«Коръәннең гарәпчәсен укыганда һәр хәреф өчен 10 әҗер-савап языла»

Социаль челтәрдәге сәхифәбезне еш ачабыз. Ә менә Коръән китабын соңгы тапкыр кайчан тоттык икән? Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үә сәлләм: «Сезнең иң яхшыгыз Коръәнне өйрәнгәнегез һәм аны башкаларга өйрәткәнегез», дип, юкка гына әйтмәгәндер. Коръән укуның мөселманга нинди әһәмияте бар?

«Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин шушы һәм башка сорауларга җавап бирде.

– Коръән – Аллаһ тарафыннан Мөхәммәд пәйгамбәргә иңдерелгән иң изге һәм иң олуг китап. Ул ислам диненең төп чыганагы булып тора. Анда мөселман кеше өчен кирәк булган бөтен нәрсә дә аңлатылган. Шуңа күрә дә һәрбер мөселман аны гарәпчә укырга өйрәнергә һәм андагы хөкемнәр белән эш итәргә тиеш. Гади китапларны укудан аермалы буларак, Коръәнне гарәпчә уку Аллаһка гыйбадәт кылуның бер рәвеше булып тора. Андагы һәр хәрефне укыган өчен ун әҗер-савап языла.

Коръәнне гарәпчә уку мөэмин-мөселманның күңелен тынычландыра, эч пошу һәм кайгы хисен юкка чыгара. Шуңа күрә дә Коръәнне төшенкелеккә бирелгәндә яки кайгырган вакытта аеруча күбрәк укырга кирәк.

Бер таныш абый болай дип сөйләгән иде: «Инфаркт булгач, күңелдә курку хисе барлыкка килде, паника һөҗүме башланды. Әгәр дә хатыным саф һава сулап керерегә урамга чыгарга кушса, курка башлый һәм син мине үтерергә телисең, ахры, дип әйтә идем. Андый вакытта көн буе өйдә утырасың, нәрсә эшләргә белмисең бит. Шулай итеп Коръән китабын укый башладым. Гарәпчәсен бер бит укыгач, татар телендәге мәгънәсен дә укый идем. Аны укыган чакта вакыт та тиз уза башлады. Шуның нәтиҗәсендә күңелем тынычлана башлады, курку хисе югалды».

Коръәннең тәрҗемәсен, тәфсирен укыган өчен дә савап бармы?

Коръәннең тәрҗемәсен, тәфсирен укыган өчен әҗер-савап була, ләкин гарәпчәсен укыган кебек һәр хәреф өчен ун әҗер-савап булмый. Бу очракта Аллаһы Тәгалә әҗер-савапны нияткә карап бирә. Әгәр дә Коръәннең мәгънәләрен аңлап, изге гамәлләр кыла башласаң, әҗер-савап күбрәк булыр.

Хәзер Коръән укый торган махсус лампалар да бар. Аны тыңлау шулай ук савапмы?

Коръәнне телефоннан, магнитофоннан яки махсус лампалардан тыңлаган очракта да әҗер-савап була.

Коръән укуның билгеле бер вакыты бармы?

Коръәнне теләсә кайсы вакытта укырга була. Иң мөһиме – аны һәр көнне уку. Мөхәммәд (с.г.в.): «Коръәнне гел укып торыгыз. Дөреслектә, ул кыямәт көнендә үзен укучы кешеләрне яклаячак», – дигән.

Коръән уку әдәбе турында искә төшерсәк иде.

Коръәнне кул белән тотып, китаптан карап укыган очракта тәһарәтле булу мәҗбүри. Рәсүлебез (с.г.в.): «Коръәнне тәһарәтле кеше генә тота ала», – диде. Коръәнне яттан укыган очракта тәһарәтле булу таләп ителми. Битләрен ачкан вакытта уң кул белән ачсаң хәерлерәк. Мөхәммәд пәйгамбәр дә хәерле һәм чиста эшләрне башкарганда уң кулын куллана торган иде. Моннан тыш Коръәнне укыр алдыннан авызны чайкау, ислемай куллану, чиста кием кию хуплана (мөстәхәб гамәл). Коръәнне матур тавыш белән укырга һәм мәгънәләренә төшенергә тырышырга кирәк. Мөхәммәд (с.г.в.): «Коръәнне тавышларыгыз белән матурлагыз», – дип кушты.

Кешегә Коръән бүләк итәргә ярыймы?

Коръәнгә ышанган, аны хөрмәт иткән кешегә бүләк итәргә була. Ә аны инкяр иткән кешегә бүләк итәргә ярамый. Чөнки ул Коръәнне мыскыл итәргә һәм аңа хөрмәтсезлек күрсәтергә мөмкин.

Укый алмыйм, өйрәнә алмыйм, дигән кешегә нинди киңәш бирер идегез?

Коръән китабын акылы булган бөтен кеше дә гарәпчә укырга өйрәнә ала. Аллаһы Тәгалә Коръәндә «Камәр» (Ай) сүрәсендә: «Дөреслектә, Без Коръән укуны җиңеләйттек. Аны укып вәгазьләнүче бармы икән?», – диде. Димәк, теләге һәм тырышлыгы булган бөтен кеше дә Коръәнне укырга өйрәнә ала дигән сүз бу! Бу эштә иң мөһим нәрсә – яхшы укытучы табу һәм Аллаһтан ярдәм сорау.

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү