Сабыйлар ана телен белсен өчен нишләргә? Тәрбиячеләр «Туган тел фест»та җавап эзләде

Бакчаларда татар мохитен ничек булдырырга? Дəреслəр кызыклы булсын, сабыйлар үз ана телен белсен өчен нишләргә? Татар бакчаларында белем бирүче тәрбиячеләр «Туган тел фест – 2025» фестивалендә сорауларга җавапны бергәләп эзләде.

Остаханәләрдә тәрбиячеләр бакчаларда заманча татар музыкасын, интерактив технологияләрне куллану һәм башка алымнар белән танышты. Әйтик, Балтач районының катнаш төрдәге Карадуган бакчасында балаларга радио ачканнар.

– Балалар белән төркемнәрдә әңгәмәләр үткәрәбез. Алар журналист булып уйнарга ярата. Кемдер видеога төшерә, кемдер яздыра, кемдер алып бара. Бу эштә әти-әниләр дә актив катнаша. Иртән һәм кич әти-әниләр сабыйларын алырга килгәндә, радионы кабызабыз, – ди тәрбияче Илһамия Василева.

Казандагы 146 нчы бакчада татар телен укытучы Энҗе Вәлиева телне өйрәтүдә «Лингвистик шакмаклар» уенының файдасы зур булуын әйтте. Төп максатлары – балаларны дөрес итеп җөмлә төзергә өйрәтү. Сабыйлар татарча шигырьләр, әкиятләр сөйли, фикерләү сәләтен үстерә торган уеннар уйный.

– Бүген, туган телне бакчада тәрбиячеләр өйрәтергә тиеш, дигән фикерләрне дә ишетергә туры килә. Әти-әниләр белән бергә эшләгәндә генә нәтиҗәгә ирешү мөмкин. Тәрбиячеләргә генә сылтасак, эшнең бер чите барыбер китек булачак. Бергә булганда тел югалмый, – ди ул.

Алсу Маннанова Әлмәттәге хосусый мәктәптә алтынчы ел татар теле тәрбиячесе булып эшли. Ул үзләренең нинди алымнар куллануларын сөйләде.

– Өйдә дә әти-әниләре белән буш вакытта татар телен өйрәнү өчен, балалар үзләре анимацион сюжетлар да уйлап чыгара. Әйтик, «Әминәдә кунакта», «Кызыклы сүзләр». Балаларга туган телебезне өйрәтүдә кыенлыклар да очрый. Гаиләдә бала белән әти-әнинең русча сөйләшүе, китапларны аз уку, телефондагы уеннар тәэсир итә. Шуңа күрә заманча төрле алымнар кулланабыз, – диде ул. – Шөкер, әти-әниләрнең телебезгә карата мөнәсәбәте уңай. Кайберләре өйдә русча сөйләшсә дә, бакчадагы чараларда теләп катнаша. Әле күптән түгел генә бер кызык хәл булды. Тукай атналыгына багышлап, сабыйларга «Су анасы», «Шүрәле» хәрәкәтле уеннарын өйрәтеп җибәрдек. Икенче көнне берсенең әтисе сөйли: «Кич буе шул уеннарны гаилә белән уйнадык, рәсемнәр ясадык. Озак та үтмәде, кечкенә кызыбыз Сәмирә, «Татар халык киемнәре» темасын үткәч, әбисеннән чын татар кызы күлмәге тектерде». Бу хәлләр йөрәккә сары май булып ята. Шундый әби-бабайлар, әти-әниләр булганда өметләр зурдан.

КФУ профессоры Фираз Харисов әйтүенчә, бүген мәктәпләрдә татар теле – 2, әдәбият 1 сәгать укытыла. Югары сыйныфларда сәгатьләр саны кими. «Тәнкыйтьләп кенә бернәрсә дә эшләп булмый. Укытучыларның, яңа технологияләр кулланып, балаларда кызыксыну уятуы мөһим», – диде ул.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү