Мәскәүгә алдылар: Рафаэль Шәвәлиев РКБдан китте

Татарстанның төп хастаханәсе РКБда җитәкчелек алмашынды. Соңгы елларда баш табиб булып эшләгән Рафаэль Шәвәлиев Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы департаментына күчә. Аның урынына Айдар Баһаветдинов билгеләнде. Моңа кадәр ул баш табибның поликлиника эше буенча урынбасары иде.

РКБның матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Рафаэль Шәвәлиевне шәхсән үзе чакырган. Сүз дә юк, Шәвәлиевнең китүе – РКБ өчен генә түгел, республиканың бөтен сәламәтлек саклау тармагы өчен зур югалту. Тугыз ел балалар клиник хастаханәсен җитәкләгән Рафаэль Шәвәлиев 2018 елда РКБның баш табибы итеп билгеләнде. Шул вакыт эчендә РКБ республикада гына түгел, бөтен Идел буендагы иң алдынгы һәм абруйлы дәвалау оешмасы булып танылды. Башкарылган эшләр күп, барысын да санап чыгу мөмкин түгел. Соңгыларын искә алсак, әйтик, 2022 елда РКБ беренчеләрдән булып, цифрлы клиника дәрәҗәсен раслый торган HIMSS халыкара сертификациясен узды. Көчле дигностика, дистәләрчә уникаль операция, санавиация, реанимобиль… Болар бар да – Рафаэль Шәвәлиев эшләгән чордагы хезмәт нәтиҗәсе. Иң зур сынау исә, аңлашыла инде, коронавирус инфекциясе булды. Татарстанда вакытлыча ачылган инфекция госпитальләренең иң зурысын РКБ базасында оештырдылар. Рафаэль Шәвәлиев атна саен диярлек “кызыл зона”га кереп хасталарның хәлен белеште. Бу чорда ул хезмәттәшләре белән бергә сынау узды һәм моңарчы күрелмәгән тәҗрибә туплады.

Иң мөһиме Рафаэль Шәвәлиев – кала белән сала арасын якынайткан шәхес. Нәкъ менә ул эшләгән елларда РКБда күчмә хастаханәләр пәйда булды. Шул рәвешле бүген авылда яшәүчеләргә вакытында тиешле медицина ярдәме күрсәтелсен өчен барлык шартлар тудырылды. Эш нәтиҗәләре турындагы һәр сөйләшүне дә «иң мөһиме халыкка тиешле ярдәм күрсәтелде» дигән сүздән башлый ул.

Фото: РКБның матбугат хезмәте

Рафаэль Шәвәлиев РКБда көчле табиблар командасы да булдырды. Яшерен-батырын түгел: көчле команда эшләгән җирдә таләпләр дә зурдан була. Әмма кайсы гына белгеч белән сөйләшмә, һәркайсы эшләгән урынын да, баш табиб турында да бары яхшы яктан телгә ала. Рафаэль Шәвәлиев үзе дә командасы турында «тәмләп» сөйләде. «ВТ»га биргән әңгәмәләрнең берсендә:

– Бүген Республика клиник хастаханәсендә көчле команда эшли. Безнең белгечләр клиника белән генә чикләнми, республиканың башка оешмалары белән дә хезмәттәшлек итә. Алар даими рәвештә белемнәрен арттырып тора. Мәскәүдә дә, чит илдә дә укыйбыз. Хастаханәдәге һәр бүлек мөдире инглиз телен белә. Бездә эшләүче һәр табибның үзенең укучылары бар. Алар бездә стажировка узып, районнарда эшли. Безгә дәваланырга чит төбәкләрдән – Мәскәү, Чуашстан, Ульяновск, Башкортстан, Удмуртиядән килүчеләр шактый. Удмуртиядән берничә табиб безгә эшкә күчте. Мәскәүдән күченеп кайткан табибларыбыз да бар. Бу – бер безнең генә түгел, бөтен Татарстанның дәрәҗәсе, абруе югары дигән сүз. Бүген республика медицинасы, гомумән, бик югары бәяләнә, – дип сөйләде.

Саубуллашканда Рафаэль Шәвәлиев үзе белән бергә эшләгән һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерде.

– Безнең клиника ярдәмгә мохтаҗ һәркемгә булышырга сәләтле. Аның моның өчен барлык мөмкинлекләре дә бар. Уртак эшебезгә – кеше гомерен саклау, кеше сәламәтлеген кайгыртуга өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәт әйтәсем килә. Мин һәрвакыт сезнең белән. Республика сәламәтлек саклау тармагының төп флагманы дигән югары дәрәҗәне алга таба да сакларсыз дип ышанам, – диде ул. Үзенә дә сәламәтлек телик!

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү