Ашаганың ашмы? Атланмай һәм сыр сайларга өйрәнәбез

Кибет киштәләрендә ялган товар арта. Бу турыда белгечләр әледән-әле әйтеп, кисәтеп торса да, хәлләр уңай якка үзгәрми. Сәбәбе нидә? Гади сатып алучы ялган товарны сыйфатлысыннан аерып ала аламы? Җитештерүчеләр атланмай һәм сыр әзерләгәндә нинди җитешсезлекләргә юл куя? Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясендә узган очрашуда күп кенә ачы хакыйкатьне белеп кайттык. Биредә ризыкка авызга кабып бәя бирделәр.

Узган ел инспекция рәсми лабораторияләрдә 350 төр продуктны тикшергән. Шуларның 140 төре сыйфат һәм куркынычсызлык таләпләренә туры килмәгән. Күпчелек ризыкларда «ит җилеме» (мясной клей) кебек сәламәтлек өчен куркыныч өстәмә кушылганы ачыкланган. Ул ризыкның дымлылыгын, нәтиҗәдә аның авырлыгын 25 процентка арттыра. Лабораторияләрдә тикшерелгән сырларда да фальсификат билгеләре булуы ачыкланган. Кайсы майлылык-ачылык таләпләренә җавап бирмәгән, кайсында үсемлек майлары табылган. Атланмайда да шул ук хәл.

– Федераль ведомстволар һәм җитештерүчеләрнең төрле берлек-союзлары сөт, сыр, майларда ялган продуктның кимүен әйтә. Ләкин без ишеткән сүзләр, саннар моның киресен күрсәтә, – ди Россия кулланучылар берләшмәсе рәисе Алексей Корягин.

Җитәкче моның сәбәбен контроль булмаудан күрә.

– Без фальсификат өчен җинаять җаваплылыгы кертергә кирәк дип саныйбыз. Бу фикерне Дәүләт Думасында кайбер депутатлар да хуплый. Без ачыктан-ачык ялган товар сату очраклары белән очрашабыз. Сәбәпләре гади. Чөнки контроль-күзәтчелек чаралары чикләнгән. Сыйфатсыз товар җитештерүчеләр шуннан бик оста файдалана. Ә бит күп авыруларның сәбәбе – фальсификат, – ди Алексей Корягин.

Билгеле булганча, Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе ара-тирә белгечләр белән бергә төрле ризыкларның сыйфатын тикшерә. Бу юлы оешмада 72,5 процент майлылыктагы җиде төрле атланмай һәм «Российский» сырының биш төрен тәмләп карадылар. Үрнәкләр арасында Россиядә дә, Татарстанда да җитештерелгәннәре бар иде. Сораштыру вакытында кешеләр нәкъ менә шушы ризыкларны сайлаган. Белгечләр (контроль-тикшерү органнары, тәҗрибә үткәрү лабораториясе, министрлыклар һәм ведомстволар, җитештерүчеләр һәм сәүдә челтәрләре вәкилләре) әлеге продуктларны тәм, төс, ис, тышкы кыяфәтләренә карап бәяләде.

– Без якынча 40 төрле сыр һәм атланмай сатып алдык. Алар арасыннан иң яхшыларын сайлап алып, белгечләргә тәкъдим иттек, – диде инспекциянең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова.

Атланмай һәм сыр – көндәлек тормышта иң еш кулланыла торган ризык. Бүген Татарстанда тәүлегенә 465 мең тонна сөт савып алалар, оешмаларда 4,4 мең тонна сөт эшкәртелә. Узган ел 2023 ел белән чагыштырганда әзер сөт продукциясе 3 процентка арткан. Сырлар – 9,9, ә эшкәртелгән сөт – 5,2 процентка. Шул ук вакытта атланмай һәм әчкелтем продукцияне азрак җитештерә башлаганнар.

– Атланмай – тиз бозыла торган продукт. Ә мондый ризыкны куллану эчәк авыруларына китерергә мөмкин. «Сыр» һәм «сыр продукты» дигән төшенчә бар. Сырдан аермалы буларак, сыр продукты составында үсемлек маеннан әзерләнгән сөт маен алыштыра торган матдәләр булырга мөмкин. Ризыкның төргәгендә бу турыда мәгълүмат булырга тиеш, тик кайбер җитештерүчеләр моны күрсәтеп торуны кирәк дип санамый, – диде Розалия Арсланова.

Белгеч әйтүенчә, кибеттә сатыла торган ризыкларның арзан бәясенә кызыгырга ярамый.

– Бер килограмм яхшы сыр ясар өчен якынча 20 литр сөт кирәк. Аңа әле җитештерү, төргәк, сәүдә үзәкләренә китереп җиткерү, кибет куйган бәяләр дә кушыла. Шуңа күрә яхшы сырның бер килограммы 800 сумнан да арзанрак була алмый. Бүген тәмләп карауга тәкъдим ителгән үрнәкләр арасында 750–1300 сумлык сырлар иде, – диде Розалия Арсланова.

 

Белгечләр иң яхшы дип тапкан ризык

Атланмай

«Крестьянское» (ТМ «Вкусняев», «Алабуга Сөте» җәмгыяте, Алабуга)

«Очень важная корова» («Зеленодольский молочный комбинат», Зеленодольск)

«Азбука сыра» («Азбука сыра» җәмгыяте, Мамадыш)

Сыр

«Азбука сыра» (Азбука сыра» җәмгыяте, Мамадыш)

«Сыробогатов» («Первая линия», Свердловск өлкәсе)

«Әлмәт сөт комбинаты» («АМК», Әлмәт)

Сырның сыйфатын ничек тикшерергә

  1.  Сырның рәсемнәре («күз»ләре) ачык һәм зур булырга тиеш.
  2.  Кабыгы – тигез һәм юка.
  3.  Сыр уртача катылыкта булырга тиеш. Аның артык йомшак булуы – өлгереп җитмәвен яки үсемлек майлары күп кушылганны, каты булуы тиешле вакыттан озаграк тотуны аңлата.
  4.  Сыр кабында «сыр» дигән язу булу мөһим.
  5.  «Россия» сыры тигез, ак һәм ачык сары төсләрдә булырга тиеш.
  6.  Гадәти сырда күгәрек булырга тиеш түгел.
  7.  «Россия» сырында бераз гына әчкелтем тәм булуы хуплана.
  8.  Иң яхшы сырлар август айларында өлгерә.

 

Атланмай сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

  1.  Белгән җитештерүчеләрдән алырга тырышырга кирәк.
  2.  Атланмай артык йомшак булырга тиеш түгел.
  3.  Мөмкинлек булса, иснәп карарга кирәк.
  4.  Өслеге саргаеп торган атланмайны шулай ук алырга киңәш ителми.
  5.  Иң яхшы атланмай – җәйге айларда савып алынган сөттән ясалганы.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү