Казанда эшчеләр биш ел элек үлгән ир-атның мумиясенә тап булган

Казанның Мусин урамындагы бер йорт фатирында мумиягә әйләнгән ир-ат мәетен тапканнар. “KazanFirst” үз чыганаклары мәгълүматларына таянып язганча, коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре су һәм канализация торбасын алыштыру өчен бер фатирның ишеген ватып кергән. Анда алар мумиягә әйләнгән ир-ат мәетен күреп шок халәтендә калган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, фатир хуҗасының мәете булырга тиеш бу.

Фатирда 1966нчы елгы ир-атның яшәгәнлеге мәгълүм. Мәет 5 ел чамасы яткан булырга тиеш. Ир-атның үлеме сәбәбен ачыкларга туры киләчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү