Шаһитларның берсе товар бушату урынына килгәч, бинага ут капканын күргән.
Чистайда склад базасы территориясендә котчыкмалы янгын чыккан. Бу хакта “KazanFirst” фаҗигане үз күзләре белән күрүчеләрнең социаль челтәрләрдәге хәбәрләренә таянып яза.
Көчле янгынның шаһитларыннан берсе, видео урнаштырып, Җиңүнең 40 еллыгы урамында урнашкан базада төтен һәм ялкын телләреннән кала берни дә күренмәвен язган. Ул шулай ук янып торган бинада бик каты шартлау тавышлары ишетүен, ә янгынның көчәйгәннән-көчәюен хәбәр иткән.
Кадрлардан күренгәнчә, һавага кара төтен күтәрелә. Аның ялкынын хәтта торак йортлар тәрәзәсеннән дә күрергә мөмкин. Видеода янгын урынына килүче ашыгыч хезмәтләр машиналарының “мигалка” тавышлары ишетелә.
МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, көймәләр өчен детальләр җитештерелә торган шәхси кою цехында янгын чыккан. коткаручылар 1 мең квадрат метр мәйданга җәелгән янгынны сүндергән. Беркемгә дә зыян килмәгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat