Мөхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә – җыры кала» әсәренә нигезләнеп төшерелгән сериал экраннарга чыга

Барлык татар халкына олы бүләк. Узган ел Мөхәммәт Мәһдиев әсәренә нигезләнеп төшерелгән «Кеше китә – җыры кала» сериалын әнә шулай дип бәялиләр. Гап-гади татар авылында көн күрүчеләрнең өч дистә ел гомерен сурәтләгән әлеге сериал тамашачының өметләрен аклармы? Бу сорауга тулы җавапны 28 апрельдән көн саен телеэкраннар алдына җыелышып утыра башлагач кына бирербез. «ВТ» исә аның бер сериясен карап, әлеге проектны тормышка ашыручылар белән күрешеп кайтты.

Мәһдиев сүзе

Кинога да Мәһдиев сүзе, аның каһарманнары кирәк! Татар әдәбияты классигы, күпләрнең яраткан язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә – җыры кала» әсәре буенча сериалны әнә шундый сүзләр белән төшерә башлаганнар иде. «Телевидение экраннарында гаҗәеп матур тел – Мәһдиев телендәге фильмнар күбрәк булган саен, туган телебезнең язмышы өметлерәк булыр», – дигән иде Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов. Сериалны тәкъдим итү чарасында ул әлеге проектның тагын бер максатына тукталды:

– Әлеге сериал – Бөек Җиңүнең 80 еллыгына да матур бүләк. Без – сугыш кыры һәм тылдагы авырлыкларның барысын да кичкән буынның балалары. Ул кешеләрнең язмышларын, фидакарь һәм каһарман буынның истәлеген бүгенге буынга җиткерү, ата-бабаларыбызга кадерле мөнәсәбәт күрсәтү максаты белән эшләнде әлеге уртак проектыбыз, – диде ул. – «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалын караучылар – миллионлаган татар кешесе. Һәм без телеэкраннар аша телебезне гомерле итү максатыннан да эшлибез.

Марат Әхмәтов «Кеше китә – җыры кала» сериалын «Татарстан – Яңа Гасыр» белән берлектә эшләгән бишенче кинопроект булуын да искәртте. Осталык арта, иң мөһиме: ничек тә бу эшне ташламаска кирәк дигән фикердә ул.

– Татар телендә фильмнар, сериаллар төшерү юнәлешендә, һичшиксез, тагын да тырышыбрак эшләргә, аны тагын да үстерергә кирәк. Үрнәк алырлык төбәкләр бар. Әйтик, якутлар, халык саны ягыннан бездән бик күпкә кимрәк булсалар да, үз телләрендә фильмнар төшереп, бу эшне фанатларча башкаралар, – дип сөйләде телләр комиссиясе рәисе.

«Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов фикеренчә, сериалның киләчәге зур.

– Әмма минем фикерем объектив булмаска мөмкин. Чөнки бу сериал йөрәгемнән чыкты. Бүген мин, тамашачы ничек кабул итәр икән, дип дулкынланам. Бу сериалны сезнең хөкемгә тапшырабыз, кадерле тамашачылар, – диде ул.

Тарих

Инде әйтелгәнчә, «Кеше китә – җыры кала» сериалы – әлеге иҗат төркеменең беренче генә уртак проекты түгел. Моңарчы да ТНВ аша ел саен берәр яңа татарча сериал карадык. Сез аларны хәтерлисездер. Моңа кадәр бүгенге тормышны сурәтләп, бүгенге көнкүрешнең вак-төяк ыгы-зыгысын күрсәткән булсалар, бу юлы, беренчедән, тәүге тапкыр классик әсәргә алындылар, икенчедән, тарихи сериал төшерделәр.

Табигатьнең матур бер почмагында урнашкан Кара Чыршы дигән татар авылы. Повесть белән таныш булучылар, исегездәдер, ул авылда гомер кичерүчеләр бер-берсенә булышып, тормыштан ямь табып, матур киләчәккә өметләнеп яши. Мәһдиев әсәрендә бөтен ил кичергән зур һәм кечкенә, шатлыклы һәм кайгылы вакыйгалар аерым кеше язмышлары аша уза. 1930–1960 еллар – тарихта берничә чорга бүленеп өйрәнелә торган зур бер вакыт аралыгы. Һәм шул 30 еллап вакыт 22 сериягә сыйган да беткән.

Рух

Әдип сурәтләгән һәм татар күңеле генә аңлый торган, күзгә бәрелеп тормаган нечкәлекләрне сурәтли алганнармы? Бүген затлы чуар милли киемнәр киеп, күбрәк сәхнәдән генә күрсәтелә торган йолалар, гореф-гадәтләр «Мәһдиевчә» ихлас килеп чыктымы икән? Ә актерлар кайгыны да, шатлыкны да тышка «бәреп» чыгармыйча, күңелдән генә кичергән геройларны аңлый алдылармы икән? Әлбәттә, бер серия карап кына бу сорауларга җавап табып булмый.

Әмма бер серия карап кына да бу сериалның моңарчы төшерелгән кинопроектлардан аерылып торуы күренде. Беренчедән, яңа йөзләр. Сериалда төп рольләрне Әлмәт театры актерлары Илсур Хәертдинов (Хәкимулла) һәм Ләйсән Әхмәдиева (Вәсфикамал) башкара. Моннан тыш, телеэкраннар аша яшь һәм булачак актерлар белән дә танышырга мөмкин. Икенчедән, масштаб. Проектта Татарстанның барлык театрларыннан йөзләп актер катнашкан. Кайбер күренешләрдә ике йөзләп кеше төшкән. Сериал өчен шул чорга карый торган танк та тапканнар. Өченчедән, детальләр. Татар авылы, татар йорты, татар егет-кызлары, татар картларының тышкы кыяфәтендә дә төгәллек сизелә. Билгеле, визуаль сәнгать булгач, кинода детальләргә тиешле игътибар бирелергә тиеш. Милләт тормышын сурәтләргә алынгансың икән, бигрәк тә.

– Сериалны карагач һәм бу залга күз салгач, контраст барлыкка килә һәм шундый сорау туа: анда сурәтләнгән кешеләрнең дәвамчылары менә бу (залга күрсәтә) кешеләр микән? – ди кинопроектның режиссеры Александр Далматов. – Яулык бәйләгән матур кызлар, апалар, түбәтәй кигән ир-атларны күргәч, аларны әсәрләрдә, экраннарда гына түгел, тормышта да күрәсе килә. Дине, рухы, традицияләре булсын иде безнең халыкның!

Киностудия кирәк!

Сериалны татар җәмәгатьчелегенә тәкъдир итү чарасында күбрәк мактау сүзләре яңгырады. Әйткәнебезчә, безнең әле бу зур эшнең нәтиҗәсен күрәсе бар. Әмма бу кинопроектны күпләр «өмет» дип бәяли. Татар киносына, аның киләчәгенә өмет. Тик нидер җитми бит.

– Безгә дәүләт бөтен мөмкинлекләрне дә бирә. Җәмәгать, безгә нәрсә җитми? Режиссерларыбыз бар, операторларыбыз бар, – диде Татарстанның халык артисты Хәлимә Искәндәрова, сүз алып. – Безгә киностудия кирәк! (Бу урында залдагылар алкышларга тотынды). Безнең республика кадрларга бай бит, аларның үз йорты булырга тиеш! Аллага шөкер, Камал театрына шулкадәр матур бина төзеделәр, инде киностудияне көтәбез.

Белешмә

– «Кеше китә – җылы кала» сериалын «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе «Ватан – XXI гасыр» кинокомпаниясе белән берлектә төшерде. Проект Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә тормышка ашырылган.

– Режиссер – Александр Далматов, куючы оператор – Максим Самсонов, куючы рәссам – Булат Гыйльванов, продюсерлар – Нияз Сабиров һәм Эдуард Никитин.

– Сериал яртышар сәгатьлек 22 сериядән тора.

Фикер

Гәүһәр Мәһдиева, Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы:

– Әлеге әсәрнең язмышы шактый катлаулы. Аны әти 1950 еллар ахырында ук яза башлаган, әмма социаль реализм чоры булганлыктан, язучылар арасында күп кенә эпизодларга, концепциясенә бәйләнүчеләр табылган. Шуңа да ул 10 еллап вакыт узганнан соң гына басыла башлаган. Ягъни беренче вариантта вакыйгалар, кеше язмышлары тагын да фаҗигалерәк булган, тик, ни кызганыч, әсәр «имгәнгән». Автор үзе исән булмаса да, бүген әсәренең язмышы башка – матур якка борылды. Көтмәгәндә! «Кеше китә – җыры кала» әсәренә алынырга кирәк» дигән сүзләр беренче булып кемнән чыккандыр, мин үзем бу проектны тормышка ашыручылар арасыннан иң элек Александр (Далматов. – Авт.) белән таныштым һәм аңа чиксез рәхмәтлемен! Бу проектка акча бирүчеләргә дә, курыкмыйча алынучыларга да, гомумән, иҗат төркеменә зур рәхмәт. Белүемчә, соңыннан акча җитми башлаган иде. Күп кенә эпизодлар бушка төшерелде. Үзегезнең көчегезне, вакытыгызны, иҗатыгызны, илһамыгызны акча калыбына салмавыгыз өчен аерым рәхмәт!

Ренат Мамин, «Татнефть» компаниясе генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары:

– Бик зур, тирән ихтирамга лаек эш башкарылган. Әлеге сериал Татарстанның милли мәдәниятен саклауда да, республика кинематографиясен үстерүдә дә зур роль уйный. Кинематография – шактый кыйммәтле, шул ук вакытта автор фикерен, милли кодны, тарихны җиткерүдә иң нәтиҗәле инструментларның берсе.

 (Әлмәттә сериалны тәкъдим итү чарасында әйткәннәрдән)

 

 

Дания Нуруллина, Татарстанның халык артисты:

– Мин бүген гади тамашачы булып утырдым. Шулкадәр йөрәгемә тиде: көчкә тыелып утырдым. Бөтен нәрсә йөрәккә тия. Режиссер артистлар белән шулхәтле яхшы эшләгән: һәр актер үз урынын белә, үз образын бик төгәл, кыланмыйча, уйнамыйча башкара. Башкармый, яши! Бу сериалның гомере озын булсын, чит илләргә кадәр барып җитсен!

 

 

Хатыйп Миңнегулов, әдәбият галиме, Мөхәммәт Мәһдиевнең чордашы:

– Мин сугыш чорларын бераз хәтерлим. Мондагы детальләр, этнографик күренешләр белән дә бик мавыгырга мөмкин. Кешеләр, аларның эчке дөньясы, рухи кичерешләре, бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре дә монда шулкадәр матур итеп бирелгән. Әлеге сериал – рухи тормышыбызда зур вакыйга. Ул соңгысы булмасын иде! Миңа үземә дә кинога төшәргә насыйп булды бит әле. Саша (режиссер Александр Далматов. – Авт.) ярты гына сәгатькә дип чакырган иде. Мин анда бер җөмлә әйтер өчен барган идем – биш сәгать торып кайттым. Режиссерның, операторларның түземлегенә, бу эшне шулкадәр җентекләп башкаруларына сокланып кайттым.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү