Билгеле булганча, быел Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан Казанда узачак төп чаралар Камал театрының яңа бинасында булачак. Матбугат очрашуында алар турында тулырак сөйләделәр.
Яңалык
Быелгы бәйрәмнең төп һәм бердәнбер яңалыгын яздык инде: Камал театрының яңа бинасы иртәдән кичкә кадәр Тукай рухы белән яшәячәк. Чаралар турында Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов сөйләде. Традиция буенча, бәйрәм Габдулла Тукай һәйкәлләренә чәчәкләр салу белән башланачак.
– Без Камал театрында узачак чараларга кеше күп килер, дип ышанабыз. Аның фойесында татарча проектларга багышланган зур күргәзмә оештырыла. Аларның күпчелеге телләр комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Шунда ук татар яшьләре «Язгы печән базары»н оештырачак, – дип сөйләде ул. – Зур сәхнәдән Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итәчәкләр. 14:30 сәгатьтә урамда традицион Шигърият бәйрәме башлана.
Шуннан соң сәхнәне яшьләргә тапшыралар. Шунда ук заманча татар мәдәниятенә багышланган «Мин татарча сөйләшәм» акциясе узачак.
Театр да, үз чиратында, Тукай туган көненә әзерләнгән: 10:00 сәгатьтә Универсаль залда Габдулла Тукайның барлык шигырьләрен укырга җыеналар.
– Габдулла Тукайның шигъри мирасы тупланган ике томлыгын артистлар да, әлеге чарага килгән кунаклар да укыячак. Әлеге чараны һәркем онлайн, ягъни трансляциядә күзәтә алачак, – диде бу җәһәттән Камал театры директоры Илгиз Зәйниев. – 14:00 сәгатьтә «Казанга Тукай кайткан» спектакле дә күрсәтеләчәк.
Халык соравы
Матбугат очрашуында яңа урында узачак Шигърият бәйрәме турында да сүз куерттылар. Ленар Хәкимҗанов әлеге чарага бәйле яңалыкны «халык соравы буенча» дип аңлатты. Бу җәһәттән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да үз фикерен әйтте.
– Бу мәсьәлә турында сөйләшкәндә, Тукай һәйкәлен хәтта «намоленное место» дип тә атаучылар булды. Ләкин, минемчә, һәйкәл торган җир әле ул дога кылынган урын түгел. Без Тукайның һәйкәленә табынмыйбыз, без аның иҗатына табынабыз, иҗатын сагынабыз. Тәнкыйтьләгәнче, һәр яңалыктан мәгънә эзләргә кирәк, – диде ул.
Аның сүзләренчә, бәйрәмне яңа урында уздыруның төп сәбәбе – Татарстан шундый зур театр бинасы төзегән икән, анда сукмак салынырга тиеш. Ркаил Зәйдулла шулай ук татарларга хас өй туе йоласын да искә төшерде.
– Шигърият бәйрәме ел да анда узар дип уйламыйм. Киләчәктә бит Милли китапханә янында – Казансу буенда – Туган телгә һәйкәл барлыкка киләчәк. Ул Шигърият бәйрәмен шунда уздырырбыз дигән максаттан да эшләнә, – диде берлек рәисе.
Нәрсә кайда һәм кайчан?
– 9:30 – әдипнең Опера һәм балет театры янында урнашкан һәйкәленә чәчәкләр салу (теләгән һәркем килә);
– 10:00 – Габдулла Тукайның шигырьләрен уку (Камал театрының яңа бинасы; татар зыялылары катнаша, башкалар онлайн карый ала);
– 11:00 – әдипнең Тукай скверында урнашкан һәйкәленә чәчәкләр салу, шунда ук аның шигырьләрен уку (теләгән һәркем килә);
– 13:00 – Тукай премиясе лауреатларын игълан итү тантанасы (чакырулар буенча);
– 14:00 – «Казанга Тукай кайткан» спектакле (Камал театрының яңа бинасында; билетлар буенча);
– 14:30 – Шигърият бәйрәме (Камал театрының яңа бинасы янында; теләгән һәркем килә);
– 15:00 – 20:00 – Язгы печән базары (Камал театрының яңа бинасында; теркәлү узарга кирәк);
15:00 – «Мин татарча сөйләшәм» акциясе (Камал театрының яңа бинасы янында; теләгән һәркем килә).
Барлык чараларны да «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы туры эфирда күрсәтәчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat