Татарстан башкаласы тәкъдимнәр казанына әверелде. Казанда XIX Россия венчур форумы уза. Чарада катнашкан Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны мактады. Ә республика Рәисе Россиядә җитештерелгән «акыллы» күзлекне сынап карады.
«Казан Экспо»га дөньяның 25 иленнән 7 меңгә якын катнашучы җыелды. «Россия венчур форумы – тупланган иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу, эшлекле хезмәттәшләр белән уртак проектларны гамәлгә ашыру турында килешүләргә ирешү, шулай ук илебезнең инновацион системасын үстерүгә өстәмә этәргеч бирү өчен нәтиҗәле мәйдан», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов форумның ачылыш тантанасында.
Валерий Фальков әйтүенчә, Россия Президенты Владимир Путин куйган илкүләм максат – технологик лидерлыкка ирешү күзлегеннән караганда, әлеге форумның әһәмияте бик зур.
– Технологик лидерлыкка ирешү бүген әлеге мәйданда катнашучы һәркемнән: зур компанияләрдән, инвесторлардан, үсеш институтларыннан, банклардан, университетлардан, гавами хакимият органнарыннан мөмкин кадәр берләшүне таләп итә, – диде ул.
Аның сүзләренчә, илдә һәм дөнья күләмендә вазгыять үзгәрүгә карамастан, Россия венчур форумы ел саен технологик эшкуарлык һәм венчур индустриясе белән кызыксынучыларны бер мәйданга җыя. «Бу символик мәгънәгә дә ия. Чөнки технологик эшкуарлык үзе үк озак вакытка исәпләнгән ихтыяр көче, төгәл максат кую һәм төрле баскычларда ярдәм итүне күз алдында тота. Шул очракта гына лаеклы нәтиҗәгә – халыкның тормышын яхшы якка үзгәртә торган компанияләргә һәм технологияләргә ирешергә мөмкин. Форум унтугызынчы ел көн кадагындагы мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнә», – диде министр.
Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика технологик эшкуарлык һәм инновацияләр өлкәсендә әйдәп баручыларның берсенә әверелде. Татарстанда беренчеләрдән булып инновацион инфраструктура төзелә башлады, технопарклар һәм муниципаль сәнәгать мәйданчыклары тормышка ашты. Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасы – ил күләмендә иң яхшыларыннан берсе, Иннополис исә Россиядә беренче югары технологияле шәһәр исемен йөртә.
Форумда стартаплар, ягъни бизнес-идеяләр күргәзмәсенә дә зур урын бирелгән иде. Быел анда Россия төбәкләреннән тыш, Әрмәнстан, Казахстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар кебек илләрдән иң яхшы 150 проект катнашты. Аларны 1032 гариза арасыннан сайлап алганнар. Чагыштыру өчен: былтыр гаризалар өч тапкыр кимрәк булган. Күргәзмәне Рөстәм Миңнеханов һәм Валерий Фальков та карады.
Проектларның берсе, мәсәлән, машина йөртүчеләрнең йөзенә карап, аларның сәламәтлеген тикшерүгә багышланган. Йөртүче каршына урнаштырылган камера аның хәл-әхвәлен бәяләп барачак. Ә үзгәреш сизә башласа, шунда ук бу хакта хәбәр бирә. «Компьютер ару, йокыга китә башлаудан тыш, инфаркт, инсульт кебек куркынычларны да кисәтә алачак», – дип сөйләде проект авторлары. Спорт белән шөгыльләнүче балалар арасыннан иң сәләтлеләрен сайлап алырга ярдәм итүче программа да тәкъдим иттеләр. «Бу «Ак Барс» һәм «Рубин» өчен дә файдалы булырга мөмкин», – ди проект авторлары. Рөстәм Миңнеханов исә Россиядә җитештерелгән «акыллы» күзлекне киеп карады. Аны Валерий Фальковка да тәкъдим итте. Бу күзлек чит илнекенә алмаш булачак икән. Проект инвестор тапса, әлбәттә.
Форумның пленар утырышында катнашучыларны видеоэлемтә аша Россия Премьер-министры Михаил Мишустин сәламләде. Рөстәм Миңнеханов Россия Фән һәм югары белем министрлыгына республика тәкъдимнәренә игътибарлары һәм уртак проектлар өчен рәхмәт белдерде. Татарстанда ирешкән уңышларга да тукталды. «Нәтиҗәләр бар. Без илдә инновацион активлык дәрәҗәсе, технологик инновацияләрне гамәлгә ашыра торган оешмалар саны, инновацион продукт күләме буенча алдынгы урында торабыз», – диде ул.
Республика Рәисе 2024 елның республикада Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителгәнен дә искә төшерде. «Иң мөһиме – кеше. Татарстанда мөһим финанс кызыксындыру чаралары гамәлгә керде. Беренче тапкыр яшь фән кандидатлары арасында бәйге үткәрелде, җиңүчеләр докторлык диссертациясен яклауга грант алды. Яшь галимнәрнең торак шартларын яхшырту программасы эшләнде», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Утырышта Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Татарстан Рәисен мактады. «Без аның белән күп аралашабыз, һәм мин аның чын күңелдән студентларга, яшьләргә, университетларга ышануын күрәм», – диде министр Рөстәм Миңнеханов турында. Аның әйтүенчә, Татарстан Рәисе – комплекслы икътисадны аңлаучы, аның ничек төзелүен һәм ничек үсеш алуын белүче төбәк җитәкчеләренең берсе. «Андый кешеләргә (Рөстәм Миңнеханов кебек) таянып, без үз вакытында, безгә калса, әһәмиятле проектны – Университет технологик эшмәкәрлеге платформасын эшләтеп җибәрдек», – дип йомгаклады Фальков.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat