Бүген төнлә “Казан – Ульяновска” юлында, Апас районы Кече Күккүз авылы тирәсендә, коточкыч юл фаҗигасе булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, FOTON цемент ташу машинасы, зур тизлектә килеп, светофорның кызыл утына туктап калган дүрт машинага килеп бәрелгән. Фаҗигадә дүрт кеше – “Sollers” һәм “Лада” машинасы йөртүчеләре һәм машиналарда ике пассажир һәлак булган.
Социаль челтәрләрдә авария булган урыннан куркыныч видеолар тарала башлады. Аларны фаҗиганең шаһитлары урнаштырган. Кадрлардан күренгәнчә, цемент ташу машинасы “Лада” һәм «Sollers” иномаркасын чын мәгънәсендә изгән. Фура астында машиналар урынына ике тимер өеме “тырпаеп” калган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat