«Баламнан укытучысы зарлана. «Дәрестә сорауларга тулы итеп җавап бирми, җөмләләр төзи белми», – ди. 4 нче сыйныфта укый ул. Аның матур итеп сөйләшә белмәвенә үзем дә игътибар итәм инде. Нишләп алай соң ул? Безгә нишләргә?» Социаль челтәрләрнең берсендә әнә шундый эчтәлектәге хатка юлыктык. Соңгы арада бик еш телгә алына торган, әти-әниләр һәм укытучыларның күпчелеген борчый торган мәсьәлә бу. Чыннан да, ни өчен замана балалары аралаша, төзек җөмләләр белән сөйләшә белми? Әти-әниләргә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә балалар психологы Галия Гыйләҗева ярдәм итте.
– Билгеле, без һәр очракны аерым карарга тиеш. Ул физиологик сәбәпләргә дә бәйле булырга мөмкин. Ә инде гомумиләштереп әйтсәк, хәзер заманасы да, балалары да башка. Беренчедән, бүген бөтен нәрсәнең тизлеге артты. Без, әйтик, өйдән чыкмый гына билетлар алып, дөньяның икенче почмагына оча алабыз. Ризыкны да өйгә китереп бирәләр. Мөмкинлекләр гаҗәп күп. Икенчедән, бүген кешеләр үз дөньясында, күбрәк үзен кайгыртып яши. Элекке кебек күрше белән күрше дә аралашмый хәзер. Билгеле, бу балаларга да йогынты ясый. Аннан соң, бүген күпчелек кеше уңышлы булырга тырыша. Әти-әниләрне аерым карасак, аның баласы фәлән түгәрәккә йөрергә тиеш, ул фәлән әйбер эшли белергә тиеш. Ахырдан: «Менә минем улым/кызым ничек булдыра!» – дип әйтерлек булсын… Ә бит баланың ирекле уенга вакыты калырга тиеш. Нәкъ менә шул вакытта балалар бер-берсе белән аралашырга, үзләрен төрле рольләрдә сынап карарга өйрәнә. Тагын бер сәбәп – балалар хәзер аз хәрәкәтләнә. Бүген күпләр вак (мелкая) моторика турында сөйли. Әмма эре (крупная) моторикага да әһәмият бирергә кирәк. Бала йөгерергә, сикерергә, каядыр үрмәләргә – кыскасы, тик тормаска тиеш. Бүген, кызганыч, андый актив балалар сирәк очрый.
– Әти-әни иң беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә тиеш? Өйдәге аралашу ни дәрәҗәдә әһәмияткә ия?
– Өйдәге аралашуның әһәмияте искиткеч зур. Балалар нәрсәгә дә булса ничек өйрәнә? Кабатлау аша. Күрә, ишетә, күзәтә һәм кабатлый. Аларга үрнәк кирәк. Шул исәптән сөйләшү һәм аралашуда да. Сөйләм бит әле – бик катлаулы процесс. Савытка су агызу гына түгел. Монда башта сүзлек запасы тупларга, аннары шул сүзләрне дөрес урында һәм вакытта кулланырга өйрәнергә кирәк. Моңа өстәп, сөйләм аппаратын да үстерергә. Бу җәһәттән әти-әнисе яки аның белән күп вакыт уздыручы башка кеше тарафыннан балага игътибар зур булырга тиеш. Аның белән нарасый чагыннан ук сөйләшергә кирәк. Һәр адымны, күргән һәр нәрсәне шәрехләгез. Билгеле, балага аңлаешлы телдә. Кызганыч, хәзер баланың кулына гаджет тоттырып куючылар байтак. Еш очрый торган мисал: әни белән бала автобуста бара, баланың кулында телефон. Менә шуның урынына аның белән тирә-як турында сөйләшеп барырга була бит. Тәрәзәдән ниләр күренә? Автобуска кемнәр керде? Беренче карашка бик гади генә нәрсәләр инде, әмма аларның бала киләчәге өчен әһәмияте бик зур.
Кабатлау, димәктән. Бала кем артыннан булса да кабатлый башласын өчен, ул аның белән ныклы элемтәдә булырга тиеш. Элемтә булмаса, бала кабатлауны куркыныч дип санарга мөмкин. Ә элемтәне нәкъ менә күзгә-күз карап аралашу булдыра.
– Бу мәсьәләдә гаджетларны алып кую гына ярдәм итә аламы соң? Әйтик, телефон тоттырганчы, бергәләп кино карау, китап уку, театрга йөрүнең файдасы бармы?
– Әйткәнемчә, эшне бала кечкенә чакта ук башларга, нигез булдырырга кирәк. Нарасыегыз белән сөйләшәсезме, кичен әкиятләр укыйсызмы? Читкә китеп кенә әйтәм: әкиятләр һәм, гомумән, балалар өчен китапларның файдасы бик күп. Шул исәптән үсә төшкәч тә. Балага әкият укыган вакытта, баш миенең берьюлы берничә үзәге эшкә җигелә. Беренчедән, сүзлек запасы арта. Икенчедән, әти-әнисе белән бергә китап укулары бала күңелендә матур хатирәләр булып уелып кала. Менә шушы гамәлләр туплана торган нигез нык булмаса, үзлектән китап уку, кино карау һәм башкасына барып җиткәч, нәтиҗәләр бер дә сөендермәскә мөмкин. Билгеле, ниндидер «төзәтмәләр» кертергә була, әмма төзәтү күпкә авыррак.
– Аралаша белми торган буыннан киләчәктә ни көтәргә?
– Без яшь буынны гаепләргә яратабыз инде. Аларның да, тискәре яклары белән беррәттән, уңай яклары да бар. Әйтик, хәзерге буын белгечләргә мөрәҗәгать итәргә тартынып тормый. Миңа да, мәсәлән, 12 яшьләр тирәсендәге балалар үзләре теләп килә. Ягъни аларның үз-үзләрен аңларга, өйрәнергә теләге бар. Хәзер сөйләшә, аралаша белмәсәләр дә, мин аларның киләчәктә бу кимчелекләре өстендә эшләүләренә ышанам. Хәер, аларны аралаша белми, дип әйтү дә дөрес түгел инде ул. Яшь буын вәкилләре бер-берләрен аңлый бит. Аларны без аңламыйбыз. Бәлки, аларга аралашырга өйрәнергә түгел, ә безгә аларны аңларга тырышырга кирәктер? Бәлки, безгә тәнкыйтьләргә түгел, ә үрнәк булырга кирәктер? Бигрәк тә бер-беребез белән аралашу, сөйләм мәсьәләсендә.
Фикер
Илнар Фатыйхов, укытучы:
– Чагыштырып караганда, моннан биш-алты еллар элек балаларның сөйләме күпкә яхшырак иде. Дәрестә җавап бирергә теләк белдерүчеләр дә, төзек, «чиста» сөйләшүче балалар да елдан-ел кими. Миңа калса, бу «тере» аралашуны телефон аша сөйләшү, язышу алыштыруга һәм балаларның китап укымавына бәйле. Бүген укучылар «әйе», «юк»тан ары китми, үз уйларын сөйләм аша җиткерә алмый. Мәгълүмат шаукымында туып үскән балалар теләсә нинди мәгълүматны артык сайланып тормый гына «йота», бу исә анализлау сәләтен киметә. Билгеле, болар барысы да укуда гына түгел, башка вакытта да балага авырлыклар китерә.
Баланың сөйләмен яхшырту өчен күнегүләр бихисап күп. Никита Замеховскийның «Лексикон» китабында язылган кайбер киңәшләр белән танышыйк.
– Бала белән аралашканда, сүзләрнең кечерәйтү-иркәләү формасын кулланмагыз. «Салатик» түгел, ә «салат», «телефончик» түгел, «телефон» һ.б.
– Балаларга үзегез укый торган авторларның кыска-кыска шигырьләрен укыгыз. Салмак кына, интонация белән. Балалар өчен язылмаган әсәрләр аларда бик күп сораулар уятачак. Ә шигырьгә карата туган сораулар текстларга карата, иң мөһиме, дөньяга карата аңлаешлылык хисе формалаштыра.
– Балагызны чәнечке һәм пычак белән ашарга өйрәтегез. Матур итеп ашый белү мәгълүмат кабул итү процессына йогынты ясый.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat