«Штаб уеннары» АКШка җиңелү юрый

Планетада финанс һәм сәүдә сугышы дәвам итә. Аның беренче корбаннары да пәйда булды. Кытайда иң эре текстиль компанияләрнең берсе булган Zhejiang Golden Idea Textile Technology (Чжэцзян «Алтын идея» текстиль технологиясе) директоры Би Гуанцзюнь 28 каттан түбәнгә сикерде.

Аның товарлары Евросоюз – АКШ базарларында сатылган. Трамп керткән тарифлар сәүдәнең астын-өскә китергәч, миллиард юаньлык сәүдә әйләнеше белән идарә иткән эшмәкәрнең нервлары чыдамаган. 2008–2010 елгы кризиста олигархларның күккә ашар йортлардан җиргә сикерүләре эпидемия төсен алган һәм аңа «миллиардерлар яңгыры» дип исем биргәннәр иде.

Югары тарифлар бәрелешенә корылган сәүдә сугышы нигездә АКШ һәм Кытай арасында кискенләшә. Аналитиклар «Кем җиңәр?» дигән сорауга төпле җавап эзли. Ике держава арасындагы сәүдә әйләнешен анализлау көчләр чагыштырмасының американнар файдасына түгеллеген күрсәтә. Кытай моңарчы Америкадан алган соя борчакларын – Бразилиядән, сыер итен –  Аргентинадан, соргоны – Австралиядән, кукурузны Көньяк Африка Республикасыннан китерә ала. Нефть һәм газны Россия һәм Канада сатабыз дип атлыгып торалар. Америка нефтен чиннар 90 процентка Канаданыкы белән алыштырдылар инде. Ә менә «Электроника һәм җирдә сирәк очрый торган металларны американнар каян алыр?» дигән сорауга җавап юк.

Белгечләр, сәүдә сугышының маршалы дип исемләнгән АКШ сәүдә министры Питер Наварроның карьерасы төгәлләнеп килә, диләр. Бу уңайдан Трамп үзе дә анекдотлар каһарманына әверелде. Имештер, ул: «Кытай тариф сугышына катнашуы өчен гафу үтенде», – дип әйткән. «Ничек итеп гафу үтенде?» – дигән сорауга: «Сига шалтыраткан идем, чыбыкның теге башында: «Гафу итегез, абонент җавап бирми», – дигән сүз ишетелде», – дигән.

Мәсьәләгә җитди килсәк, Пентагон үткән атнада АКШ белән Кытай арасында сәүдә сугышларын «штаб уеннары» итеп үткәреп карады. Bloomberg журналисты Эрик Вейнер уен барышында Кытайның Америка икътисадын һәм финанс системасын ватып бетерүен хәбәр итә. «Алар (кытайлар) безнең Казначылыкны «кансыз калдыра» ала, долларга зыян китерә ала, безне башкалар булдыра алмаганча буйсындыра ала», – дип хәбәр итә журналист һәм АКШның инде шул сценарийда булуын раслый.

Deutsche Bank чин клиентларының Америка облигацияләрен сатуларын, алар урынына алтын һәм башка дәүләтләрнең облигацияләрен алуларын әйтә. Чиннар гына түгел, Америка байлары үзләре дә доллардан кача, Швейцария банкында хисап ачалар һәм даими яшәү урыны итеп Европаны сайларга омтылалар.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү