Тукай премиясе. Аның дәрәҗәсе һәм аңа карата игътибар кимүдә кем гаепле?

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә кадәр бер атналап вакыт калды. Күптән түгел без аның Казан үзәгендәге һәйкәле янында уза торган Шигърият бәйрәменең урынын үзгәртү җәһәтеннән «тавыш чыгардык». Чиратта – Тукай исемендәге Дәүләт премиясе. Инде күптән бу бүләк тирәсендә бу кадәр тынлыкның күренгәне юк иде кебек.

Шулай да «Татар-информ» агентлыгы журналистларны матбугат очрашуына җыйды. Атамасыннан күренгәнчә, ул нәкъ тә быелгы премиягә дәгъва кылучы кандидатларга багышланган булырга тиеш иде. Кызганыч, сөйләшү анда кадәр барып җитә алмады. «Кем лаек?» түгел, ә күбрәк «Премиянең дәрәҗәсе һәм аңа карата игътибар кимүдә кем гаепле?» соравына җавап эзләделәр. Тукай бүләге турында халык бөтенләй белми, дип аһ иттеләр. Хәер, «Татар-информ» әзерләгән видео-сораштыру Казан базарларының берсендә төшерелгән иде. Берәүне дә кимсетәбез килми, әмма һәр нәрсәнең үз урыны була. Базарда сату итеп, көн күрүче әбекәйләргә югары сәнгать әсәрләре өчен бирелә торган Дәүләт бүләгенең төшенә дә кермәве – гаеп эш түгел.

Яшьтәме хикмәт?

Ничек кенә булмасын, матбугат очрашуында бер сәгать вакытыбызны уздырганбыз икән, кайбер фикерләрне сезнең хозурга да тәкъдим итик. Очрашу вакытында әледән-әле премиянең «яше» турында сүз кузгатылды. Әйтик, берничә мәртәбә Гомәр Бәшировның Тукай бүләген нибары 95 яшендә алганлыгы әйтелде. Имеш, менә парадокс: әдип совет чорында иң мәртәбәле саналган Сталин премиясен – 1951 елда, ә Тукай премиясен нибары 1996 елда гына ала. Чираты җитмәдеме икән?.. Һәрхәлдә, чират дигәннәре турында ел саен ишетергә туры килә. Әле тагын кандидатларны бәяләгән вакытта «ул озын-озак гомерен иҗатка багышлады» дияргә дә яраталар. Гәрчә премиянең нигезләмәсендә бу турыда сүз булмаса да.

Яшь турында сөйләшүләр моның белән генә бетмәде, билгеле. Тукай премиясенең яшьләргә сирәк бирелүенә дә әледән-әле басым ясап әйттеләр. Югыйсә бернинди каршылык юк кебек. Әлеге дә баягы нигезләмәдә «премиягә фәлән яшьтән өлкәнрәкләр генә дәгъва кыла ала» кебек сүзләр юк бит. Иң мөһиме син «һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсендә иҗат ителгән күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәренең» авторы булырга тиеш. Бу кадәр үк камил әдәбият һәм сәнгать әсәрләре бармы бездә, юкмы – анысы икенче мәсьәлә. Яшь иҗатчылар арасында бармы андый талантлар? «Яшьләргә дә бирергә кирәк», – дип лаф оручылар менә шушы сорауга җавап биреп, конкрет мисаллар белән сөйләшсен иде. Бәлки, шуннан соң яшьләргә дә игътибар артыр. Аннан соң, бәлки, эш аларның үзләрендәдер? Бәлки аларга Тукай премиясе кирәксез яки кызык түгелдер? Әмма, ни гаҗәп, премияне яшь калыбына салып карау гадәте ел саен кабатланып тора.

Журналистлар гаепле!

Премия турында да, премиягә дәгъва кылучылар турында да, аны алган кешеләр турында да белмиләр. Һәм моңа журналистлар гаепле. Бер без генә түгел, билгеле, әмма гаепле. Матбугат очрашуында яңгыраган фикерләрнең чираттагысы бу. Премиягә дәгъва кылучыларның әсәрләренә тиешле анализ ясалмый, алар турында мәгълүмат бирелми, шуңа алар турында халык белми. Ягъни иҗат әһелләренең пиар-кампаниясе белән журналистлар шөгыльләнергә тиеш булып чыгамы? Очрашуда катнашкан шагыйрь, Тукай премиясе иясе Зиннур Мансуров башта бу җәһәттән бик кискен фикерләр әйтсә дә, ахырга таба «йомшара» төште, һәм бу эшне тәнкыйтьчеләр, әдәбият һәм сәнгать белгечләре башкарырга тиешлеген ассызыклады. Ләкин, кем әйтмешли, безнең бакчага таш төшкән иде инде.

Премиягә дәгъва кылучыларны халыкка таныту турында сүз чыккач, күптән түгел булган бер хәл искә төште. Быелгы кандидатларның берсе турында мәкалә әзерләгәндә, аның үзенә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Тик, ни кызганыч, ул кандидат сорауларыбызга җавап бирергә вакыт таба алмады.

Сүнми дә, сүрелми дә

Ә асылда – һаман бер сүз. Тукай премиясе тирәсендәге проблемаларның электән булуын Татарстан Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов та сөйләде.

– 2002 елда «Восточный экспресс» газетасында басылган культуролог, тарих фәннәре кандидаты Резеда Даутованың бер мәкаләсенә тап булдым. Анда да нәкъ без сөйләшкән сүзләр әйтелә. Беренчедән, девальвация, ягъни дәрәҗәсе төшү турында берничә кат кабатлана. Икенчедән, яшьләргә әз бирелүе ассызыклана. Аннан соң, премиянең танылу алмаган әсәрләр өчен бирелүе турында сүз бара. Татар мәдәниятенә караган әсәрләрнең Татарстаннан читтә танылу алмавы проблемасы да күтәрелә. Бу – 23 ел элекке мәкалә. Һәм мондый проблемалар 1990 нчы еллар ахырында да, 2000 нче еллар башында да, бүген дә яңгырый, – диде ул.

Димәк, инде күптән премиягә яңа караш ташларга кирәк булып чыга түгелме соң? Бәлки, татар җәмәгатьчелегенә, матбугат очрашуы җыеп, кемнең гаепле булуын эзләгәнче, бу мәсьәләне уртага салып сөйләшергә, кандидатларны, премиянең тарихын яхшы белгән кешеләр белән фикер алышырга кирәктер? Бу юлларны укыгач, «Андый сөйләшүләр булды инде», – диючеләр дә табылыр. Андыйларга мөрәҗәгатем шул: нәтиҗәләренә дә төртеп күрсәтегезче. Чөнки башка дәрәҗәләрдә дә буш сөйләшүләр җитәрлек бүген. Милли сәнгатебезнең иң дәрәҗәле, иң югары, татар (һәм татар булмаган) зыялыларның карап торган премиясе турында мондый бәхәсләр, гомумән, чыгарга тиешме соң ул?

***

Һәм ахырдан. Кызганыч, бүген күпләр халык, татар җәмәгатьчелеге өчен азмы-күпме кызыклы булган, игътибарны җәлеп итә торган сорау-мәсьәләләр турында сөйләшкән вакытта анализ турында бөтенләй онытабыз. Гаеплеләрне эзләү, шау-шу тирәсендә үз исемеңне күрсәтергә омтылу, төрле юллар белән проблеманы күпертү, акыл сату – кем кайсы юлны сайлый. Менә шулар белән мавыгып, асылына кадәр төшеп җитмибез түгелме? Тәнкыйтьләнгән чаралар уза тора, премияләр өләшенә тора, ә сөйләшүләр… Ә сөйләшүләр төгәл бер елга тынып тора да аннан барысы да яңадан кабатлана. Я, бу боҗраны кем өзә?

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү