Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектны гамәлгә ашыру буенча берничә тәкъдим кертте

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты. Утырышны видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин уздырды.

Фикер алышу өчен төп темалар: гражданнарның торак шартларын яхшырту чаралары, уңайлы мохит тудыру өчен муниципаль инфраструктураны һәм җәмәгать урыннарын яңарту, ТКХ өлкәсендә хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын арттыру, юл челтәрен үстерү һәм җәмәгать транспорты эше.

Әйтик, Владимир Путин гаилә ипотекасы өлкәсендә тәртип урнаштыруны таләп итте, банклар тарафыннан ипотекачылардан өстәмә комиссияләр алуның ярамавы турында белдерде. «Ташламалы ипотека кредитларына хокукы булган барлык гражданнар да, гаиләләр дә аларны алырга батырчылык итми. Банклар аларга 5%тан 10%ка кадәр өстәмә комиссияләр сала. Монда, әлбәттә, тәртип урнаштырырга кирәк. Өстәвенә, дәүләт банкларга мондый кредитлар бирүгә финанс ресурслары бүлеп бирә», — дип ассызыклады Владимир Путин.

Утырыш барышында Россия Президенты билгеләп үткәнчә, «төбәкләрдә яшәү өчен уңайлы мохит булдыру буенча эш инде актив бара. Бүген бездә мондый инфраструктура проектлары гамәлгә ашырыла торган федерация субъектлары элемтәдә. Әйдәгез эшкә керешик. Сүз – Марат Шакирҗан улы Хөснуллинга. Мин беләм, ул үзе дә берничә сүз әйтергә һәм эстафетаны нәкъ менә муниципалитетларда эшнең ничек баруы турында сөйләргә тиешле төбәкләргә тапшырырга әзер»

Нотык белән Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» комиссиясе рәисе, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Рөстәм Миңнеханов чыгышының тезислары: Төзелеш тармагы ил икътисады үсешендә төп тармакларның берсе булып тора. Шул ук вакытта бүген торак базары кыенлыклар кичерә. Ел башыннан яңа проектларны эшләтеп җибәрү — 23%ка, күп фатирлы торакны файдалануга тапшыру күләме — 18%ка, ипотека бирү — 53%ка кимегән. Мондый тенденция 2027-2028 елларда торак кытлыгына һәм аңа бәяләр артуга китерергә мөмкин. Төп бурыч — торак алу мөмкинлеген арттыру. Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүнең төп коралы – гаилә ипотекасы. Төбәкләр исеменнән Сезгә, хөрмәтле Владимир Владимирович, әлеге программаны 2030 елга кадәр озайтуыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Әмма аның үсешен тоткарлый торган берничә фактор бар.

Беренчедән, гаилә ипотекасының иң чик күләме нибары 6 млн сум тәшкил итә. Бу торакның иң кирәкле варианты – ике бүлмәле фатир бәясенең яртысын гына каплый. Калган өлеше базар ставкасы буенча түләнә. Мондый фатирны сатып алу өчен гаиләнең кереме аена 320 мең сумнан да ким булмаска тиеш, бу, мәсәлән, безнең Татарстандагы уртача хезмәт хакыннан 5 тапкырга күбрәк. Шуңа күрә ил субъектлары буенча лимитны Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан расланган квадрат метрның уртача бәясеннән һәм гаилә әгъзалары саныннан чыгып дифференциацияләргә тәкъдим итәбез. Мондый тәкъдимне 38 төбәк кертте.

Икенчедән, гаилә ипотекасы шартларын 14 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннарның гаиләләренә дә җәелдерергә сорыйбыз. Ил Хөкүмәте гаилә ипотекасын бирә торган банкларга компенсация дәрәҗәсен арттырды. Шул ук вакытта банклар куркынычларны киметү һәм маржинальлекне арттыру өчен комиссия алуны дәвам итә, ул 20%ка кадәр җитә. Ул йорт төзүчедән түләтелә, тегесе аны сатып алучыга күчерә. Ипотека заемщикларының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның кабул ителгән стандартын банклар үтәвен контрольдә тотуның нәтиҗәле механизмын кертү турында ил Хөкүмәтенә һәм Үзәк Банкка мөрәҗәгать итәбез. Бу тәкъдимне 23 төбәк кертте.

«Ростех» җитәкчелеге белән берлектә без Сезнең адреска, хөрмәтле Владимир Владимирович, сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре өчен арендалы торак төзү турында мөрәҗәгать иттек. Кадрлар белән тәэмин ителеш мәсьәләсе шактый кискен тора. Татарстанда гына да якындагы 7 елга кадрларга ихтыяҗ эре сәнәгать предприятиеләре өчен 59 мең кеше дип бәяләнә. Арендалы торактан башка бу проблеманы хәл итеп булмый. Россия Хөкүмәтеннән Үзәк Банк белән берлектә мондый арендалы торак төзү буенча фондлаштыру механизмын эшләүне сорыйбыз. Тәкъдимне 25 төбәк кертте.

Төзелеш алып баручыларның нәтиҗәлерәк эшләве һәм аларның банклар белән үзара хезмәттәшлеге өчен, беренчедән, проект финанславында банкны төзелеш алып баручыга алмаштыруның гадиләштерелгән механизмын тәэмин итәргә тәкъдим итәбез. Тәкъдимне 29 төбәк кертте. Икенчедән, проектны гамәлгә ашыру шартлары үзгәргәндә төзелеш алып баручыларга банклар тарафыннан санкцияләр куллануга мораторий (тыю) кертергә. Тәкъдимне 27 төбәк кертте. 2024 ел эчендә эскроу-счетлардагы бурычларны каплауның уртача дәрәҗәсе 13 процент пунктка кимегән. Бу проект финанславы буенча уртача ставканың елына 10%ка кадәр кыйммәтләнүенә китергән. Йортның 2,5 ел төзелүеннән чыгып, түләүгә процентлар проект бәясенең 40%ын тәшкил итәчәк. Шуңа күрә проект финанславы кысаларында кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләүне яңартырга тәкъдим итәбез. Әлеге нигезләмә 2022 һәм 2023 елларда гамәлдә булган. Бу тәкъдимне 21 төбәк кертте.

Актуаль мәсьәлә – төзелгән объектны челтәрләргә тоташтыру. Коммуналь инфраструктура объектларын төзүгә ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан бәя формалаштырганда үтә күренмәле шартлар тәэмин итәргә тәкъдим итәбез.

Төзелеш бәясен билгеләгәндә смета исәп-хисапларын формалаштыруның ресурс-индекс ысулын куллану мәҗбүри шарт булырга тиеш. Икенчесе — инженерлык челтәрләренә тоташу вакытын кыскарту. Торак төзелешендәге вәзгыять кадрлар китүгә һәм төзелеш тармагының потенциалы кимүгә китерергә мөмкин. Аны саклап калу өчен басым ясарга кирәк, шул исәптән сәнәгать төзелешен стимуллаштыруга да. ДОМ.РФ инфраструктура облигацияләре яхшы корал булып тора. Төбәкләрдә проектларны гамәлгә ашыру күләмнәрен арттыру өчен инфраструктура облигацияләре буенча гомуми лимитны 300 млрд сумга кадәр җиткерергә, яңа проектлар буенча финанслау шартларын үзгәртергә, субсидияләрне Россия Банкының төп ставкасының 2/3 өлешенә кадәр арттырырга, заемнарны каплаганнан соң яңа проектларга акча җибәрү өчен төбәкләргә яңартыла торган лимит билгеләргә тәкъдим итәбез. Яңа илкүләм проектлар буенча торак төзелешенең планлы күләмнәре 6 ел эчендә 630 млн кв. метрдан артып китәчәк. Шул ук вакытта әлеге торак күләменә барлыгы 150 мәктәп һәм 100 балалар бакчасы төзү планлаштырылган.

Гамәлдәге процент ставкасы инвесторларга социаль объектларны элек алар эшләгән субъектларда да төзергә мөмкинлек бирми. Торакны файдалануга тапшыру күләме 18%ка кимүгә карамастан, планлаштырылган социаль объектлар саны җитәрлек түгел. Илкүләм проектлар кысаларында социаль объектлар төзү күләмнәрен федераль үзәк билгеләгән торакны файдалануга тапшыру дәрәҗәсенә җиткерү мөһим. Төзелгән фатирларның мәйданы арту нәтиҗәсендә торак белән тәэмин ителеш арта.

Моңа бәйле рәвештә социаль инфраструктураны төзү һәм аннан файдалану мөмкинлеге нормативларын теркәлгән кешеләр саныннан чыгып яңадан карарга кирәк, ә кертелә торган квадрат метр күләмнәреннән генә түгел. Әйтик, торак комплексларны файдалануга тапшырганда аерым паркинглар төзү таләп ителә. Төзелеш алып баручыга йөкләнешне киметү өчен аларның төзелешен кичектереп торырга тәкъдим итәбез. Бүген шәһәрләрдә социаль объектларга җәяүлеләр өчен мәҗбүри керү каралган. Шул ук вакытта эре шәһәрләрдә халыкның транспорт белән тәэмин ителеше һәм мобильлеге югары.

Шуңа бәйле рәвештә субъектларга социаль объектларның, фактта теркәлгән халыкны исәпкә алып, транспорт белән барып җитү мөмкинлеген норматив җайга салу мөмкинлеген билгеләргә тәкъдим итәбез. Килеп туган төзелеш шартларында, СанПИНның җир кишәрлегенең мәйданын арттыру таләпләрен бозмыйча, гамәлдәге социаль объектның куәтен арттыру мөмкин түгел. Шуңа бәйле рәвештә мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын төзекләндерүгә җир кишәрлекләренең мәйданын арттырмыйча гына рөхсәт бирергә тәкъдим итәбез.

Нормативларның даими үзгәрүе типовой объектларны яңадан проектлауга һәм аларның кыйммәтләнүенә китерә. Әйтик, соңгы 5 елда 1 укучы урыны бәясе 2 тапкырга арткан һәм 2 млн сум тәшкил итә. Мәсәлән, 30 ел элек мәктәпнең 1,5 мең урынга исәпләнгән мәйданы 15 мең кв. м, хәзер — 30 мең кв. м. гамәлдәге нормативларны киметү ягына карарга тәкъдим итәбез, аларда төзелеш мәйданнарын түгел, ә аларның күләмнәрен исәпкә алырга, шулай ук 5 елга нормативларны үзгәртүгә мораторий билгеләргә тәкъдим итәбез.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү