Дәүләт Думасының Яшьләр сәясәте комитеты рәисе Артем Метелев тәртипсез укучыларны әнә шул рәвешле акылга утырту яклы. Аның фикеренчә, агрессив балалар мәктәптә башкаларга куркыныч тудыра. Мондый алымның файдасы булырмы?
Алсинә Кузьмина, Кайбыч районының балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе баш белгече:
– Мәктәптә тәртипсезлек кылган балаларны закон буенча бернәрсә дә эшләтеп булмый. Бары балаларын тәрбияләмәгән өчен әти-әниләрне штрафка тартырга гына мөмкин. Махсус оешмаларга җибәрү өчен аларның тәртибе җәмәгать өчен куркыныч дип бәяләнергә тиеш. Буллингны раслаган закон кабул итүне хуплыйм. Ни өчен дигәндә, хәзерге вакытта вак хулиганлык очраклары өчен катгый җәза юк. Әти-әнисен җавапка тартып кына тәртипсез балаларны акылга утырта алмыйбыз. Мондый закон чыкса, бәлкем балалар бераз курка башлар иде. Мәсьәләнең шул ягы да бар. Замана әти-әниләре белән эшләү бик авыр. Алар укучылар арасында укытучының дәрәҗәсен төшерә. Бик зур проблема бу. Узган ел бер баланы хулиганлык өчен колониягә җибәрделәр. Барысы да укытучыны тыңламау, сүгенүдән башланган. Тәртибе тагын да аксый башлагач, җитди карар кабул итәргә булдык. Аның белән аралашып торабыз. «Син безгә ачуланмыйсыңмы?» – дип тә сорыйм. «Юк, монда килгәч, мин үз хатамны аңладым», – ди. Киләчәктә хәрби булырга җыенуын әйтә. Төзәлеп, җәмгыятькә файда китерсен иде инде.
Раилә Зарипова, җәберләнгән кыз әнисе:
– Кызым 3 нче сыйныфта укый. Сыйныфтагы бер малай кызымны да, башка яшьтәшләрен дә озак рәнҗетте. Башта күз йомсак, соңыннан түзә алмас хәлгә җиттек. Баланың мәктәпкә барасы килми башлады. Әнисенең исә кисәтүләргә исе китмәде. Ә улы яшьтәшләрен төрле сүзләр белән рәнҗетүен, эткәләү-төрткәләвен дәвам иттерде. Бу хәлләр хәтта Тикшерү комитетына, Бала хокукларын яклау буенча вәкилгә, прокуратурага кадәр барып җитте. Шуннан соң әнисе дә, улы да гафу үтенде. Хәзер бар да яхшы. Кызымның зарланганы юк. Педагог-психолог та хәлләрне күзәтеп, ярдәм итеп тора. Яшерен-батырын түгел, мәктәпләр буллинг кебек күренешләрне яшерә. Чүпне тышка чыгарасылары килми. Балага психологик яктан ярдәм итәсе урынга, уку йорты дәрәҗәсе төшүдән, рейтинг югалтудан курка. Мин менә шуны яхшы аңладым. Монда күп нәрсә әти-әнидән тора. Без балалар өчен үрнәк булырга тиеш. Әгәр бала тәртипсез кылана икән, бу инде – гаиләдә проблема бар дигән сүз. Үзләрен шулай ямьсез тоткан балалар өчен махсус уку үзәкләре булдырылса, әти-әниләр дә тәрбия турында уйлана башлар иде, минемчә. Дөрес, элек без укыганда да мондый хәлләр булгалады. Әмма аңа вакытында нокта куела иде. Хәзер мондый тупаслыклар озакка сузыла. Ахыр чиктә, бала үзенә йомылып, буллинг корбанына әйләнә. Проблеманы вакытында хәл итмәсәң, күңелсезлекләр белән тәмамланырга да мөмкин.
Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Казан федераль университетының укыту һәм тәрбияләү методологиясе кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы:
– Бик җитди мәсьәлә бу. Моны Дәүләт Думасында күтәрүне хуплыйм. Тәрбиясенә йогынты ясап булмаганнар нормаль балалар белән бергә укырга тиеш түгел. Совет белем бирү системасында идеология көчле иде. Узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап укыту һәм тәрбия системасында бик зур бушлык барлыкка килде. Илдә тәрбия идеологиясе юкка чыкты. Мәгариф системасына тәртипсезлек, башбаштаклык үтеп керде. Кешене хөрмәт итмәү, әхлаксызлык, Көнбатыштан үрнәк алу, әхлакый тәрбиянең булмавы шушы дәрәҗәгә китерде. Мәктәпләр ниндидер җыр бәйгесе, «Әйдәгез, кызлар!» кебек эстетик конкурслар үткәрәләр дә, бездә тәрбия эше бара, диләр. Тәрбия өзек-өзек була алмый. Хезмәт тәрбиясе юкка чыкты. Дөрес, профориентация эше җайга салына башлады. Совет заманында чыныгу алган, Көнбатыш шаукымына иярмәгән белем йортларында тәртип ягы хәзер дә әйбәт. Ә менә заманча мәктәпләрдә бөтен дә нәрсә бар, әмма тәрбия юк. Әгәр бу эшне бердәм оештыра алмасак, хәлләр тагын да катлауланачак. Ярый, андый балаларны махсус мәктәпләргә урнаштырырбыз. Әмма ахыры отышлы булмаячак.
Бүген безгә бер ана килде. Кызының укуда проблемалары бар икән, әмма ул аны мактап туя алмый. Аның әйтүенчә, кызы «алтынбаш». Журналны ачып карасам, барлык фәннәрдән дә билгеләре начар. Әти-әниләр балалары белән кызыксынмый. Мәктәпкә килгән яшь укытучыларның эшли алмыйча китүе дә борчый мине. «Малайлар тәртипсез кылана, видеога төшерә, укытырга мөмкин түгел», – дип зарланалар. Шуңа күрә дилбегәне вакытында үз кулыбызга алырга кирәк.
Марс Нотфуллин, Татарстанның атказанган укытучысы (Әлки районының Югары Әлморза мәктәбе):
– Укытучыга белем һәм тәрбия бирергә комачауламасалар, тәртипкә өйрәтеп була инде ул. Кысадан чыгарсалар, андыйларны укытып булмый. Кайберләре әйткәнне бөтенләй аңламый. Кисәтү ясасаң, вак кенә әйбер дә проблемага әйләнә. Әти-әнигә исә улы яки кызының сүзе – закон. Бала психологик яктан нормаль икән, укытучы аны тыя ала. Тик әти-әниләрнең кайберләре бер сүз өчен дә тизрәк мәктәпкә йөгереп килә бит.
Әмир Мамин, Татарстан Әтиләр берлеге рәисе урынбасары:
– Мәктәпләрдә буллинг турында көннән-көн ешрак ишетелә башлады. Ниндидер ялгыш адым ясаган өчен аларны махсус оешмаларга җибәрүне дөрес түгел дип саныйм. Ни өчен алар шулай кыланамы? Без, әти-әниләр, укытучылар, мәктәп психологлары җавапны бергәләп эзләргә тиеш. Үсмернең үзенең ярсуын шулай чыгаруы юкка гына түгел. Шулай итеп ул үзенә игътибар җәлеп итәргә тели. Дөрес юлга бастырып, без аларны саклап кала алабыз.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat