Былтыр Казан мәчетләренең берсендә Корбан бәйрәме алдыннан сарыкларны документсыз гына кертергә омтылганнар. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сөйләде. Бу хатка»Татар-информ» яза.
«Ел саен документсыз кертү омтылышы булганда, сарыкларны кире җибәрәбез», – ди ул.
«Соңгы мизгелгә кадәр ул кешеләр барыбер сөйләшеп, хәл итеп булыр дип уйладылар. Төрлечә тырышып карадылар, барыбер саттырмадык, аларга сарыкларны кире җибәрергә туры килде. Карантин узмаган, каннары тикшерелмәгән терлекләр бит алар, кешеләр дә авырый башласа, бу инде җинаять җаваплылыгы. Быел алай документсыз читтән алып керү омтылышлары булмас дип уйлыйм», — диде Габделхак Мотыйгуллин.
Ул сарыкларда тилчә, бруцеллез һәм башка авырулар чыгып торуын искәртте. Йогышлы авырулар килеп чыкмасын өчен, Корбан бәйрәменә Татарстанда үстерелгән сарыкларны сатып алу турында искәртте. «Кешеләр колак сала. Соңгы ике елда Корбан бәйрәменә чит төбәкләрдән сарыклар кертеп сатылмады. Ел саен документсыз кертү омтылышы булганда, сарыкларны кире җибәрәбез», — диде ведомство вәкиле.
Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, былтыр республикада төрле мәйданчыкларда 13 мең 133 сарык чалынган, шул исәптән 4 мең 885 баш сарык — Казанда. Республика башкаласыннан 60 тоннага якын биологик калдыклар чыгарылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat