Россиядә югары белем бирү системасын яңарту бердәм дәүләт имтиханнарына бернинди йогынты да ясамаячак. Бу хакта илнең мәгърифәт министры урынбасары Константин Могилевский шулай дип белдерде. Шул ук вакытта депутатлар олимпиада җиңүчеләрен БДИдан азат итү турында да фикер алышырга җыена.
Югары белем бирүнең яңа моделе өч этаптан тора: төп югары белем, махсуслаштырылган магистратура һәм профессиональ аспирантура. Хәзерге вакытта ул Россиянең алты вузында сынау үтә. Яңа белем системасына тулысынча күчү киләсе елда башлана.
Константин Могилевский белдергәнчә, югары белем өлкәсендәге үзгәрешләр чит ил гражданнары өчен квоталар системасына кагылмаячак. Министрлык студентларны сайлап алу, әзерләү сыйфатын яхшырту өчен, аларны бүлү механизмын камилләштерүне дәвам иттерәчәк.
«Гадел Россия» партиясеннән Дәүләт Думасына олимпиадаларда җиңгән укучыларны БДИдан азат итүгә бәйле закон проекты кертелгән. Авторлар фикеренчә, олимпиадада катнашу бу инде югары әзерлек дигәнне аңлата. Имтихан исә психологик яктан киеренкелек тудыра, акыл ярышларына нәтиҗәле итеп әзерләнергә комачаулый.
– Министрлык бу хакта депутатлар белән фикер алышырга әзер. Әгәр мондый тәкъдим бар икән, димәк, ихтыяҗ да бар. Тик монда БДИ һәм олимпиадаларның максатлары төрле булуын исәпкә алырга кирәк. Имтихан федераль белем бирү стандартын өйрәнүне тикшерсә, олимпиада талантларны ачыклауга юнәлдерелгән, – ди Константин Могилевский.
Республика олимпиада үзәге директоры Гөлнара Исламова әйтүенчә, «Олимпиада җиңүчеләрен БДИдан азат итү кирәкме, юкмы?» – дигән сорауга җавап бирү өчен башта бу хакта фикер алышырга кирәк. Республика олимпиадалары призерлары, җиңүчеләренә, вузларга кергәндә, өстәмә баллар бирелә. Укырга керү өчен ташламалар бирә торган ярышлар күп. Моны һәр вуз үзе хәл итә.
– Бөтенроссия укучылар олимпиадасы иң катлаулы дип санала. Ул 24 фәннән үтә. Әйтик, узган ел ярышларда 7 миллионнан артык укучы катнашкан. Призер дипломы яки йомгаклау этабында җиңү – олимпиададагы төп хыял. Аның дипломы укырга кергәндә шактый ташламалар бирә һәм югары бәяләнә. Нәтиҗәсе дүрт ел гамәлдә һәм ул әлеге фәннән вузларга сынаусыз керү мөмкинлеге бирә, – дип, мөмкинлекләрне аңлатты Гөлнара Исламова.
Кайбер балалар өчен олимпиада юлы моның белән генә бетми: халыкара ярышлар бар. Кагыйдә буларак, аларда йомгаклау этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән егет-кызлар катнаша.
Балтач районының Норма мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучысы Диләрә Хаҗиева инде дүрт ел дәвамында белемен төрле бәйгеләрдә сыный.
– Ел саен районда рус һәм татар теле олимпиадаларыннан призлы урыннар яулыйм. Республика олимпиадасы призеры мин. Бер яктан карасаң, олимпиада җиңүчеләрен БДИдан азат итмәсәң дә була. Ни өчен дигәндә, анда җиңүчеләр, һәрхәлдә, дәүләт имтиханын гына тапшыра алачак инде. Ә икенче яктан, олимпиадага бик күп көч һәм вакыт әрәм итәргә туры килә. Шуңа күрә андый укучыларга ташламалар булса, бик әйбәт булыр иде, – ди Диләрә Хаҗиева.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat