Аксакал: Усман Әлмиевнең тууына 110 ел

Опера театры артисты. Камал театры артисты. Татар дәүләт филармониясе артисты. Болар барысы да – уникаль шәхес Усман Әлмиев турында. Апрель аенда татар җәмәгатьчелеге аның тууына 110 ел тулуны билгеләп үтә.

Кем соң ул Усман Әлмиев? Татар профессиональ музыкасы аксакалы, гаҗәеп акыл иясе, диләр аны хәтерләүчеләр. Аксакалның тормыш юлы да гыйбрәтле. Әнисе үлгәндә, ул әле дүртенче яше белән генә бара, ә төпчекләре, сигезенче туганы – нибары имчәк баласы. Үзе турында истәлекләрдән берсен искә алыйк: «Минем апаларым һәм абыйларым Свияжск балалар йортыннан соң Казанга укырга китәләр. Ә мине балалар йортыннан туган авылым Акъегеткә кайтаралар. Юлда җайсыз басып, аягымны каймыктыруым, аны белекче әби имләп, мунчада дәвалавы истә. Терелгәч, авыл мәктәбенә укырга киттем. Укытучым Хәлимә апа еш кына, бу егет артист булыр, дип әйтә иде».

Укытучының юраганы юш килә. Усман Әлмиев әле үсмер чакта ук Казан артистлары белән авыл сәхнәсендә спектакльдә катнаша, шуннан театр училищесына укырга керергә дигән ныклы карарга килә. Һәм керә дә. Икенче курстан Татар академия театрында спектакльләрдә катнаша башлый. Соңгы курста укыганда, аның Моцартның «Волшебная флейта» операсыннан ария җырлавын ишетеп, Мәскәү консерваториясе профессоры Назар Райский таң кала һәм укытучысы колагына: «Без аны Мәскәүгә Опера студиясенә алабыз», – дип әйтеп чыгып китә.

1935 ел, театр училищесы студентлары Таҗи Гыйззәтнең «Мактаулы заман» спектаклен куя. Усман Әлмиев, әлеге спектакльдә уйнап диплом алгач, Мәскәүгә җыена башлый. Әмма Камал III, дублерың юк, дигән сылтау белән аны җибәрми. Көчле тавышлы җырчы, коеп куйган актердан кайсы театрның колак кагасы килсен ди. Усман да югалып калмый, төрле ишекләрне кага, гозере белән төрле оешмаларга йөри башлый. Бары тик дүрт ай ярымнан соң гына хөкүмәттән Мәскәүгә юллама алуга ирешә. Усман Әлмиевнең бөек җырчы юлы әнә шулай башлана.

Соңга калган укучыны, ул вакытта укыту бүлегендә эшләгән Җәүдәт Фәйзи: «Нишләп соңга калдыгыз?» – дип каршы ала. Егет, эштән җибәрмәделәр, дип аклана. Сүз уңаеннан, Усман Әлмиев Җәүдәт Фәйзинең «Миләүшә», «Комсомолка Гөлсара» һәм бик күп җырларының беренче башкаручысы була. Алар икесе дә, Опера студиясен тәмамлагач, Казанга кайталар.

Күптән түгел Камал театрында «Башмагым» музыкаль комедиясенең премьерасы булды. Бу комедиянең башында Усман Әлмиев торуын күпләр белмидер әле. Эш болай була: Усман Әлмиев композиторга «Башмагым» дигән комедия барлыгы һәм аны музыкаль комедиягә әверелдерергә кирәклеге турында сөйли. Җәүдәт Фәйзи, кызыксынып китеп, Уфага комедия авторы Хәбибулла Ибраһимовка телеграмма суга һәм «3000 тәңкә юлласаң, кулъязманы җибәрәм», – дигән җавап ала. Инде Усман Әлмиевнең истәлекләренә мөрәҗәгать итик.

«Ярар, мин ул кулъязманы табам, син яз гына», – дидем мин аңа. Икенче көнне Татар академия театрының танылган артисткасы Нәфига Арапова янына киттем. Без аның белән Нияз Даутов йортында еш очраша идек. Ул анда «Сәйяр» труппасы заманнарында ук була, прокатка театраль костюмнар ала иде. Нәфига апа якты йөз белән каршы алды, сугыш вакыты булса да, чәй куйды, ботка белән сыйлады. Чәй эчкәндә аңа: «Башмагым»дагы Җиһан карчык – синең «коронный» ролең бит. Мин Җәүдәт Фәйзигә музыкаль комедия язарга тәкъдим иттем. Сиңа да, миңа да роль булыр», – дигәч, ул: «Ярар, иртәгә утын сараеннан эзләп карармын», – дип озатып калды. Комедиядә инкыйлабка кадәрге байларның тормышы чагылганга, аны цензорлар өнәми иде. Кулъязманың утын сараена ук чыгып китүенең хикмәте шунда. Нәфига апа тапты аны һәм Җәүдәт Фәйзигә китереп бирде».

Музыкаль комедия әнә шулай языла башлый, аңа драматург Таҗи Гыйззәтнең дә күп көче керә.

Усман Әлмиев булмаса, бәлкем әле ул ике акты язылган килеш туктап та калган булыр иде. Ник дигәндә, композиторны Кайбыч районының Чәчкап авылына траншеялар казырга җибәрәләр. Әлмиев яңадан инстанция арты инстанцияләр үтә һәм композиторны авыр физик эштән коткарып кала.

1942 елның маенда комедия сәхнәгә куела. Җәүдәт Фәйзи музыкасы әсәргә чын мәгънәсендә танылу алып килә. Тик менә Нәфига Араповага Җиһан ролен башкару насыйп булмый. Бу рольне Мәрьям Рахманкулова һәм Халидә Зәбирова башкара. Арапова исә, вәгъдәңдә тормадың дип, җае чыккан саен Усман Әлмиевкә төрттерә.

Усман Әлмиев замандашлары күңелендә ничек сакланып калган соң? Баянчы Римма Сафина аны якты кеше итеп искә ала:

– Гомеренең соңгы елларында Усман Әлмиев Актерлар йортында ветераннар белән эшләде. Ул гади, ихлас һәм энергияле, гаҗәеп хәтерле кеше иде. Ул чакыргач, мин дә актерлар йортына йөри башладым. Ул миңа кушылып җырлый, аннан өстәл янында барыбыз бергә җыелышып чәй эчә идек. Ә 95 яшьлек юбилеен филармония сәхнәсендә концерт белән каршы алды, мине дә чакырды. Сәхнә артында көтеп торабыз, баянчы Рөстәм Вәлиев тә бар, аны күреп, тагын да каушыйм. Усман абый килеп чыкты да: «Миңа Римма уйный», – диде. Шулай итеп, ул мине сәхнәгә алып чыкты. Шуннан озак тормады, вафат булды… Истәлекле мизгелнең икенчесе аның белән туган ягына – Яшел Үзән районының Акъегет авылына кайту булды. Анда Усман ага мәктәп укучылары алдында чыгыш ясады, музеенда булдык, Әрә буйларында йөрдек. «Менә бу – яшьлегем сукмаклары инде», – дип, хатирәләргә бирелеп йөргәне истә…

Баянчы Хәйдәр Сафин Усман Әлмиевнең күп кенә шәхесләрне сугыш афәтеннән саклап калуын сөйләде:

– Усман ага Рөстәм Яхинга сугышка повестка килгәнен белгәч, аны ничек тә коткарып калырга тырыша. «Киров районында исполкомда бер поклонницам эшли иде, шуңа ничек тә булса аның делосын һич югы аскарак куеп булмасмы, дип үтендем», – дигәне әле дә колакта яңгырап тора. Аның бу турыда радиодан да сөйләгәне бар. Мөгаен, ДТРК фондында әлеге язма сакланадыр да.

Филармония музеенда Усман Әлмиевкә бәйле кадерле ядкарьләр саклана: аның түбәтәе, каптырмасы, 1939 елда латин хәрефләре белән басылган беренче татар җырлары китабы, бихисап афишалары, пластинкалары. Музей мөдире Алсу Хәкимова бу хакта менә ниләр сөйли:

– Усман ага Әлмиев бик кызыклы әңгәмәдәш иде, музыка сәнгате өлкәсендә аяклы тарих дип әйтсәк тә буладыр аның турында. Өендә гаҗәеп күп китаплар, бигрәк тә элек чыккан халык җырлары, кулъязмалар, концерт афишалары, фоторәсемнәре бар иде. Бу ядкарьләрнең кайберләрен Усман ага Татар дәүләт филармониясе музеена бүләк итте. Без, ул материалларны кулланып, концертларында күргәзмәләр дә оештырдык. Алар арасында Усман Әлмиевнең хатыны Разия Фәйзуллина белән бергә чыгыш ясаган афишалары да саклана. Ул да Татар дәүләт филармониясендә эшләгән музыкант (флейтистка) була. Усман аганың гаҗәеп көчле тавышы, сәхнәдә үз-үзен тотышы, гомеренең соңгы елларында да яшьләргә хас гаярьлек белән иҗат итүе, тормышны яратуы соклану уята иде. Олпат җырчының 95 яшьлек юбилее 2010 елның 18 маенда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә зурлап уздырылды. 2011 елның 14 апрелендә җырчы бакыйлыкка күчте, Казанның Яңа Татар бистәсендәге татар зиратына җирләнде.

Гөлинә Гыймадова

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү