Бүген кырымлылар ярымутрауның иҗтимагый-сәяси тормышында мөһим датаны – Кырым Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтә. Кырымның төп законы 11 ел элек 2014 елгы тектоник үзгәрешләрдән соң кабул ителде, ул вакытта, халыкара хокук нормаларын үтәп, референдум уздырып, Кырым һәм Севастополь Россия Федерациясе составына керде, халкыбызның тарихи гаделлеге һәм бердәмлеге торгызылды. Кырымлыларны мөһим вакыйга белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Татарстан парламенты җитәкчесе сәламен ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин ирештерде. Республика парламентының профильле комитеты рәисе бу көннәрдә әлеге вакыйгага багышланган чараларда катнаша.
«11 апрель – Кырым һәм Севастополь, бөтен күпмилләтле Ватаныбыз тарихында мөһим дата, – диелгән Фәрит Мөхәммәтшинның Кырым Республикасы Дәүләт Советы депутатларына юлланган сәламләвендә, – 2014 елда Кырым Республикасының Төп Законын кабул итү дәүләтчелек үсешенең яңа этабын билгеләде, республика үсеше, анда яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклау һәм бөтен ярымутрауның уникаль мәдәни мирасын саклау өчен ныклы сәяси-хокукый нигез салынды. Кырым Республикасы Конституциясе дөнья дәрәҗәсендә аның Россия Федерациясенең аерылгысыз өлеше статусын ныгытты».
Татарстан парламенты башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан парламентарийларының тәҗрибәсе һәм эшләнмәләре дә тарихи документта чагылыш тапкан. «Бүген безнең законнар чыгару җыелышларының дуслыгы һәм конструктив диалогы, шул исәптән 2017 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Кырым Республикасы Дәүләт Советы – Кырым Республикасы Парламенты арасында һәм Федераль Собрание каршындагы Закон чыгаручылар советы мәйданчыкларында хезмәттәшлек турында килешүләр кысаларында тынычлык һәм татулыкны ныгытуга, илнең закон чыгару кырын камилләштерүгә, яңа төбәкләрнең Россия Федерациясенең бердәм сәяси-хокукый һәм социаль-икътисадый киңлегенә тулы канлы керүенә үз өлешен кертә, – дип ассызыклаган Фәрит Мөхәммәтшин. – Конституция принципларын көн саен гамәлгә ашыру, кануннар базасын үстерү һәм кырымлыларның тормышын яхшырту буенча армый-талмый эшләвегез зур хөрмәткә лаек».
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе барысына да нык сәламәтлек, карарлар кабул итүдә зирәклек, һөнәри эшчәнлектә уңышлар һәм Кырым Республикасы һәм күпмилләтле Ватан хакына яңа казанышлар тели.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat