1,4 триллион сум акча, 11 мең эшчегә кытлык һәм чүп ягу заводының киләчәге. Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының тугызынчы утырышында депутатлар көн тәртибендәге төп мәсьәлә – республика Хөкүмәтенең 2024 елдагы эшчәнлеге турындагы хисапны тыңлады. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ярты сәгатьтән дә озаккарак сузылган чыгышында кемнәр белән горурлануын да әйтте.
Утырышның көн тәртибенә барлыгы ун мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән биш республика һәм өч федераль закон проекты каралды. Тик бу юлы депутатларның игътибар үзәгендә Хөкүмәт җитәкчесе доклады булды. Премьер-министр былтыр башкарган эш турында озак һәм тәфсилләп сөйләде.
- Соңгы алты елда Татарстан ышанычлы рәвештә инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар тудыру рейтингында икенче урында тора. 2024 елда инвестицияләр күләме 1 триллион 435 миллиард сум тәшкил иткән. Чагыштыру өчен, алдагы елда – 1,1 триллион сум.
- Бер ел эчендә барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 1,9 миллиард сум акча кергән. Федераль бюджетка 1 триллион сумга якын акча киткән.
- Татарстан дүртенче ел 3 миллион квадрат метрдан күбрәк торак төзи. Әлеге күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында – беренче, ил күләмендә – бишенче урында. Татарстанда бер кешегә 29,9 квадрат метр торак туры килә. Капиталь ремонт программасы буенча 748 күпфатирлы йортны тәртипкә китергәннәр, нәтиҗәдә республикада яшәүче 166 меңнән артык кешенең торак шартлары яхшырган.
- Былтыр 167 миллиард сумлык 3,7 мең социаль объект төзелгән. «Укучылар тагын да тырышыбрак укысын өчен» тиешле шартлар тудырыла. Шулай ук, узган ел Камал театрын сафка бастырдылар.
- 2024 елда республикада юл хуҗалыгы өлкәсендә моңарчы күрелмәгән күләмдә – 200 миллиард сумлык эш башкарылды. Казан метрополитенында «Фучик» станциясеннән «Сахаров» станциясенә кадәр икенче линия төзү эшләре дәвам итә.
Башкарылган эшләр белән беррәттән, Алексей Песошин алда торган бурычлар турында да әйтте.
– Татарстанда коммуналь челтәрләрнең озынлыгы 27 мең чакрым тәшкил итә, аларның өчтән бере тузган. Шул исәптән 5,7 мең чакрымы – су белән тәэмин итү челтәрләренә, 2 мең чакрымы – су үткәрү торбаларына, тагын 1 мең чакрымы җылылык челтәрләренә туры килә, – диде Премьер-министр. – 2023 елдан бирле ТКХны яңартуга бәйле федераль программа гамәлдә. Ике елда 4,5 миллиард сумлык эш башкарылган, 128 чакрым озынлыктагы торбалар яңартылган. Челтәрләр тузуын исәпкә алып, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика программасы кысасында 10 миллион сум акча бүлеп бирде.
Акча дигәннән, Хөкүмәт җитәкчесе район җитәкчеләренә балалар бакчалары, мәктәпләр төзегәндә игътибарлырак булырга киңәш итте. Аның әйтүенчә, еш кына социаль объект төзегәндә биредәге балалар саны исәпкә алынмый. «Артык чыгымнарга юл куймас өчен, Икътисад һәм Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыклары яңа программалар әзерли», – диде Алексей Песошин. Капиталь ремонт тармагында да шул ук хәл. «Районнардан моннан 10–15 ел элек төзелгән объектларны ремонтларга акча бүлеп бирүгә бәйле гаризалар еш килә башлады. Бу уңайдан, объектлардан дөрес һәм тиешенчә итеп файдалануга бәйле сорау килеп туа», – диде Премьер-министр. Ягъни саграк эш итәргә кирәк.
Алексей Песошин кадрлар кытлыгы мәсьәләсенә дә аерым тукталды. «Татарстандагы зур сәнәгать предприятиеләренә генә дә 11 мең эшче җитми. Аларның 80 проценты – төрле квалификациядәге эшчеләр», – диде ул. Ә менә бәби табучылар сөендергән. «Соңгы 12 елда күпбалалы гаиләләр саны 2,4 тапкыр артып, 24 меңнән 58 меңгә кадәр җитте. Әлеге гаиләләрдә 185 мең бала үсә. Бу – безнең горурлык һәм терәк!» – диде Алексей Песошин.
Премьер-министрга депутатларның да сораулары шактый җыелган. Төшке ашка таралышыр алдыннан вакытны бик озакка сузмас өчен, Хөкүмәт язмача җавап бирәчәк, дип килештеләр. Алай да алты кеше сорау биреп өлгерде. Аерым алганда, депутатлар республикада пилотсыз очу аппаратларыннан саклану өчен нинди чаралар күрелүе турында кызыксынды. «Моңа бәйле барлык мәгълүматны ачыктан-ачык әйтеп бетерә алмыйбыз. Татарстанда гадәттән тыш хәл турында тиз арада мәгълүмат җиткерә торган «Чистое небо» үзәге оешты. Шулай ук очу аппаратларын танып белү һәм бу хакта тиешле органнарга хәбәр җиткерүгә бәйле система да гамәлдә. Әйе, соңгы арада республикада урнашкан объектларга һөҗүм итү очраклары булды, шул ук вакытта, моңа бәйле инцидентлар юк. Казан аэропортында «Ковер» операциясе дә азрак кертелә хәзер. Бу – очраклылык түгел, ә федераль һәм республика дәрәҗәсендә күрелгән чаралар нәтиҗәсе», – диде Алекей Песошин.
Чистарыну икеайлыгы дәвам иткән көннәрдә чүп чыгару турында да сорадылар. «Чүп ягу заводы – «авырткан җир». Әгәр ул тормышка ашса, завод көнкүреш калдыклары белән эшләүне шактый җиңеләйтәчәк. Тик бүген әлеге мәсьәлә ачык кала. 2023 елның 1 августыннан инвестор проект буенча эшләүне вакытлыча туктатты», – диде Премьер-министр. Аның сүзләренә караганда, республика моңа бәйле кирәкле документларны әзерләү, проектны гамәлгә ашыру өчен тиешле инфраструктура булдыруга бәйле үз йөкләмәләрен тулысынча үтәгән. «Әлеге мәсьәлә федераль дәрәҗәдә карала. Акча – инвесторныкы», – диде Хөкүмәт җитәкчесе.
Утырышта Татарстан Рәисе вазыйфасына кандидатка карата таләпләрне дә тәгаенләштерделәр. Депутатлар республиканың Сайлау кодексына үзгәрешләр кертә торган законны кабул итте. Озын сүзнең кыскасы: Татарстан Рәисенә кандидат итеп Россия Федерациясендә даими яшәүче, пассив сайлау хокукына ия, тавыш бирү көненә 30 яшькә җиткән РФ гражданины тәкъдим ителә алачак. Соңгысы – сентябрьдә узачак сайлауга әзерлек.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat