«Эш бездән курыксын!» Татарстанда санитар-экологик икеайлыкта нинди эшләр башкарылачак?

Язгы өмәләргә чыгарга өлгерүчеләр әнә шулай ди. Билгеле булганча, 1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланды. Быел яз иртә килгәч, шәһәр һәм авыл урамнарын ялт итеп куючылар шактый инде.

Чисталык яраткан кешегә өмә кирәк түгел, ди Биектау районының Алан-Бәксәр җирлеге җитәкчесе Зөһрә Гарифуллина.

– Ел саен яз җитүгә, себерке-тырмаларны кулга алабыз. Иң элек авылга илтә торган юлны чистарттык. Машинада узып йөрүчеләр ташлаган чүпләр арасында ни генә юк… Күрәсең, кешеләр чүбен тәрәзәдән генә ташлап калдыра. Андыйларга ачу да килеп куя кайчак, – ди Зөһрә Гарифуллина. – Узган шимбәдә авылда өмә ясадык. Балалар бакчасы, мәктәп коллективлары да, мәчеткә йөрүчеләр дә, битараф булмаган авылдашлар да чыкты. Инде күптәннән һәр кеше үз йорты тирәсен тәртипкә китереп куйды. Киләсе шимбәдә бөтен район буенча өмә узачак. Җиңү бәйрәменә кадәр бөтен җиребез ялт итәчәк дип уйлыйм. Эшләгән эш күренгәч, рәхәт.

Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылы клубы җитәкчесе Евдокия Толстова узган ел чистарту икеайлыгында бик актив катнашкан иде. Быел да март ахырында ук эшкә тотынганнар.

– Һава торышы гына бозылып китте. Моңа кадәр көн саен өмә ясадык. Авыл халкы белән бергә бөтен җирне чистарттык инде. Өмәгә чакырып белдерү кую җитә – шундук җыелалар, – ди Евдокия ханым. – Әле менә юл буйларын тәртиплисе калды. Без иң беренче чиратта һәйкәлләрне карыйбыз. Яңа Үрге авылына барырга дип торабыз. Анда да тәртип урнаштырып кайтырга исәп бар. Эштән курыкмыйбыз, эш бездән куркып торсын!

Татарстан экологлары, санитар-экологик икеайлык башлануга, рейдларга чыга башладылар. Табигать законнарын бозу очраклары да юк түгел. Түбән Кама районының Афанас авылы тирәсендә 80 кв. метрлы зур чүплек табылган. Экологлар шушы җирлек тирәсендә тагын дүрт зур чүплек тапкан. Кагыйдә бозылу буенча беркетмә төзелгән.

– Кешене штраф белән дә куркытып булмый торган заманга җиттек. Тирә-якка чүп ташларга ярамавы кешенең күңелендә булырга тиештер ул. Юкса үзебез яшәгән җир бит. Чүпләрен яр буена, сулыкка ташлаучы бик күп күршеләремне беләм. Берәр төзелеш чүбе булса, аны урманга илтүчеләр дә бар. Аларга кисәтү ясарга да ярамый бит әле. Экологларның тикшереп йөрүе бик яхшы, – ди Түбән Кама районының бер авылында яшәүче Надежда Павлова.

Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат үзәге җитәкчесе Елена Веселова әйтүенчә, инде экологлар җирдә генә тәртип сакламый, күктән дә күзәтә.

– Шушы көннәрдә экологлар Мамадыш, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Зәй, Тукай, Түбән Кама районнары, Чаллы шәһәрләрен һавадан күзәтте. Нәтиҗәдә 150 кагыйдә бозу очрагы табылды. Шуларның 103 е – тиешсез урында барлыкка килгән чүплекләр. Киләсе күзәтү Татарстанның көньяк районнарында узачак. Кимчелекләр теркәлеп бара, тиешле органнарга мөрәҗәгатьләр җибәрелә. Җир хуҗалары чүплекләрне 60 көн эчендә юкка чыгарырга тиеш, – ди ул.

Исегезгә төшерәбез: чистарту эшләре «Экологик иминлек» илкүләм проекты ярдәме белән башкарыла.

 

САН

Санитар-экологик икеайлык башланганнан бирле Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына 119 мөрәҗәгать килгән. Ел башыннан исә 1128 хәбәр җибәргән булганнар.

Татарстанның автомобиль юлларыннан 996 куб. м чүп җыеп алынган. Районнарда исә бер атна эчендә 7 мең куб. м чүп-чар җыелган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү