«Гаепле» тестостерон
Бер акыллы кеше: «Сабый өлкәннәрне өч яхшылыкка – сәбәпсез шатланырга, һәрчак үзенә шөгыль таба белергә һәм үз дигәнендә торырга өйрәтә алыр иде», – дигән. Сабый зурларны әле тагын ихласлыкка, самимилеккә һәм һич саекмас кызыксынучанлыкка да бик шәпләп өйрәтә ала, дип беләм.
Без баланы шул алда саналган сыйфатлары – шат күңелле булуы, сөйкемлелеге, ихлас эчкерсезлеге, беркатлылыгы өчен яратабыз да ич инде. Чөнки үзебезне тормыш инде хәйран бозган: без кәбестә кебек катлы-катлы, ихласлыкны кимчелеккә саныйбыз, юк өчен дә дөньябызны онытып сөенә белмибез. Галимнәр сабыйның шаярырга, уйнарга һәвәслеген, еш елмаюын, анда агрессия дигән әйбернең аз гына да булмавын ул яшьтә организмда табигый наркотик – эндорфин күплеге белән аңлаталар. Табигый гормонны наркотик дип атау бик үк дөрес тә түгелдер бәлки, тик тәэсире барыбер охшаш.
Тик алда саналган сыйфатлар үсмерлеккә керүгә кими башлый. Эндорфин урынын, аның тәэсирен басып, җенси гормоннар – тестостерон белән эстроген ала. Ягъни табигать адәм баласын җирдәге төп функцияне үтәргә – нәсел калдырырга әзерли башлый. Алда әйтелгән ике гормон самимилек, сафлыкны юдырып кына калмый, күбебезнең, кем әйтмешли, күзен дә тондыра, тыңлаусыз, хәтта билгеле бер дәрәҗәдә акылсыз да итеп куя. Юкка гына «яшьлегем – юләрлегем» дип җырламыйлар ич. Тормыш тәҗрибәсе әле юк, кулдан килгән эш тә юк, ә мин-минлек белән өлкән туган әйткән «дурь» җитеп арткан. Табигать яшь кешегә гүя: «Беркемне дә тыңлама, кыланасыңны кылан, яратасы кешеңне ярат, үрчергә хәзерлән, шуңардан башкасы бернинди әһәмияткә ия түгел», – дип пышылдый. Әти-әнисе, өлкәннәр сүзеннән чыкмаган, моңарчы тәртипле булган малай яисә кызны, 13–14 яшьләргә җитүгә, гүя алыштырып куялар: тупаслык, холык күрсәтү, ата-анадан бигрәк үз ишләре сүзенә колак салу… Әлбәттә, гаиләдәге тәрбиягә карап, бу сыйфатлар төрле үсмердә төрле дәрәҗәдә була. Күпмедер вакыт үтүгә, мондый әверелеш мәгълүм ки, гаилә кору һәм инде тәртә арасына керү сәбәпле, беркадәр дәрәҗәдә тынычлану белән тәмамлана. Тик тулысынча түгел.
Җенси гормоннарның җан ияләрен ни дәрәҗәдә «бозганын» чамалар өчен зоолог булу мәҗбүри түгел. Ишегалдында әтәчләр кайчак канга батып сугыша, этләр бер-берсен өзгәләргә әзер, болан, пошилар сөзешә-сөзешә мөгезләре белән эләгешеп калып һәлак була. Инде тәгаен исбатланган факт: ир-атта да тестостерон никадәр күбрәк булса, ул шул кадәр агрессиврак. Тестостероны мөлдерәмә тулы зат, әлбәттә, очраган бер кешене кыйнап, тирә-яктагы бар әйберне ватып-җимереп йөрми. Гормоннар көчәйткән энергияне ул күбрәк өстенлеккә ирешүгә, үз-үзен раслау максатыннан лидерлыкка омтылуга юнәлтә. Русча әйткәндә, «доминирование»гә. Андыйлар – кагыйдә буларак, әле тагын үз-үзенә кирәгеннән артык ышанган һәм үзен артык югары бәяли торган затлар да. Өстенлеккә шәпләп ирешкәннәрне «альфа-самец»лар дип атау гадәте бар. Табигатьтә генә түгел, җәмгыятьтә дә. Табигатьтә андыйлар көндәшләрен ким дигәндә өердән куа. Җәмгыятьтә исә аларга «көтү» башы булу бик кирәк. Алар хатын-кызлар игътибарын да шул юл белән яулый, хәтта кечкенәрәк «гарем» да тотарга тырыша.
Чөнки хатын-кыз тестостероны күбрәк булган ир-атка ныграк тартыла (бу да – билгеле факт). Әлбәттә, ул ир затыннан анализ нәтиҗәләре, белешмә таләп итми. Хатын-кыз ир затындагы тестостеронны интуитив рәвештә сизә. Өлкән сыйныфтагы кыз баланы «бишле»гә укучы «ботан» кызыксындырмый, ул тәртипсез «өчле капчыгы»на карый, аның белән ныграк кызыксына. Чөнки тыңлаусызлык, башбирмәслек, тәртипсезлек – без сөйләгән гормонның ташып торуын күрсәтүче факторлар. Кызлар аң асты (подсознание) белән шундыйны сайлый, нәсел дәвамчысының шундый булуын тели. Соңыннан үкенәсе булганда да. Чөнки андый сайлау – табигать таләп иткән сыйфат. Ә табигать һәрчак көчлеләр яклы, аңа йомшаклар кирәкми.
Вакыт һәрберебезгә рәхимсез. Заманында җир тырнап үкереп торган, гайрәтен кая куярга белмәгән үгезне дә, картая башлагач, иткә озаталар. Ир затлары да олыгая, 50–60лар тирәсен узгач, тестостерон күләме шәпләп кими башлый. Картлык шатлык түгел: мир үгезләре, төрле «альфа самец»лар, прайд, өер башлыклары, ниһаять, тынычланып кала. Әлбәттә, артыкка киткән дәрәҗәсе, чикләнмәгән байлыгы, власте, мин-минлеге сәбәпле, элегрәк артык яшь бичәгә өйләнгән, картайгач та үзенә тестостеронлы инекцияләр кадатып торган сирәк ир затыннан башкалары. Гәрчә табигатьне артык алдый алмасалар да. Безне дистә еллар буе чыбыркылап торган гормон ныклап кимүгә, элек дөньяга сыймаган ир заты да мулла мәчесе кебек тәүфыйк иясенә, аксакалга, ил картына әверелә. Бу вакытта мин-минлек тә, булган дуамаллык та, властька сусау да инде беткән була. Һәркемдә булмаса да, руслар «мудрость» дип атаган акыл һәм күңел халәте дә ярала. Ягъни хәйлә белән түгел, яхшылык, игелек белән дус булган акыл иңә.
Картлыкны, әйткәнебезчә, мудрость, ягъни игелекле акыл белән бергә килә, дисәләр дә, ул хәтсез очракларда ялгызы да килгәли. Картаеп та акыл иңмәгән бәндәләр дә җитәрлек. Ул гынамы, картлык кешене сабыйлыкка да кайтарып куя кайчак. Бернинди эндорфиннарсыз да кеше юкка көлә башлый, бик тиз үпкәли, сәбәпсез балавыз сыгарга тотына. Тик монысы инде – деменция дип аталган клиник очрак. Өлкәннәр үз акылында чакта уттан курыккандай курыккан хаста. Өлкән кеше балалыкка азмы-күпме кайтмый калмый инде, тик андый сынауларсыз гына кайтсын, кайтырга язсын иде, диясе килә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat