Ел укытучысы Айсылу Мөхәммәтова: «Интернетта татарча гына аралашабыз»

«Ел укытучысы – 2025» республика бәйгесендә татар теле һәм әдәбиятын иң яхшы укытучы булып Казанның 146 нчы лицееннан Айсылу Мөхәммәтова танылды. Аның белән татар теленең бүгенге язмышы, «гаризалы дәрес»ләр, укучыларны кызыксындыру юллары турында сөйләштек.

Айсылу, милләт язмышы мәктәптә хәл ителә дигән гыйбарә бар. Сез моның белән килешәсезме?

– Милләт язмышы хәл ителүдә мәктәпнең роле зур. Ә миңа калса, иң беренче чиратта, милләтебезгә хөрмәт гаиләдә тәрбияләнсен иде. Балада үз халкына, теленә, гореф-гадәтләренә ихтирам хисләре булдыруны яшьтән үк башларга кирәк. Кызганыч, мәктәптә атнасына 3 сәгать татар теле укыту гына укучыда телгә һәм милләткә тулысынча мәхәббәт тәрбияли алмый. Бар нәрсә дә бергә алып барылганда гына нәтиҗә бирә. Ә мәктәпнең бурычы – әлеге үсешне тагын да нәтиҗәлерәк итү юлларын эзләү, үз милләтеңә булган мәхәббәтне тагын да тирәнәйтү.

Туган тел сезнең өчен нәрсә ул?

– Иң беренче сүзләрем әйтелгән, әти-әнием, әби-бабайларым сөйләшә, аралаша, аңлаша торган, миңа балачактан дөньяны танып белергә булышкан, чиксез яратуым һәм хөрмәтем булган тел.

Замана укучыларында татар теленә карата кызыксыну уяту авырмы?

– Кызганыч, бүген татар теле гариза язып укытуга кайтып калды. Шуңа да карамастан, әгәр укытучы балаларны кызыксындыра ала икән, гариза язу туган телебезне өйрәтүдә проблема була алмый. Мин үзем, беренче чиратта, татар теленең төрки телләр гаиләсенә керүенә басым ясыйм. Татар телен белсәң, төрки телләрне рәхәтләнеп өйрәнә, аңлый аласың. Икенчесе – татар теленең дәүләт теле булуын искә төшерәм. Татарстанда яшибез икән, без ике телне дә яхшы белергә тиеш. Мин әле инглиз теле дәресләрен дә алып барам. Ике тел арасындагы охшашлыкларны аңлатам. Татар телен белгән кеше инглизчәне дә бик яхшы өйрәнәчәк. Укучыларым кызыксынып укый.

Мәктәп эшен сайлавыгызга үкенмисезме? Яшьләргә мәктәптә эшләргә авыр, диләр бит

– Мин – Саба районының Олы Шыңар авылы кызы, 300 елдан артык педагогик стажы булган Мөхәммәтовлар, Шакировлар династиясе вәкиле. Әнием Резеда – татар теле һәм әдәбияты, география укытучысы. Карт бабам Мөхәммәт – Олы Шыңар авылында беренче җидееллык мәктәп төзетү эшен башлап җибәргән, директор вазыйфасын башкарган шәхес. Әнием ягыннан әбием Гөлтаһирә – «Татарстанның атказанган укытучысы» исеменә лаек булган белгеч. Бабам Рәшит гомерен студентларга белем бирүгә багышлаган. Нәселебездә 20 дән артык укытучы бар. Үз династиям белән горурлану мине дә әлеге һөнәргә бәйләде.

Юк, укытучы һөнәрен сайлавыма һич кенә дә үкенмим. Мин – һәрвакыт яңалыкка, үсешкә омтылучы кеше. Мәктәптә син беркайчан да бер урында гына утырмыйсың. Көненә ничәмә дистә бала белән очрашасың, аларга белем һәм тәрбия бирәсең. Укучылар белән аралашудан һәрвакыт көч, энергия алам. Алар шундый төрле: һәркайсы төрлечә фикерли, һәркайсының үз холык-фигыле, дөньяга үз карашы.

«Яшьләргә мәктәптә эшләү авыр» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Кайбер яшь укытучылар эшкә урнашкан беренче елларда ияләшә алмыйча, мәктәптән китә. Минемчә, яшь белгечләргә нәкъ менә әлеге чорда терәк булырга кирәк, монда җитәкченең дә роле зур.

Аллаһка шөкер, язмыш мине искиткеч коллектив белән очраштырды. 5 нче курста укыганда ук 146 нчы лицейга эшкә урнаштым. Коллективта яшьләрнең күп булуына шаккаткан идем. Яшь укытучы булуыма карамастан, беренче көннәрдә үк җылылык, ярдәм тойдым. Директорыбыз Диләрә Кәримова һәрвакыт яшьләрне үстерү, берләштерү ягында. Конкурска әзерләнгәндә хезмәттәшләремнең ярдәмен тою гына да канатлар куйды.

Балалар хәзер интернетта яши. Аларны аннан ничек тартып чыгарырга? Туган телне популярлаштыруда социаль челтәрләр ярдәм итә аламы?

– Интернеттан тулысынча тартып чыгару мөмкин түгел. Бәлки, әлеге процессны нәтиҗәле итү юлларын эзләргә кирәктер. Укучыларым белән бер дулкында булырга, замана белән бергә атларга тырышам. Интернетта вакыт үткәрү файдалы булсын өчен, өй эшләрен дә әлеге челтәргә бәйләп бирәм. Әкият укысак, әлеге әсәр буенча буктрейлер ясарга, әдип иҗатын өйрәнсәк, аның турында презентация ясарга, кызыклы фактлар табып килергә тәкъдим итәм.

Без яңа технологияләр чорында яшибез. Теләсәк тә, теләмәсәк тә, алар тормышыбызның барлык өлкәләренә дә үтеп керде һәм керә. Минем уйлавымча, социаль челтәрләр туган телне популярлаштыруда ярдәм итә ала. Мәсәлән, «Телеграм» каналында һәр сыйныф белән диярлек үз төркемебез бар. Төркемнең төп шарты – бары тик татар телендә аралашу, сорауларны татар телендә бирү. Укучыларым үзләре татарча стикерлар ясарга да ярата. Чатта аралашканда әлеге стикерларны кулланалар. Шулай ук «ВКонтакте»да татар телендә флешмоблар уздыру, видеолар төшереп, медиа-проектлар әзерләү, минем уйлавымча, татар телен популярлаштырырга ярдәм итә.

Иң яраткан тыныш билгегез?

– Сорау һәм өндәү.

Татар балалары арасында әтиәниләренә «мама», «папа» дип дәшүчеләр дә бар. Әниләре үзләре, шулай дисен, ди. Ярар, әйтсә, әйтсеннәр, дияргәме, әллә

– Минемчә, укучыларга тагын бер кат аларның татар милләтеннән булуына басым ясарга, телебезгә мәхәббәт уятырга, «әти», «әни» сүзләренең әһәмиятен аңлатырга кирәк.

Татар теле укытучысы булып баеп буламы?

– Барысы да үзеңнән тора. Бер урында гына утырып, үсешкә омтылмыйча, зур уңышларга ирешеп тә, матди якны яхшыртып та булмый. Хәзерге көндә укытучылар өчен грантлар, программалар күп. Мин университетта максатчан программа буенча белем алдым, махсус стипендия түләделәр. Узган ел «Безнең яшь укытучы» грантында беренче урынга лаек булдым. Татар теленнән тыш, инглиз теле белгече дә әле мин. Әлеге өлкәдә дә үсәргә тырышам, инглиз теленнән дә дәресләр алып барам. Педагогик стажым нибары 3 елдан артык булуга карамастан, икенче тапкыр «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашам. Беренчесендә район этабында 2 нче урынга лаек булып, шәһәр этабында катнаштым. Ә быел республика этабында җиңүгә ирешергә насыйп булды.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү