Дәвамы булачак. «Динамо» көчлерәк диләр, «Ак барс» ни эшләр?

Бу көннәрдә әбиләр дә, бәбиләр дә хоккей карый. «Ак барс» командасы Гагарин Кубогы өчен көрәшә. Беренче сынауны узу җиңел булмады. Екатеринбург «Автомобилист»ын җиңәр өчен җиде матч уйнарга туры килде. Хоккейчылар бер-берсен кызганмыйча тир түкте, җанатарларның сабырлыгын сынады, трибунада һәм диванда утыручылар рәхәтләнеп бәхәсләште. Дәвамы булачак.

7 апрель кичендә Екатеринбургта узган очрашудагы вакыйгаларны тәфсилләп искә төшерүнең мәгънәсе юк. Әмма матчның овертаймга кадәр сузылуы ике команда арасындагы көндәшлекнең ни дәрәҗәдә кискен булуын сурәтли. Уенчылар кертергә түгел, ә керттермәскә дип тырышты. Җиңелгән як 83 минут һәм 21 секундка сузылган хәлиткеч матч (сүз уңаеннан, плэй-оффлардагы җиденче очрашуларның икенче овертаймга ук чыккан юк иде әле) тәмамлангач та тынычлана алмады. «Автомобилист» клубында хөкемдарларның карарынннан риза булмыйча, КХЛның Спорт һәм дисциплина комитетына мөрәҗәгать итү белән куркыттылар. Ә Екатеринбург командасының төп уенчыларыннан берсе Анатолий Голышевның социаль челтәрдәге битендә арбитрларга карата кеше алдында әйтелми торган сүзләр пәйда булды. Дөрес, соңрак ул үзенең бу вакыйгага катнашы булмавын җиткерде. Имеш, мошенниклар эше икән.

Ничек кенә булмасын, ике команда да ахырга кадәр көрәште. Әмма безнекеләрнең сабырлыгы һәм көче күбрәк булып чыкты. Башка чаралары да юк иде. Ике ел рәттән Гагарин Кубогы өчен көрәштә беренче раундта ук төшеп калу «Ак барс»ка килешә торган эш түгел. Уртакул командалар сафына керү куркынычы бар чөнки. Шөкер, уенчылар моны аңлады. Эшләр зурга китә башлагач, лидерлар артыннан башкалар да иярде һәм Казан командасы плэй-оффның киләсе өлешенә аяк басты. «Көч ягыннан тигез ике команда көрәште. Бу уеннарда җиңүгә омтылыш, характер һәм тырышлык кебек сыйфатлар алга чыкты. Иң мөһиме: җиңдек һәм алга таба атлыйбыз. Бу көрәш безнең егетләр өчен зур тәҗрибә булды. Чөнки күпләрнең андый сынау узганы юк иде», – диде «Ак барс»ның баш тренеры Әнвәр Гатиятуллин.

Гагарин Кубогы өчен көрәшнең чирекфиналында Казан командасына «Спартак» яки «Динамо» туры килергә тиеш иде. «Салават Юлаев» «Сибирь»не откач, «Спартак» Уфага насыйп булды. Безнекеләр исә «Динамо» белән очрашачак. Быелгы сезонның даими чемпионат өлешендә «Ак барс» Мәскәү командасына каршы ике очрашуда да җиңү яулый алды: 5:4 һәм 6:5. Әмма моның статистикадан башка бернинди әһәмияте дә юк хәзер. Плэй-оффта яңа тарих языла. Җитмәсә, «Динамо» көрәшнең беренче өлешендә СКАга каршы уйнап, үзенең ни дәрәҗәдә көчле һәм түзем команда икәнен раслады. Санкт-Петербург командасы бозда да, аннан чыккач та һөҗүм итте, ләкин мәскәүлеләр бирешмәде.

Шулай итеп, белгечләрнең күбесе «Динамо»ны «Ак барс»тан көчлерәк дип саный. Заманында Мәскәүдә дә, Казанда да эшләп киткән Владимир Крикуновның ТАССка әйткән сүзләре: «Динамо»ның беренче звеносы күплектә яхшы уйный. Икенчесе беренчесеннән кайтыш түгел. Өченче һәм дүртенчеләре дә калышмый. Тренерлары команда белән инде дүртенче ел эшли. Ул егетләрнең мөмкинлеген белә. Ә алар аны белә».

Хоккей белгечләре Мәскәү командасының составын мактап туя алмый, аларның көчсез звеносы юк, диләр. Лидерлары Никита Гусев, Джордан Уил, Максим Комтуа яки Седрик Пакетның уены бармый икән, башкалар алга чыга, диләр. Капкачылары Максим Моторыгин белән Владислав Подъяпольскийга тел-теш тидерерлек түгел икән.Чынлап та, көндәшләр тотрыклы булулары белән алдыра.

Бик яхшы, әмма чирекфиналда көчсез командалар бөтенләй була алмый. Соңгы елларда фаворит булып саналганнар көчсезрәкләр сафына кергән көндәшләренә каршы уйнаганда бик еш тешен сындырды. Ә инде беравыздан «Динамо»ны мактыйлар икән, психологик яктан бу – «Ак барс» файдасына. Ә бозда нәкъ менә рухи ныклыкның ни дәрәҗәдә сыналганын күрәбез. Осталык кына җитми, сабырлык һәм ышаныч аеруча кирәк. Узган елгы җиңелүдән соң быел «Автомобилист»ны оту Казан командасында әнә шул ике сыйфатның барлыгын раслады. Уенчыларда да, тренерларда да. Уенчылары сериядә башта 1:2, ә аннары 2:3 исәбе белән җиңелеп барса да, Әнвәр Гатиятуллин дилбегәне кулдан ычкындырмады. Дөрес, күпләр команда янәшәсендә элеккеге остаз Зиннәтулла Билалетдиновның барлыгына да игътибар итә. Берәүләр аны ярдәмче ди, икенчеләр, киресенчә, үзенең абруе белән яшьләрне артык дулкынландыра, хоккейчылар белән бер генә кеше идарә итәргә тиеш дигән фикердә. Әлегә уңай ягын күрәбез. Ә плэй-оффның беренче баскычы иң катлаулысы булып санала.    

Берничә көн ял иткәннән соң, Казан командасы бозга чыкты, журналистларга ничек әзерләнгәннәре турында сөйләделәр. Аңлашыла инде, артык сүз ычкындыручы булмады, бүген кәефләре яхшы булса да, алдагы көннәрдә җитди уеннар көтә. Шулай да берсе «күңелле» буласын әйтте. Берничә ел «Динамо»да уйнаган, ә быел «Ак барс»ка күчкән Эрик О’Делл фикере бу. «Аларның командасы да безнеке кебек көчле. Серия авыр булачак. Элек бергә уйнаган егетләр белән аралашмадым әле. Әмма бозда сугыш булачак», – диде ул.  

Әнвәр Гатиятуллин, «Ак барс»ның баш тренеры:

Әзерлек план буенча бара. Хискә бирелеп кенә составка үзгәрешләр кертмибез. Узган очрашуларны карыйбыз, егетләрнең хәленә игътибар итәбез. «Динамо»да яхшы егетләр уйный, күплектә уңышка ирешәләр. Әмма безгә үз уеныбыз мөһимрәк. Безнең уен – хәрәкәт, агрессия, көндәшне ялгыштыру һәм үз мөмкинлекләребездән файдалану. Кагыйдә бозмаска тырышырга кирәк. Бу хакта сезонның башыннан бирле сөйләшәбез. Һәр очрашу – яңа тарих ул. Плэй-оффта барысы да башкача.

Сораштыру

Гөлфизә Камалиева, «Ак барс»ның иң тугры җанатарларының берсе:
– Яраткан клубыбыз белән Екатеринбургны әйләнеп кайттык. «Автомобилист» белән уеннар бик авыр булды. Татарстан клубы да, Екатеринбург командасы да җиңүне бирергә теләмәде. Әмма безнең «барс»лар – бик яхшы хоккейчылар. Шуңа күрә без җиңдек тә. Мин безнекеләр җиңүенә һәрвакыт ышанам! Чөнки алар бик көчле. Хоккей белән 2016 елдан бирле җенләнәм. Миңа якыннарым: «Безнең Гөлфизә – йолдыз», – ди. Мине инде таныйлар, команда уенчылары белән дә аралашканым бар. Мин барлык уенчыларны да яратам, аларны аерым яратып та булмый, чөнки бу бит – команда. Балаларны да шулай бит: берсен яратам, икенчесен кире кагам дип булмый.

Миләүшә Шәйхетдинова, Татарстанның атказанган артисты:
– «Ак барс» өчен 4 яшьтән бирле җан атам. Узган гасырдан бирле дисәм дә була. Мин яшәгән йортта яшәүчеләр минем ничек җан атканны ишетәләрдер дип уйлыйм. Әтием дә (Наил Шәйхетдинов – артист) гомере буе җанатар булды. Камал театры артистлары да кимен куймый. Хоккей матчы вакытында спектакль куелса, бер-беребезгә сәхнә артында куллар белән ишарәләп булса да уенның исәбен күрсәтеп тору гадәте бар.

Раяз Фасыйхов, Татарстанның халык артисты:
– Узган ел улым Рамазан җыйган акчасына «Ак барс» клубының абониментын алды. Даими матчларга йөри алмыйм, укуны калдырмыйм, плей-оффка йөрик, дигән иде. Былтыр өметләр акланмады. Быел инде алмады (көлә). Билетларны ничек тә табарбыз әле, дидем.
«Автомобилист» белән уеннар бераз «ардырды». Бер уенда болай уйныйбыз, бер уенда – тегеләй. Хисләр сыналды, кыскасы.

 

Алмаз Гафиятов, «Ак барс» хоккей клубының матбугат үзәге җитәкчесе:
– Уенчыларның кәефләре бик яхшы. Екатеринбург-Казан юлларын таптаганда, хоккейчыларның күңелендә зур йөк тора иде. Быел сынау елы. Чөнки тренерлар составы алмашынды, яңа уенчылар бозга чыкты. Беренче раундны узу безгә җиңеллек бирәчәк. Гадәттә, беренче раундны авыррак узган командалар икенчесенә берникадәр җиңеллек белән керәчәк.
Плей-офф вакытында дустанә мөнәсәбәтләр онытыла. Бу аерым бер мохит. Безнең «Ак барс» командасының җанатарлары Екатеринбургта да ишетелеп торды. Юкка гына клубның баш тренеры Әнвәр Гафиятуллин җанатарларга рәхмәт укымый инде. Плей-офф ул – клубларның көрәше генә түгел. Бу җанатарлар, журналистлар, барысының да көрәше. Плей-оффта дуслар юк.

Ак барс” кайчан уйный?

Мәскәүдә – 12 һәм 14 апрель

Казанда – 16 һәм 18 апрель

*кирәк булса, Мәскәүдә – 20 һәм 24 апрель, Казанда – 22 апрель

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү