Россия өчен ике сөенечле хәбәр бар. Берсе Икътисадый үсеш министрлыгы кабинетларыннан ишетелә. Министрлык хөкүмәткә 2025 елга һәм алдагы өчьеллыкка Россиянең социаль-икътисадый үсеш сценарийларын фаразлаган проект кертте.
База сценариенда барысы да ал да гөл: үсеш темплары – 2,5 процент, доллар курсы ел дәвамында – 94,3 сум, инфляция – 7,6 процент, хезмәт хакларының үсеше инфляцияне исәпкә алып – 6,8 процент, халыкның керемнәре 6,2 процентка артыр дип көтелә. Кыскасы, үсеш темплары бераз кимесә дә, быел безне ярыйсы гына тормыш көтә. Дөрес, министрлык тагын консерватив, стресс сценарийлары да эшләгән. Алары база сценариеннан начар якка аерыла. Кайсының тормышка ашасын чиновниклар әйтми.
Шатлыклы хәбәрләрнең икенчесе Америкадан килә. Трамп, Россия һәм Украина киләсе атнада, ягъни апрель ахырына кадәр килешү төзерләр, дип белдергән. Ул гына да түгел, илләрнең икесе дә АКШ белән эре бизнес башлаячаклар икән. New York Post газетасы да алдагы атнада АКШның Лондонда Украинадагы утны тулысынча туктату турында килешү төзелүен теләвен яза. Вашингтон планы буенча, Киев Россия гаскәрләре яулап алган төбәкләрне Россиянеке дип танырга тиеш, әмма алардан мәңгегә баш тартмаячак. Тик ике генә нәрсә эшне боза: Трампның кәефе сәгать саен үзгәреп тора һәм ул иртән әйткәнен кичкә оныта. New York Post та – ышанычлы чыганак түгел, фейклар таратуы белән дан казанган газета. Фронт сызыгындагы хәлләр һәм Киев–Мәскәү мөнәсәбәтләренең киеренкелеге тиз килешү вәгъдә итмәсә дә, ике якның да утны туктатуга омтылышы зур булуын да шәйләү кыен түгел. Шулай булгач, тенденциянең уңай булуына өметләник.
Трампның АКШ белән башланачак зур хезмәттәшлек турындагы белдерүе сагайта. Автор һич кенә дә үзара хезмәттәшлеккә каршы түгел, әмма американнар Трампка кадәр үк үз файдаларына умырып алырга ярата иде. Трамп бөтенләй кабалалы һәм талаулы килешүләрне алга этә. Казахстан белән хезмәттәшлек, мәсәлән, болайрак. Иң эре Кашаган нефть ятмасының бар кереме диярлек Көнбатышка китә. 55 миллиард долларлык нефть кеременең 5,4 миллиарды гына казахларга кала. Экологик зыянны исәпкә алмаганда да, хезмәттәшлекнең талаудан берни белән дә аерылмавы ачык күренеп тора.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat