Фәридә-Алсу: «Ике хатын-кыз сәхнәне бүлешә алмас, дуэтлары тиз таркалыр дигәннәр иде…»

Сөнгатуллина Алсу Хөрмәтулла кызы

1974 елның 15 ноябрендә Казанда туган

Гөлназ исемле сеңлесе бар

Тормыш иптәше Марс (Апас районыннан), уллары 24 яшьлек Айрат, 19 яшьлек Ислам.

Белеме: Казан педагогия институтының музыка факультеты.

Әхмәтшина Фәридә Шамил кызы

1975 елның 17 маенда Башкортстанның Бакалы районында туган.

Өч сеңлесе бар: Венера, Резедә, Гөлназ.

Тормыш иптәше Марат, уллары 24 яшьлек Самат, 19 яшьлек Фәрхәт, 10 яшьлек Әлфия.

Белеме: Казан педагогия институтының музыка факультеты.

 “Фәридә-Алсу” дуэтына 30 яшь тулган! Әлеге уңайдан җырчылар белән әңгәмә кордык. Аны сезгә тәкъдим иткәнче, дуэт турында кыска гына фикеремне җиткерәм: “Фәридә-Алсу” – тәңгәллекнең нәкъ үзе. Бу аларның иҗатында да, тавышларында да, тормышында да, кул хәрәкәтләре, хәтта чәчләренең озынлыгында да чагыла. Татар эстрадасында бердәнбер, кабатланмас һәм татар җыры тарихында һичшиксез үз урынын булдырган дуэтны тудыручылар – Фәридә һәм Алсу!

– 30 ел буена сәхнәдә дә, тормышта да, юлда да, гаилә бәйрәмнәрендә – һәрвакыт бергә сез. Ялыктырмадымы? Сүзгә килгән чаклар булгандыр?

Алсу:

– Юк, беркайчан да сүзгә килгәнебез булмады! Күз генә тимәсен! Хезмәттәшләребез дә кайчан сөйләшеп туяр болар дип шаккаталар. Гастрольләр вакытында автобуста янәшә утырып, рәхәтләнеп серләшеп йөрибез. Тормышның матур якларын гына күрергә тырышабыз. Һәр чарадан, һәр вакыйгадан, һәр минуттан позитив алабыз.

Фәридә:

– Һәр көнебез бәйрәм бит! Шуңа һәр мизгелне кадерләп яшибез. Тормыш болай да катлаулы, юк-бар өчен тавышланып аны ямьсезләргә кирәкми. Гел яктылык, җылылык, матурлык тудырырга тырышырга иде. Әйе, бу зур хезмәт, әмма дөрес юл!

– Мондый иҗади тандемга, искиткеч дуслыкка көнләшеп караучылар булдымы?

Фәридә:

– Андыйлар ничек бар, шулай эреп юкка да чыгалар. Яхшылыкның көче күбрәк. Без Алсу белән низаглардан ерак кешеләр, икебез дә сабыр, тыныч холыклы. Ике хатын-кыз сәхнәне бүлешә алмас, дуэтлары тиз таркалыр дигәннәр иде, әмма без киресен исбатладык!

– Ә ничек бер-берегезне эзләп таптыгыз, танышу тарихын сөйләгез әле?

Фәридә:

– 1992 елда Башкортстаннан Казанга укырга керергә килгәч үк Алсуны очраттым да таныштык. Күңелемә якын кеше булуын шундук аңладым. Табигатьне, тормышны тоемлау, хатын-кыз буларак күзаллаулар бик охшаш безнең. Иҗатыбызга 30 ел булса, үзебез 33 ел бергә без – бергә эшлибез, яшибез, үсәбез.

Алсу:

– Гаиләләрне дә бер вакыттарак кордык, балаларны да бер тирәдә алып кайттык. Дуэт эшчәнлеген алга алып барырга бик ярдәм итте бу бердәмлек. Гаиләләр дә ишәйде, иҗатыбыз да туктап тормады.

– Дуэт буларак чыгыш ясау фикере ничек туды?

Фәридә:

– Ул үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Беренче курстан соң төркем белән Масловка авылына алма җыярга җибәрделәр. Безнең төркемдә Рәсим Низамов та бар, егетләр-кызлар алма атыша-атыша, җырлый-җырлый рәхәтләнеп эшләдек. Ә кичен авыл халкына концерт куя идек. Шунда Алсу белән дуэт башкарырга булдык. “Зинһар өчен, кермә төшләремә” җыры иде ул. Шактый конкурсларда катнашып җиңдек ул җыр белән, бүгенгәчә яратып башкарабыз. “Карлы чыршылар” җырына кадәр ул безнең визит карточкабыз булды.

Алсу:

– Берсендә, татар теле дәресе укытучысы: “Мин сезне укытам да укытам, ә җырлавыгызны ишеткәнем юк, берәр җыр бүләк итегез әле миңа”, – диде. Төркемдәшләр: “Әйдәгез, Фәридә, Алсу, җырлагыз”, – дип безне чыгарды. Мин фортепианода уйнап җырладым, Фәридә кушылды. Татар теле дәресе бара, ә  без онытылып җырладык, барысы да таң калып тыңлады. Шуннан соң укытучыбыз, күз яшьләрен сөртеп, “Кызлар, сезгә шулай дуэт буларак дәвам итәргә кирәк”, – дип безне илһамландырды. Шушы ук җыр белән “Ягымлы яз” конкурсында җиңү яуладык һәм Вафирә апа Гыйззәтуллинадан да хәер-фатыйха алдык.

– Ә танылу ничек, кайчан килде сезгә?

Фәридә:

– Дүртенче курста укыганда танылган композитор Риф Гатауллин белән таныштык. Ул безгә берничә җыр бирде. Без аларны ике тавышка матур итеп җырлап, эшкәртеп, яздырдык. Ул вакытта җырчыларга телевидениегә эләгү авыр иде. Ә без Риф абый аша Яңа ел концертында җырлау бәхетенә ирештек. Худсоветны узып радиога да эләктек. Шуннан соң Рөстәм Үтәй оркестрына җырлар яздырдык. Әкренләп безне “Фәридә-Алсу” дуэты буларак таный башладылар. Продюссерлык үзәге альбом чыгарырга тәкъдим итте. Беренче аудиокассета дөнья күргәч, бөтен җирдән безнең җырлар ишетелә башлады (көлә).

Алсу:

– Фәридәнең булачак тормыш иптәше Марат Әхмәтшин белән танышкач, ул безнең иҗатыбызга тагын да яңа сулыш өрде. Өчәү утырып җырлар сайлый идек, программалар төзәргә ярдәм итте ул. Маратның фикеренә колак салдык, чөнки музыканы тоемлавы көчле. Марат Әхмәтшин – продюсер, кинофильмнарга, спектакльләргә музыкалар иҗат итүче композитор.

Фәридә:

– Соңрак дуэт белән гастрольләргә дүртәү бергә – ике гаилә булып чыгып йөри башладык. Мин, ирем Марат, Алсу һәм аның тормыш иптәше Марс безнең администратор иде. Төрле төбәкләрдә булдык, авылларга, районнарга, шәһәрләргә йөрдек. Елына 200 дән артык концерт куя идек! Кеше килмәс дип куркып тормадык. Аллага шөкер, тамашачы яратып кабул итте. Ак яулыклы әбиләр беренче рәтләргә тезелеп утыралар иде, бәлешләр пешереп киләләр…

Алсу:

– Бөтен кеше шәһәргә концерт карарга бара алмый бит, андыйлар өчен безнең концертыбыз бер бәйрәм кебек. Әбиләр күз яшьләре белән рәхмәт сүзләрен әйтәләр. Истә калырлык мизгелләр бу!

– Җырга-моңга сәләт кемнән күчкән?

Алсу:

– Әтием тумышы белән Балтач районы Көшкәтбаш авылыннан, бик матур җырлый иде. Миңа да әтиемнән күчкәндер. Калын тавышлы, музыка теле белән әйткәндә, баритональ баска ия иде. Аны хәтта Шаляпин тавышына охшаттылар. Җырчы булырга хыялланган, тик әтисе: “Җырчы тормышы – чегән тормышы, җырчы булмыйсың”, – дигән. Гомер буе заводта токарь булып эшләде.

Фәридә:

– Әнием җырларга ярата. Әтием, аның бертуган сеңелләре Хәлидә апа белән Хәлисә апа хромка гармунында уйнап җырлыйлар. Бер гаилә бәйрәме вакытында Хәлисә апаның шулай гармунда уйнап “Карлы чыршылар” җырын җырлавын ишеткәч, Марат бу җырны һичшиксез безнең дуэтка башкарырга кирәк диде. 2001 ел иде ул. Без аны заманча итеп яздырдык һәм халык бик яратып кабул итте. Бүгенгәчә, хәтта чит илләргә баргач та, андагы татарлар безне “Карлы чыршылар” килде дип каршы алалар.

Сез, чыннан да, чит илләргә, татарлар яшәгән күп төбәкләргә Татарстаныбызны, татар җырын танытып күп йөрисез бит!

Фәридә:

– Беренче тапкыр чит илгә студент вакытта Әлфия Җаббарова җитәкчелегендә “Хыял” хоры белән чыктык. Финляндиянең Хельсинки шәһәре иде ул. Анда дуэт буларак мәчетләрдә мөнәҗәтләр башкаргач, Фин татарларыннан шундый матур сүзләр ишетеп, канатланып кайткан истә. 1998 елда Италиянең Рим шәһәрендә булдык. Изге Петр соборында – католик чиркәүдә мөселман әсәрләрен, мөнәҗәтләр яңгыраттык. Безнең белән булдымы болар дип искә алабыз хәзер. Тәҗрибә бит бу!

— Татар җыр сәнгатен, халкыбыз мирасын бөтен дөнья татарларына ишеттерәсез. Бөтендөнья татар конгрессы белән дә чит илләрдә сез,  федераль Сабантуйларда да, чит төбәкләрдә Татарстаннан делегация белән сез! Дәүләт дәрәҗәсендәге җырчылар! Ә үзегез шундый тыйнак!

Фәридә:

– Тыйнаклык бит ул милләтебезгә хас сыйфат. Безгә сеңгән инде ул, тәрбия белән бирелгән. Аннан соң зур җаваплылык хисен дә онытырга ярамый.

Алсу:

– Без – сәнгать кешеләре – тәрбия бирергә, үрнәк күрсәтергә тиеш. Артистларга карап шундый ук булырга тырышалар. Шуңа да башкарган һәр эшебез өчен җаваплылык көчле булырга тиеш.

– Ә сезнең аерым җырлау теләге булмадымы?

– Юк, аерым җырлаучылар бик күп, ә дуэтлар юк. Бер үк җырны ике тавышка башкару шундый матур бит ул!

– Сәхнәгә кыска итәк киеп, ачык киемнәрдән чыкмавыгыз аерым мактауга лаек!

Фәридә:

– Әле җырлый башлаган вакытта ук, озын итәкле күлмәкләр сайлый идек. Алай да игътибар күп булды, ә кыска итәктән җырласак, белмим нәрсә булыр иде (көлә). Ябык күлмәктә хатын-кызның матурлыгы тагын да ныграк күренә икән ул!

 24 апрельда зур концерт белән иҗатыгызның 30 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыенасыз. Әлеге вакыт аралыгында иң уңышлы мизгелләрне атый аласызмы?

– Иң уңышлы мизгелләр – ул балаларыбыз туу, чөнки алар безнең киләчәк! Беренче урында һәрвакыт гаилә булды, ә иҗат гаилә тормышына үрмәгөлдәй үрелеп барды безнең. Гаиләдәге шатлыклар, уңышлар, иҗат юлында да зур җиңүләргә китерде. Гаилә тормышы белән иҗат берсен-берсе тулыландырып кына тора кебек.

Әңгәмәдәш – Кадрия Хәммәдиева

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү