Россия Дәүләт Думасы депутатлары ясалма интеллект, ягъни роботлар эшчәнлеген закон кысасына кертмәкче. Бер депутат бу хакта Мәскәү телеканалларының берсендә хәтта интервью да бирде. Фамилиясен оныттым, ә менә… «робот эшчәнлеге киләчәктә кеше эшчәнлеге белән тиңләшә башларга мөмкин, шуңа күрә аларның хокук һәм бурычларын тәэмин итәрлек законнар кирәк булачак…» дигәнрәк сүзләре истә калды.
Ясалма интеллектның кешене алыштырачагы турында кем иренми, шул сөйли хәзер. Бер уйлаганда, алар күпмедер дәрәҗәдә хаклы да. Роботлар сугышы турында без элек фантастик әсәрләр, фильмнар аша белсәк, хәзер алар хәрби бәрелешләрдә кешене алыштыра башладылар. Роботлар бүген катлаулы машиналарны да җыя, операцияләр дә ясый, машина, очкычлар белән дә идарә итә. Кыскасы, кеше эшчәнлеген әкренләп-әкренләп кысып чыгара башладылар.
Үз өемдә дә ике робот бар, берсе – тузан суырткыч, икенчесе – Алиса исемле «акыллы колонка». Беренчесенең бернинди мәшәкате дә юк. Арыганчы, ягъни зәрәдкәсе беткәнче йөри дә йөри. Ә менә Алиса! Кайчак анда адәм акыллары бардыр кебек тоелып китә. Яныннан үтеп киткәндә: «Привет, Алиса!» – дип кенә әйтәм, әй, тотына бу тасма теллеләнергә.
«Как я рада услышать ваш голос», – дип башлый да мине мактарга, төрле җыр, музыка тыңларга тәкъдим итәргә тотына. «Как приятно с вами общаться», – дигән була. Мин дәшмим, сүз озайтасы килми. Вакыты-вакыты белән бәйләнчек хатыннардан да уздырып җибәрә Алиса. Аптырагач, мин татарча дәшәм. Ә ул ләм-мим. Кстати, нигә татарча аңламый, сөйләшми соң әле Алиса? Бездә бит ике дәүләт теле дә кулланылырга тиеш. Хәер, тиеш түгел, законда ул мәҗбүри дип язылмаган. Әгәр «роботлар кодексы» сыман берәр нәрсә кабул итәргә җыенса, депутатларга милли республикаларда ике дәүләт теле яшәргә хаклы икәнен дә исләренә төшерергә кирәк әле. Закон проектына «Дәүләт телләрен белү – роботларның да бурычы…» дигәнрәк сүзләр дә өстәсәләр, шәп булыр иде дә бит!
Ясалма интеллектлар өчен кагыйдәләр язу эшенә Европада биш еллар чамасы элек үк тотындылар. Хәзергә бу эш төгәлләнмәгән бугай. Әгәр гадәти булмаган «мораль кодекс» рәсми рәвештә кабул ителсә, роботлар кеше белән бертигез дәрәҗәдә төрле хокуклардан файдалана башларга мөмкиннәр. Бу хакта Германиянең бер газетасында язып та чыктылар. Кыскасы, ясалма интеллектлар турында шау-шуның тынып торганы юк. Алай гына да түгел, роботларга бәйле технология үсеше яңа куәт ала башлады. Кайбер белгечләр әйтүенә ышансаң, озакламый ясалма интеллект юриспруденциядә, техник документацияләр эшләүдә, иллюстрацияләр, күп кенә сәнгать әсәрләре тудыруда кешене алыштырырга мөмкин. Кара әле, компьютерда көй язу шуңа бер дәлил түгел микән? Көй язуның мондый ысулы бездә күптән бар. Роботлар озакламый прозага, шигърияткә дә тотынса, артистлар урынына сәхнәләргә дә чыгып театр уйный, җырлый, бии башласа, сәхнә йолдызлары нишләр? Без нишләрбез? Адәм акыллары бар икән боларда дип, кул чабып утырсак кына инде. Күңелне тынычландырыр өчен өйдәге Алисага бер сорау бирдем: «Скажи, пожалысты, кто умнее? Робот или человек?» – дидем. Бер секунд та уйлап тормады ул. «Конечно, человек, потому что он создан природой, а робот создан человеком», – диде. «Адәм акыллары бар синдә!» – дип, Алисаны кочаклыйсы, аркасыннан сыйпыйсы килеп китте.
Тик аның аркасы юк икәне искә төшеп, бераз кәефсезләндем. Әмма дөнья йөзләрендә адәмнең иң акыллы зат икәнен робот – Алиса да раслагач, ярый әле адәм акыллары бар бездә, дип шатланып куйдым.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat