Акчагыз кайда? Очраклы гына соравыбыз түгел. Илдә әйләнештә булган акча күләме соңгы өч елда рекорд күләмдә кимегән. Халык мендәр астындагы маясын банкларга ташый, кыскасы. Кредит оешмаларына ышаныч артканмы? Әллә иртәгәге көн куркытамы? Бу хакта белгечләрдән сорадык.
Россия Үзәк банкы мәгълүматларына караганда, илдә әйләнештәге акча күләме сизелерлек кимегән. Бу елның гыйнвар–апрель айларында гына да әлеге күрсәткеч 1,08 триллион сумга түбән тәгәрәп, 17,4 триллион сум тәшкил иткән. Бу – махсус хәрби операция башланганнан бирле рекорд дәрәҗәдә кимү, дигән банк белгечләре.
Соңгы арада акчаның янчыктан депозитка күчүенә китергән сәбәпләрнең берсе – банк кертемнәренә ставканың артуы, әлбәттә. Билгеле булганча, махсус хәрби операция башланып, илгә каршы бер-бер артлы санкцияләр кертелә башлагач, халык хисап счетындагы барлы-юклы акчасын да тизрәк кулга алырга ашыкты. Вазгыятьне төп ставканы арттыру хисабына җайга салдылар. Бүген акчаны депозитка 20 процентка, ә аерым тәкъдимнәр буенча аннан да күбрәккә салып куярга мөмкин. «Бу – инфляциягә һәм бәяләр үсешенә караганда күбрәк, – ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин. – Шуңа күрә бүген акчаны кулда тотканчы, банкта саклау хәерлерәк. Чөнки иртәгә ни буласын беркем белми. Хәзерге шартларда кыска вакытка, мәсәлән, өч, алты айга салынган банк кертемнәре отышлы. Халык кулдагы акчасын туздырмасын, исәп-хисап счетына салып куйсын өчен эшләнә бу».
Үзәк банк хәбәр итүенчә, соңгы бер ел эчендә ил халкының рубльле кертемнәре 30 процентка арткан. 2025 елның 1 апреленә алынган мәгълүматларга караганда, россиялеләрнең банкларда 58 триллион сумнан күбрәк акчасы бар.
– Кесәдә банк кертемендә сакларлык артык акчаның беркайчан булганы юк. Шуңа күрә моңа кадәр мондый нәрсәләргә кызыкмадым да, – ди Казанда яшәүче Миләүшә Низамова. – Югары ставка турында гел сөйләп торгач, Яңа ел алдыннан ялга барырга дип җыйган 150 мең сум акчаны «эш»кә җиктем. Банк кертемен өч айга ачтым. Март ахырында 150 мең сумга өстәп 8 мең сум акча алдым. Иш янына куш булыр дип, кабат хисап счеты ачтым.
Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов банк ставкасы күтәрелүнең вакытлыча гына күренеш икәнен дә искәртте.
– Кем дә булса, бүгенге ставкаларга кызыгып, банк кертеме ачарга тели икән, моны кичекмәстән эшләргә кирәк. Аны кыска вакытка, ягъни өч-алты айга ачу хәерлерәк. Мондый кертемнәр буенча процентлар да югарырак. Чөнки банклар да Үзәк банкның якын киләчәктә үк төп ставканы кире төшерә башларга мөмкин икәнен аңлый. Бу ни өчен шулай соң? Төп ставканы күтәрү без куллана торган азык-төлек бәясенең үсүен тоткарлауга китерә. Ул икътисадның үсешенә дә тәэсир итә. Чөнки төп ставка үскәч, бизнес өчен кредит ставкалары да югары сикерә. Шуңа күрә иртәме-соңмы төп ставка кире төшә башлаячак. Тик кыска вакытка исәпләнгән банк кертемендәге акчаны вакытыннан алда кире алырга теләгән очракта процентларның «яну»ын истән чыгармагыз. Иң мөһиме – канун нигезендә 1,4 миллион сумга кадәр банк кертеме иминиятләштерелгәнне онытмагыз. Әгәр сез кредит оешмасына салырга теләгән акча моннан күбрәк икән, гомуми суммасы 1,4 миллион сумнан да артмаслык итеп, аны төрле банкларга бүләргә кирәк, – ди белгеч.
Илдә яшәүчеләрнең кулындагы акчасы, трлн сумнарда
2022 ел, гыйнвар 14,06
2023 ел, гыйнвар 16,35
2024 ел, гыйнвар 18,32
2025, гыйнвар 18,51
2025 ел, апрель 17,44
Үзәк банк мәгълүматлары
Сан
Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына караганда, соңгы дүрт елда илдә яшәүчеләр туплаган маяның уртача күләме биш тапкыр диярлек артып, 100 мең сумнан якынча 500 мең сумга җиткән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat