Чыгымлы чыгарылыш кичәсе кемгә кирәк?

Әти-әниләр балаларына түгел, үзләренә бәйрәм ясый. Соңгы вакытта чыгарылыш кичәләре турында әнә шундый сүзләр ишетергә туры килә. Кесә генә чыдасын! Белгечләр санап чыгарган: бәйрәм оештыру һәр әти-әнигә 50 мең сумга төшәргә мөмкин. Тыйнаграк булучылар да, артыграк кыланучылар да бар. «ВТ» хәбәрчесе мәктәп белән саубуллашу чараларына әзерлек турында сорашты.

«Үзләре дә ике бөртек кенә»

Һәркем үзенчә чәбәләнә. Әти-әниләр арасында чыгарылыш кичәсен инде көздән үк уйлый башлаганнары да, әлегә моңа бөтенләй игътибар итмәгәннәре дә бар. Аңлашыла инде, авыл җирендә зурдан кубып бәйрәм уздыру гадәте юк. Биектау районының Коркачык авылында яшәүче хезмәттәшебез Илүсә Минһаҗева да, бу хакта уйлаган юк, ди. Аның улы Илхан быел 11 нче сыйныфны тәмамлый. Алар үзләре дә ике бөртек кенә. «Бәйрәмне 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар белән бергә уздырабыз. Беркая да ашыкмыйбыз. Балалар тынычлап имтиханнарын тапшырсын әле. Бәйрәм итәргә өлгерербез. Хәзерге вакытта «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә вальс биергә өйрәнәләр. Бар теләкләре – сынауны уңышлы тапшыру. Билгеле, укытучыларны да игътибарсыз калдырмаячакбыз», – ди Илүсә.

«Сентябрьдә үк башладык»

Шәһәрдәге хәлләр башкача. Казанда яшәүче Гүзәл Насыйбуллина әйтүенчә, әти-әниләр чыгарылыш кичәсенә әзерлек, «Соңгы кыңгырау» турында сентябрьдә үк сүз кузгаткан. Сыйныф чатының шуннан бирле тынганы юк икән. Аның улы Гадел быел 11 нче сыйныфны тәмамлый.

– Башта бу истәлекле вакыйганы кайда һәм ничек үткәрергә дип мәш килделәр. Аннары әле бер, әле икенче әйбергә акча җыю башланды. Чыгарылыш кичәсен үткәрү урыны белән «мөгез чыгарып» тормаска булдык. Иң гадәти бәйрәм итү ысулын – ресторанда утырып алуны сайладык. Балалар үзләре, коттедж арендалыйк, дигәннәр иде. Әмма моның мәшәкате күп, җаваплылык та зуррак. Инде ноябрьдә ресторанны арендалап куйдылар, кимендә 140 мең сумлык заказ бирү кирәк, диделәр. Әле бер өлешен түләп, бронь гына ясалган килеш, – ди Гүзәл Насыйбуллина. – Фотоальбом ясатуны да көздән башладык. Акчаны җыеп бирдек инде. Тиздән әзер булырга тиеш. «Соңгы кыңгырау»га сыйныф җитәкчесе махсус сценарий яздырырга киңәш итте. Моның белән шөгыльләнүче танышы бар икән. Аның белән элемтәгә кердек. Балалар шуның буенча әзерләнә. Аны язучы шулай ук кичәләр дә алып бара икән. Бәяләрен арзан дип табып, ресторанга да чакырырга булдык. Видеографны «Соңгы кыңгырау»га гына чакырачакбыз. Анысына шулай ук акча түләнгән инде. Укытучыларга бүләкләр, чәчәкләр алу, залны бизәү турында әле сөйләшә генә башладык. Боларына акча җыймаган әле. Вак чыгымнар тагын булыр дип уйлыйм. Акчаны сораган саен бирәбез, шуңа күрә чыгымнарның күпме китәчәген әйтә алмыйм.

Ул-кызлары 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы әти-әниләр дә бу күңелле мәшәкатьтән читтән калмый.

– Күпме сорыйлар, шуның кадәр бирәбез. Артыгын кыланмыйбыз, лимузиннар да чакыртмыйбыз, – ди Миләүшә Мөхетдинова. – Балаларыбыз кафега бара. Ун мең сумга төшә. Моннан тыш, киеме дә кирәк. Костюм базарда 6–7 мең торса, кибеттә тагын да кыйммәтрәк. Аяк киеме дә яңа кирәк. Фотозонаны бизәү, укытучыларга бүләкләр, вак-төякләр белән 25–30 мең сум акча китә инде ул.

«Балаларны ишетмиләр»

Минзәлә шәһәренең 2 нче мәктәбендә укытучы Гөлфинә Хамаева бүген чыгарылыш бәйрәмен үткәрү проблемага әйләнеп баруын әйтә. «Акчалы кешегә бернәрсә дә түгел. Ә менә һәр тиенен исәптә тотканнарга зур мәшәкатькә әверелергә мөмкин. Әле кредит, әҗәт дигән әйберләре дә булса?!» – ди ул.

Гөлфинә Хамаева узган ел 9 нчы сыйныфларны укытып чыгарган. Әти-әниләргә киңәш тә биргәләгән. Ул укытучыларга чәчәк бирү яклы. Гади букет. Чын йөрәктән бирелгән «рәхмәт чәчкәләре».

– Чыгарылыш бәйрәме – укытучылар белән саубуллашу, аларга, әти-әниеңә рәхмәт әйтү, зур тормыш юлына чыгу өчен фатыйха алу бәйрәме бит. Ресторан, кафеларда, ял базаларында һәр баладан фәлән мең сум акча җыеп, бәйрәм үткәрүгә бик тә каршы мин. Сыйныфта 30 бала булса, 300 мең була бит ул. Урыс әйтмешли, «ужас», – ди Гөлфинә Хамаева. – Соңгы көннәрдә бу мәсьәләгә кагылышлы фикерләрне ишеткәлим. Бер сыйныф зарлана: «Әниләр безне тыңламый, безнең базада үткәрәсе килми. 40 мең сумлык тамадалар да кирәкми. Әниләр үзләренә бәйрәм ясыйлар!» Чыннан да, бүгенге ата-ана балалар фикеренә колак салмый. Үзләре теләгәнчә эшлиләр. Балалар каршысында сыра шешәсе күтәреп эчеп йөрүчеләр дә булды минем тәҗрибәдә.

 Мөнәсәбәт

Мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме – 24 майда, чыгарылыш кичәсе 28 июньдә үтәчәк. Россия Мәгърифәт министрлыгы белдергәнчә, әлеге тантаналарны үткәргәндә дәүләт әләмен күтәрү, гимнын башкару, озак еллар бергә яшәгән һәм күпбалалы гаиләләрне хөрмәтләү, укучыларның әти-әниләре (шул исәптән дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән, махсус хәрби операциядә катнашучы) чыгышлары күздә тотылачак. Мәктәпләргә, елдагыча, укучыларның иминлеге өчен җавап бирү йөкләнгән. Акча җыю мәсьәләсенә килгәндә, «мәктәпләр акча җыймый, моны әти-әниләр үзләре хәл итә».

 Фикер

Сәмирә Сәгыйрова, КФУ студенты:

– Мин узган ел Түбән Кама шәһәрендәге 35 нче лицейны тәмамладым. Хәзерге вакытта 1 нче курста программистка укыйм. Чыгарылыш кичәсе кирәк, әлбәттә. Ни өчен дигәндә, традиция бит ул. Без генә уйлап тапкан әйбер түгел. Төрле мәктәп төрлечә бәйрәм итә. Монда бары чама хисен генә югалтмаска кирәк. Без исә чиктән узмадык. Әти-әниләрнең чыгымы болай да күп. Шуңа күрә аларның хәлен аңларга тырыштык. Чыгарылыш кичәсен ял базасында үткәрдек. Берничә параллель сыйныф җыелгач, чыгымнар да кимрәк булды. Бәйрәмгә әзерләнү 25–30 мең сумга төшкәндер. Укытучыга чәчәкләр, картина бүләк иттек.

Белгеч киңәше

Ләйсән Халикова, финанс киңәшчесе:

– Заманнан калышмаска тырышабыз. Техника да яңара, мода да үзгәрә. Ә моданың бәясе бар. «Модница»лар трендларны күзәтеп бара. Социаль челтәрдә реклама күп, блогерларга табыну да бар. Кызлар шуннан калышмаска тырыша. Чәчне ясату, бизәнү нормага керде. Бәйрәмнәр элеккеге кебек купшы булмаса да, чыгарылыш кичәсенә әзерләнү арзан дип әйтеп булмый. Без чыгарылыш кичәсен мәктәптә үткәрсәк, хәзер яшьләр ресторан, кафе, ачык һаваны, махсус мәйданчыкларны сайлый. Кейтеринг хезмәте чакыру актуаль. Кеше башына 3–5 меңнән дә ким түгел. Бәясе шул кафедагы кебек. Әле анда матур фотозоналар куялар. Анысы да чыгымнар сорый. Лимузиннар чакырту модадан китеп бара. Хәзер аның урынын минивэннар алды. Фотограф белән берәүне дә гаҗәпләндереп булмый. Фотога айфонга төшереп тә була. Альбом ясатуга да караш төрлечә. Күп кешегә кызык та түгел ул. Күпләр флешка, электрон форматта булса да җитә дип саный. Зур оешмалар акчаны кыйммәт сорый. Шуңа оештырганда үзмәшгульләр хезмәтеннән файдалану чыгымнарны киметергә ярдәм итәчәк. Әйтик, торт ясаучы, декоратор, кием тегүчеме, видеога төшерүчеме – һәр өлкәдә менә дигән белгечне табарга мөмкин.

Бәяләр

Чыгарылыш альбомы – 2500–5000

Ресторанга бару (бер кешегә) – 4000–10 000

Укытучыларга бүләк – 5000–20 000

Күлмәк, өс-баш  – 8000–25 000

Аяк киеме – 6000–10 000

Залны бизәү – 10 000–15 000

Чәчәк бәйләме – 3500–5000

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү