Ромашка төнәтмәсе
Ул йокысызлыктан коткара, нерв системасын көйли, тынычландыра. Әлеге төнәтмә организмны вируслардан да саклый. Әмма аны астмадан интеккән кешеләргә эчәргә ярамый!
Җылы сөт
Сөт – «табигый антидепрессант». Ул организмны тынычландыра, кеше тынычлап йоклый.
Бөтнек чәе
Ул арыганны баса, вирусларга каршы тора. Бөтнек чәе ашказаны белән эчәк авырулары вакытында да файдалы. Моннан тыш ул кан басымын төшерә, кандагы шикәр күләмен көйли.
Кокос суы
Ул В витаминына бай. Стресстан коткара. Составында булган калий һәм магний исә тынычландыра.
Чия согы
Чия согы йокы гормонына уңай йогынты ясый, тынычландыра. Нерв системасына яхшы тәэсир итә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat