«Тыңлыйм сезне»: Фәрит Мөхәммәтшин халык гозерләрен тыңлады

Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның кабул итү бүлмәсендә халык гозерләрен тыңлады.

Парламент башлыгы янына килүчеләр арасында техник фәннәр докторы, КНИТУ-КАИ профессоры Владимир Костин бар иде. Ул әтисенең истәлеген мәңгеләштерү – эчке су транспортының бер көймәсенә аның исемен бирүгә ярдәм итү үтенечен җиткерде.

Профессорның әтисе Алексей Костин бөтен гомерен елга эшенә багышлаган, 20 елдан артыграк вакыт дәвамында Казан елга портына җитәкчелек иткән, 17 ел буе Идел берләштерелгән елга пароходчылыгы җитәкчесе урынбасары булып эшләгән. Алексей Михайлович Бөек Ватан сугышында катнашкан. I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнгән.

Фәрит Мөхәммәтшин, мөрәҗәгатьне тиешле министрлык һәм ведомстволарга җибәреп, бу мәсьәләне өйрәнергә вәгъдә итте.

Татарстанның атказанган укытучысы, пенсионер Саидә Әхмәрова да парламент Рәисенә нәкъ шундый үтенечен җиткерде. Хезмәт ветераны елга пароходчылыгының бер көймәсенә ире – Рәшит Әхмәров исемен бирүгә ярдәм итүне сорады. Рәшит Хәмзә улы «Татфлот» компаниясенә җитәкчелек иткән.

Казанда яшәүче Илсөяр Низамова исә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен реабилитация үзәге төзүдә булышу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Ул проектны оештыру һәм финанслау буенча үз тәкъдимнәрен сөйләде, булачак проектны күрсәтте, Казанның Мамадыш тракты урамында 4 катлы үзәк төзү планнары турында сөйләде. Проектны алга таба тормышка ашыру өчен җир кишәрлеге мәсьәләсе хәл ителмәгән әле. «Катлаулы мәсьәлә, әмма бик әйбәт башлангыч. Ахырына кадәр башкарып чыгып булса, бөтен республика өчен социаль яктан әһәмиятле проект булачак», – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү