачак. Әлеге конференция гаҗәеп төрле сорауларны колачлый. Ә иң мөһиме – монда беренче карашка гади генә тоелган, әмма бик мөһим һәм катлаулы мәсьәләләр карала: хакимият, кеше, сәясәт, җәмгыять. Болар – һәрвакыт, аеруча Бөек Ватан сугышы кебек чорларда мөһим булган мәсьәләләр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat