Республикада 14 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Премьер-министр Алексей Песошин тиешле карарга кул куйган.
Шулай итеп, бу чорда учак ягарга, чүп-чар, коры үлән, чыбык-чабык яндырырга ярамый. Моннан тыш урманнарга якын булган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләре, балалар лагерьларында мангалда, янмый торган башка савытта аш-су әзерләү тыела. Бу чикләү бары тик ресторан, кафе-барларга, башка җәмәгать туклануы урыннарына гына кагылмый.
Урманнарда, янгын чыгу куркынычы булган башка урыннарда 1-3 класслы пиротехникадан файдаланырга, ачык ут ярдәмендә һавага күтәрелә торган әйберләрне очыртырга ярамый. Район хакимиятләре башлыкларына торак пунктларда янгынга каршы вакытлыча постлар оештыру бурычы йөкләнгән. Моннан тыш урманнарны корыган агач-ботаклардан, чыбык-чабыктан чистартырга кирәк булачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat