Рөстәм Миңнеханов Сергей Миронов белән очрашты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Гадел Россия — дөреслек өчен» партиясе рәисе, РФ Дәүләт Думасында шул ук исемдәге фракция җитәкчесе Сергей Миронов белән очрашты. Сергей Миронов Казанга эш сәфәренә килгән. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашу барышында партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге эше турында фикер алыштылар. Ул 2003 елдан бирле гамәлдә. Республикада барлыгы 50 җирле бүлекчә бар, партиядә 3994 кеше тора. Сергей Миронов республиканың социаль-икътисадый үсешенең югары дәрәҗәсен билгеләп үтте, бу Рөстәм Миңнехановның шәхси казанышы, дип ассызыклады.

Моннан тыш, ул республика Рәисенә җирле үзидарә мәсьәләләрендә актив позициясе, аерым алганда, ике дәрәҗәле системаны саклап калу буенча Татарстан инициативасы өчен рәхмәт белдерде.

«Гадел Россия — дөреслек өчен» партиясе Рөстәм Миңнеханов позициясен хуплады, дип искәртте Сергей Миронов. Республика Рәисе партия әгъзаларының Татарстанда актив гражданлык позициясен билгеләп үтте, аларның сайлаучылар мәнфәгатьләренә дөрес хезмәт итүләрен ассызыклады.

Очрашу азагында «Гадел Россия — дөреслек өчен» лидеры Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын шәхсән үзе һәм бөтен партия хуплавын белдерде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү