Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның чит илләргә эшлекле сәфәрләре дәвам итә. Атна башында Татарстан делегациясе республика рәисе җитәкчелегендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә иде. Чираттагы эшлекле мәйданчык — Чунцин. Ул Кытайда гына түгел, дөньядагы иң зур шәһәр булып санала. Башка төрле бу шәһәрне «томан шәһәре» дип тә йөртәләр. Татарстан Рәисе эш сәфәренең нәтиҗәләре нинди?
Сүз уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов быел Кытайга беренче тапкыр сәфәр кыла. Узган ел исә Татарстан җитәкчесе өч тапкыр булган иде. Кыскасы, Татарстан-Кытай арасында сәяси, мәдәни, гомумән, төрле юнәлештәге «күперләр» салына.
Чунцин дөньяда иң зур шәһәр булып тора, дидек инде. Аның мәйданы 82 мең кв.км тәшкил итә, халкы якынча 32 миллион кешене тәшкил итә. Республика өчен Чунцин каласы нәрсәсе белән кызыклы соң? Бу Кытайның иң эре коммерция үзәкләренең берсе. Шәһәр икътисадында химия, машина төзелеше, электрон һәм металлургия сәнәгате, шул исәптән электромобильләр, аккумуляторлар, биофармацевтик препаратлар, медицина җиһазлары һәм авиаракета техникасы җитештерү алдынгы урынны алып тора. Калада 20гә якын автомобиль җыю заводы, автомобиль детальләре җитештерү буенча 400дән артык завод һәм берничә мотоцикл заводы урнашкан.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чунцин шәһәрендә Кытай регионнары арасында сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне киңәйтү перспективалары турында фикер алышты. Эш сәфәре барышында бизнес вәкилләре, Кытай компанияләре җитәкчеләре белән сөйләшүләр дә булды.
Сүз уңаеннан, 2024 елда «РОСТКИ» халыкара форумының пленар утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия-Кытай мөнәсәбәтләренең 75 ел булуын билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россия-Кытай товар әйләнешенең тотрыклы үсешенә игътибар итте, узган ел нәтиҗәләре буенча ул 26% ка арткан.
Камиллеккә чикләр юк. Татарстан Рәисе Чунциндагы эшлекле форумда да моны ассызыклады.
— Без Чунцин белән тыгызрак мөнәсәбәтләрне үстерергә теләр идек, — диде Татарстан җитәкчесе. — 2019 елда ук сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешү имзаланды. Чунцин — Кытай икътисадының әйдәп баручы калаларының берсе.
«РОСТКИ» форумы да кабат телгә алынды. «Бүгенге чарада катнашучыларның барысын да агымдагы елның августында уздырырга ниятләгән өченче форумга чакырасым килә», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.
Чунцин мэры Сюй Цзянь Россия белән Кытайның дустанә мөнәсәбәтләре тирән тарихка ия булуын әйтте. Ул чунцинның Кытайның төбәк үсешендә аерым роль уйнавына игътибар итте.
«Уртак фикердә булу теләсә нинди тауларны, океаннарны уза ала дигән мәкаль бар бездә. Ышанам, безнең дуслык моңа дәлил булыр», — диде форумда Сюй Цзянь.
Форумдагы эшчәнлектән тыш, Рөстәм Миңнеханов Чунцин шәһәрендә Сhangan компаниясенең цифрлы интеллектуаль автозаводында булды, Кытай машиналарына утырып карады. Соңрак Рөстәм Миңнеханов Чунцин шәһәренең Кытай Коммунистлар партиясе Секретаре Юань Цзянцзюнь белән очрашты. Сүз уңаеннан, республика Рәисен каршы алучы як вәкиле «кадерле кунак» дип тә атады. Соңрак РәисChongqing Machinery & Electronics Holding холдингында булды.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat