Башкортча «Һомай» җыры дөнья чартында беренче унлыкка кергәч, төрки дөнья дулкынланып алды. Ay Yola төркеме нәрсә турында җырлый? Популярлык сере нәрсәдә? Казанда Һомайга кайда һәйкәл салынган? Бездә дөньяга кызык булырлык риваятьләр, каһарманнар бармы? «Пыяла» белән «Һомай»ны нәрсә берләштерә? Шушы сорауларга ачыклык керттек.
Ay Yola төркеме продюсеры Руслан Северның (Шәйхетдинов) «КП» басмасына биргән әңгәмәсеннән аңлашылганча, коллектив аның үзеннән, кызы Адельдән һәм курайчы Ринат Рамазановтан тора. Уныш серен ул: «Кешеләр бер төрле, бер калыптагы музыкадан алҗыды. Фольклор фантазиягә урын калдыра. Миңа да төрле аһәңнәрнең синтезы кызыклы. Безнең җырда синтезатор, курай-кубыз, бугаз көе һәм башкалар бар. Бу хыялны эшкә җигә. Аннары без гади генә фолк-төркем түгел, безнең альбом Җир шарындагы иң борынгы эпосларның берсе – «Урал Батыр»га нигезләнгән. Һомай – күкләр һәм кошлар патшасы Самрау белән Кояшның кызы. Ул Акбүзат белән алмаз кылычның серен саклый», – дип аңлата.
«Һомай»ның уңышы – аның төрки халыкларның уртак мотивларына нигезләнүендә. Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов әнә шул фикердә:
– Биредә башкорт кызы, башкорт киеме бар, дип әйтмәс идем, болар – күчмә образ, күчмә көй. Шуңа күрә казахлар һәм башка төрки халыклар үз иткән дә инде аны. Адель Жанна д’Арк образында, гүзәллеге, көче, энергетикасы белән җәлеп итә. Җырда бар да бар: табигать, таулар, гаярь, хәтта ки бүре образындагы ирләр. Сәхнәдә ирләр бик сирәк бит хәзер. Шигыре бар дип әйтеп булмый, көе дә тигез бер ритмнан гыйбарәт, тәңречелеккә кире кайту дип бәяләргә кирәктер. Безгә кирәкме мондый тәҗрибәләр? Кирәк һәм әллә кайчан кирәк иде! Дөньяга Мәскәү белгечләренә акча түләп заказга яздырып кына чыгып булмый, үзеңнеке кирәк.
Фольклорчы галимә Фәнзилә Җәүһәрова да көенең уңышлы булуына игътибар иткән. Галим әйтүенчә, Аигелнең «Пыяла»сы белән «Һомай»ның уртаклыгы – икесенең дә кыска, төгәл ритмик структурага корылуында. Фольклор әсәрләренең бик күбесенә төгәл ритмика хас. Бу – бик борынгыдан килгән универсаль күренеш. Бишек җырларыбыз да шул ритмга салынган:
– Башкорт милли сәнгате шулкадәр алда бара, безгә сокланырга гына кала. Моның сәбәбе – БАССР вакытында ук аларда милли сәнгатькә игътибар бик зур булуда. Бу әле дә шулай. Мәсәлән, 2002 елда без Бүздәк районы татар авылларында экспедициядә йөрдек. Шунда авыллардагы мәдәният йортларының нык, бай булуын, сәхнә өчен тегелгән милли костюмнарның күплеген күреп шаккаткан идем. Бездә ул чакта авылларның бик күбесендә 1930 елларда мәчет сүтеп корылган җимерек клублар иде. Башкортстан Россиядә мәдәният йортлары саны буенча әле дә беренче урында тора. Халык исемен йөртә торган коллективлар саны буенча да алар беренчелекне бирмиләр. Болар барысы да фольклор әсәрләрен төрле стильдә эшкәртә торган ансамбльләрнең буш җирлектә барлыкка килмәвен раслыйлар. Башкортстанда заманча эшли торган фолк-төркемнәр 1–2 генә түгел, шактый. Алар бу җәһәттән казахлар белән бер адымда бара. Ay Yola төркеменә килсәк, алар бу чыгышларында киемнәре, үз-үзләрен тотышлары белән башкортлардан да бай, горур бер генә халык юк, дияргә җирлек барлыгын дәлилләп күрсәттеләр. Аннан алар сайлаган фольклор әсәрен башкару стиле дә отышлы, төрки халыкларга хас ритмик җирлеккә утыртылган. Миңа калса, әсәрнең бик тиз таралу сәбәбе дә шунда.
Татарда, заманча эшкәртер җирлеге булган әсәрләр дә, каһарманнар да бик күп. Ә без һаман да Шүрәле белән Су анасыннан ерак китә алмыйбыз. Бездәге мифик персонажларга килсәк, бик кызыклылары бар. Мәсәлән, Су анасына капма-каршы эчтәлекле, күз явын алырлык чибәр Су кызы, аннан «Аватар» фильмындагы оча торган Турук мактум исемле мифик кошка бик якын мәһабәт Каракошыбыз бар. Татар җирләрен саклаучы мифик затыбыз – Канатлы еланны (Зилант) гына алыгыз. Үзе бер дөнья. Алар бик күп, сәләтле яшьләребезне көтеп, билгесезлектә яши бирәләр.
Әлбәттә, мондый җырлар тусын өчен җирлек булырга тиеш, бездә ул җитәрлек түгел. Бу стильдә эшләүче энтузиастлар санаулы гына. Аннан мондый ансамбльләрне тудырырга, эшләү дәверендә үстереп, беркадәр иҗади тәҗрибә алырлык фестивалебез дә юк. Энәсеннән-җебенә кадәр уйланылган фестиваль – бик нәтиҗәле көч. Ул әллә нинди юнәлешле ансамбльләр тудырыр иде.
Журналист, җырлар авторы Зөләйха Камалова да фольклор материал күп, әмма кызыксынучылар аз дигән фикердә:
– Фольклор материал бик күп, уртак төрки әсәрләр дә, аерым, татарларга караганы да бар. Алар белән эшләргә, төрлечә тәкъдим итәргә кирәк. «Ay Yola»ның популярлаштыру ысулы бик әйбәт. Монда тәнкыйтьләргә кирәкми, бөтен төрки халыклар берләшеп теләктәшлек белдерергә кирәктер. Әлбәттә инде, без дә артта калырга тиеш түгел.
Фольклорны гадиләштерергә ярыймы дигәннән, гади җырлар да булсын, катлаулысы да, иң мөһиме – булсын гына. Җыр кызыксындыра ала икән күпчелек халыкны, хәтта телне аңламаучыны да, мондый үрнәкләрне булдырырга кирәк. Татарларга да тәҗрибәләрдән куркырга кирәкми. Без дә тәҗрибәләр ясап карыйбыз. Халык фольклорын, такмакларны өйрәнеп, өстәмәләр кертеп «Без, без, без идек» дигән җыр яздырдык. Фольклор белән эшләүчеләр бар. Әйтик, Malsi Music иске җырлар белән эшли, «Ями мьюзик» иске җиз пластинкаларны алып, яңа треклар ясый. Алар кебекләр күбрәк булсын иде дә бит…
Кем соң ул – Һомай? Аны, татарныкы да, казахныкы да, диләр. Чынлыкта бу мифик герой кемнеке? Фәнзилә Җәүһәрова аны төркиләрнең уртак герое ди:
– «Һомай – нинди кош соң ул?» – дип сораганнарга, бөтен төркиләргә дә хас булган Умай инде ул дип җавап бирәбез. Ул, бер яктан, бәби ана карыныннан аерылып, бу дөньяга килгәндә, канаты белән сабыйга тиеп китә торган Мифик кош та, Тәңренең хатыны да. Ул – Җирдәге кеше заты үрчеме өчен дә җавап бирүче образ. Умай канаты белән тиеп узганда, баланың бәхете языла дигән ышану әле дә яшәп килә. Без тиккә генә «бала дөньяга үз бәхете белән туа» дигән гыйбарәне әйтергә яратмыйбыз. Аның бу вазыйфасына бәйле лексика вариантлары шактый. Мәсәлән, мишәрләрдә «койгораш» дигән бәхет кошы бар, ә мордваларда ул «куйгорош» дип йөртелә. Казанның элеккеге Милли-мәдәният үзәге (хәзер Милли китапханә) каршындагы азатлык һәйкәле дә һомай кош мифик персонажы образында салынган. Казан арты татарларының Балык Бистәсе районы авылларында без аналыкның «умай» дип аталуын да теркәгән идек. Бу да – әлеге мифик персонаж образы эчтәлеген ача торган факт.
Кыскасы, ут күршеләребез өчен шатланырга гына кала. «Һомай» – телдә, аның уңышының серен хәтта психологлар аңлатырга тырыша. Төп фикер – халык табигатькә, асылына кайтырга, төрле хисләр кичерергә тели. Ә ясалма интеллект заманында хис дигәнең дә үлеп бара икән. Европача «каһвәле иртә»ләр, мода-яшәешләр үтеп бара. Башкортлар дөньяны әнә шулай дип кисәтә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat