Әгъзам Гобәйдуллин: «Иртәгәне уйлап, бүгенге белән яшик»

21 апрельдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин белән бу өлкәдәге яңалыклар, уңышлар һәм авырлыклар турында сөйләштек.

– Әгъзам Саматович, сүзебезне җирле үзидарәләр реформасы турындагы закон проекты тирәсендә барган фикер алышулардан башлыйк әле. Узган ел ахырында да, ел башында да бу мәсьәлә тирәсендә шактый гына сүзләр, фикерләр яңгырады. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та үз сүзен әйтте. Безне ишеттеләр дә. Моны җиңү дип бәяләп, тынычланырга буламы инде?

– Татарстан өчен моның әһәмияте бик зур, ләкин «җиңү» үк дип әйтмәс идем, чөнки без көрәшмәдек бит. Без аны халыкның теләген, сорауларын хәл итүнең бер уңышлы юлы дип кабул итик. Чөнки ул закон кабул ителгән очракта, иң зур югалту авыл халкына булыр иде. Анда тормышның бөтен авырлыгын узган халык яши.

Ни өчен безне ишеттеләр? Чөнки Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевич үз фикерен тиешле урында һәм тиешле вакытта әйтте. Татарстан ике баскычлы идарә итү системасының нәтиҗәлелеген гамәлдә дәлилләп күрсәтте. Без бу юлны уздык, дәлилләдек, үрнәк күрсәттек. Безнең депутатлар ике баскычлы модельнең файдасы турында һәрвакыт сөйләп килде. Төбәкләргә сайлау иреген бирү – Россиянең масштабын һәм төрлелеген исәпкә ала торган акыллы адым. Бердәм шаблоннан баш тарту, һичшиксез, илнең җирле үзидарә системасын үстерергә ярдәм итәчәк.

– Авылларда җирлек башлыклары – халыкка иң якын кешеләр. Бүген аларны нинди төп мәсьәләләр борчый? Аларга нинди төп бурычлар куела?

– Алар хәл итмәгән сораулар юк. Халык белән эшләү булсынмы, үзара салым программасын тормышка ашырумы, чүп чыгарумы, су һәм җылылык челтәрләрен төзекләндерүме, авыллар эчендәге юлларны һәм күперләрне карап тоту, территорияне төзекләндерүме… Билгеле, алар үзләренә йөкләнгән бурычларны республика хөкүмәте, район башлыгы, федераль һәм республика программаларыннан башка гына башкарып чыга алмаслар иде. Бүген күп кенә авылларда балалар бакчалары, мәктәпләр, юллар, парклар, мәдәният йортлары төзелә һәм төзекләндерелә. Ләкин шул ук вакытта аңлашыла инде, халыкны борчыган сорауларны бер көндә генә эшләп чыгу мөмкин түгел.

Кешеләр көн саен җирлек башлыгына үзенең проблемалары белән килә. Авылда кеше туганнан башлап соңгы юлга озатканчы барлык эшләр алар җилкәсенә төшә. Нәкъ менә алар – хөкүмәт белән ике арага күпер сала торган орган. Аның профессиональлегеннән, кешеләрне яратуыннан һәм ачык булуыннан, активлыгыннан чыгып, халык хөкүмәтне бәяли. Шуңа күрә алар җилкәсендә бик зур җаваплылык ята.

– Авыл советы җитәкчесенең төп эш күрсәткече нинди эшләр белән бәяләнә? Үрнәк итеп күрсәтерлек берничә җирлекне әйтеп узсагыз иде.

– Иртән хезмәт урыныма килгәч, иң беренче эшләгән эшләрнең берсе – җирлек башлыкларын туган көннәре белән котлау. Алар белән аралашкан вакытта бөтен яңалыкларны белеп була. Тагын шунысын әйтәсем килә: җирлек башлыгы үзе дә шушы җирдән чыккан, авылны, аның кешеләрен белгән кеше булырга тиеш. Хезмәтен: «Мин – җитәкче, бу – синең проблема, аның белән шөгыльләнергә вакытым юк», – дип башлаган җитәкчедән әллә ни көтәргә кирәкми. Халыкны яратуны сүз белән түгел, гамәл белән дәлилләргә кирәк.

Авылдагы проблемаларны комплекслы якын килеп кенә хәл итеп була. Шул ук вакытта дөрес итеп эшләп, җитәрлек финанслау булганда, уңай үзгәрешләргә ирешергә мөмкин. Мисалга Кукмара районының Югары Чура авыл җирлеген китерергә була. Җирлеккә биш авыл керә, аларда 1,5 мең кеше яши. Мәктәбе, балалар бакчасы, МФЦ, берничә мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты эшли. Берничә фермеры бар. Шәхси хуҗалыкларда 1 меңләп тирәсе мөгезле эре терлек тоталар. Тәтеш районының Бакырчы җирлеген дә шундый уңышлы үсеп килә торганнарга кертеп була. Күп алар.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

– Шулай да авыллар каршында торган зур бурыч – анда яшәүче халыкны саклап калу. Кызганыч, авыллар картая, яшьләр китә, күп ишекләргә йозак эленә. Сез ничек уйлыйсыз, авылларны ничек саклап калып була, яшьләрне ничек җәлеп итәргә? Әллә инде соңардыкмы?

– Безне авыл белән истәлекләр бәйләп тора, шуңа күрә аның сүнүен кабул итү дә авыр. Ә чынлыкта ул, кызганыч ки, табигый хәл. Теләсә кайсы илдә халыкның нибары 1–3 проценты гына авылда яши. Ә бездә бу күрсәткеч – 25 процент. Анда яшәүчеләрнең 70–80 проценты – пенсионерлар. Хәзер «терәк авыл пункты» дигән төшенчә бар. Бу бер райондагы берничә көчле, ныклы авылда берләшүне күз уңында тота. Тик бу да бит яхшы тормыштан түгел. Сәясәт үзгәрмәсә, безне дә шундый көннәр көтәргә мөмкин. Ләкин безгә болар турында уйларга иртәрәк әле. Безгә иртәгәне уйлап, бүгенге белән яшәргә кирәк. Авылларның бүгенге хәленнән сыкрарга, фаҗига ясарга кирәкми. Күп төбәкләр 20 ел инде «без бетәбез» дип зарлана, ә Татарстан эшли. Ул җитештерә, икътисадын ныгыта, яңалыкка омтыла. Шуңа күрә «соңардык» дип әйтмәс идем. Авыл яши, үсә, ләкин проблемалары, чыннан да, күп.

– Хәзер барлык тармакта да белгечләр кытлыгы сизелә. Авыл советларына кадрлар әзерләү мәсьәләсе ничек хәл ителә?

– Бүген җирле хакимият органнарында 7 мең хезмәткәр эшли. Аларның 40–50 проценты – озак еллар эшләүче җитәкчеләр. 15–20 проценты – яшьләр. Кадрлар белән тәэмин ителеш тотрыклы, дисәк тә, кайбер районнарда кытлык бар. Яшьләр югары хезмәт хакы тәкъдим итә торган эш урыннарын сайлый. Әйе, тормыш бер урында гына тормый, шуңа күрә без җирле үзидарә хезмәткәрләрен кабаттан укытуга зур игътибар бирәбез. Соңгы өч елда «Авыл җирлекләре белән идарә итүдә заманча алымнар» программасы буенча барлык шәһәр һәм район башлыклары, җирлек башлыклары һәм ТОС (территориаль иҗтимагый үзидарә) җитәкчеләре укып чыкты.

– Махсус хәрби операция авыл тормышына зур йогынты ясады. Белүебезчә, җирлек башлыклары арасында да Ватанны сакларга китүчеләр бар. Аларның гаиләләренә ниндидер өстәмә игътибар, ярдәм күрсәтеләме?

– Әлеге вакытта 7 авыл җирлеге башлыгы һәм башлыкларның 22 баласы махсус хәрби операциядә катнаша. Аларның һәркайсы – күз өстендәге каш кебек. Аларның гаиләләренә социаль яктан да, психологик яктан да ярдәм күрсәтелә, районнардагы мәдәни чараларга җәлеп ителәләр. Яраланган хәрбиләрне тернәкләндерү өчен дә зур эш башкарыла. Гуманитар ярдәм җыюда да районнар һәм авыллар бик актив.

– Авыллар, җирлекләр турында сөйлибез икән инде, үзара салым программасын да читләтеп узасы килми. 2013 елдан бирле республикада бик күп эшләр эшләнде. Шушы еллар эчендә никадәр акча җыелды? Киләсе елларда әлеге программа буенча нинди дә булса үзгәрешләр көтеләме?

– Яңалыклар юк, барысы да элеккечә булачак. Узган ел акчасы инде җыелып бетте, май-июнь айларында аларны файдалана башлаячаклар. Саннарга килгәндә, узган ел халыктан 350 млн сум акча җыелды, аңа республика казнасыннан тагын 1,1 млрд сум өстәлде. Программа башланганнан бирле бу ярдәмнең күләме 10 млрд 409,8 млн сумга җитте. Әлеге программа – авылларга зур ярдәм һәм ул киләчәктә дә күп мөмкинлекләргә юл ачачак.

Форсаттан файдаланып, хезмәттәшләремне бәйрәм белән котлыйм. Сәламәтлек, күңел көрлеге белән куелган планнарны, программаларны тормышка ашырып, матур итеп яшәргә язсын дип телим. Алга таба да кулга-кул тотынышып, республикабызны ныгытуда, аның үсешенә үзебездән зур өлеш кертергә тырышыйк.    

– Бүген республикада 956 муниципаль берәмлек (аның 872 се – авыл, 39 ы – шәһәр), 43 район, 2 шәһәр округы бар. Аларда 7,6 мең вәкиллекле орган депутаты, 914 муниципаль берәмлек башлыгы, 6,7 мең муниципаль хезмәткәр һәм 484 территориаль иҗтимагый үзидарә вәкиле эшли.

– Бүген Татарстанда 3072 авыл исәпләнә. Аларда 933 мең кеше яши. Анда теркәлүчеләр белән бергә якынча 1,5 млн тирәсе кешегә җитә.

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Җирле үзидарә көне белән котлады

«Хөрмәтле муниципаль берәмлекләр башлыклары, депутатлар, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы исеменнән Сезне чын күңелдән профессиональ бәйрәм – Җирле үзидарә көне белән котлыйм! Бүген республиканың муниципаль хакимият органнарында унбиш меңнән артык кеше эшли, бу – шәһәр һәм район, авыл җирлекләре башлыклары, муниципаль хезмәткәрләр, депутатлар, территориаль иҗтимагый үзидәрә активистлары. Көн саен алар территорияләр үсешенең иң актуаль мәсьәләләрен хәл итәләр, гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәльдерелгән масштаблы милли проектларны, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыруда катнашалар. Аларның профессиональ хезмәте Татарстанны илебез дәрәҗәсендә заманча формалаштыруда зур роль уйный. Шәһәрләребез һәм авылларыбыз үсешенә зур өлеш керткән һәм киләчәк буынга үз тәҗрибәләрен һәм белемнәрен тапшырган җирле үзидарә органнары ветераннарына рәхмәт сүзләремне әйтәсем килә. Халыкка иң якын булган хакимият органы буларак, җирле үзидарәнең төп бурычы булып халык белән турыдан-туры эшләү булды, һәм бу шулай булып кала да. Бүгенге көндә барган махсус операция шартларында һәр кешенең күңеленә үтеп керә алу бигрәк тә актуаль булып кала. Республиканың барлык муниципалитетлары, җирле хакимият органнары махсус хәрби операциядә катнашучыларга, ветераннарга гуманитар ярдәм оештыруда, аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтүдә зур эш алып баралар һәм Җиңүне якынайтуга зур өлеш кертәләр. Хөрмәтле хезмәттәшләр! Муниципаль һәм дәүләт хакимияте органнарының бердәм эшләве һәм республика җитәкчелегенең системалы ярдәме нәтиҗәсендә, Татарстанның шәһәрләре һәм районнары, авыл җирлекләре елдан-ел яхшы якка үзгәрә. Халыкның тормыш сыйфатын үстерү һәм уңайлыкларын арттыру безнең төп максатыбыз! Кадерле дуслар! Бу бәйрәм көнендә халыкка фидакарь хезмәтегез өчен чын күңелемнән рәхмәтемне белдерәм. Сезгә сәламәтлек, чиксез энергия, һәр башлаган эшегездә уңышлар юлдаш булуын телим, халыкның ышанычы эшегездә зур терәк булсын!» – диелгән котлауда.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү