Дөньяны үзгәрткән зат. ХХ гасырның төп кешесе. Бөек радикал һәм бөек революционер. Кемдер аны һаман да пәйгамбәргә, мессиягә тиңли, кемдер явызга чыгара. Бүген – 22 апрель көнне Ленинның тууына 155 ел тулды…
ХХ гасыр башы. Һич кимемәгән тигезсезлек, гаделсезлек, фәкыйрьлек. Европаны, андагы халыкларны изеп яшәгән капитал. Шәхси милеккә, аерым затларның аны тыелгысыз арттырып торуына корылган икътисадый мөнәсәбәтләр. «Дөя энә күзе аша чыкканда да бай оҗмахка эләкмәячәк». Моны Гайсә пәйгамбәр үзе әйткән диләр. Христиан дине яралганчы ук Сократ, Платон, Аристотель җирдәге бөтен бәлаләрнең төбендә шәхси милек ятуын, ашкынып мал җыюны туктатмыйча гаделлеккә ирешеп булмасын билгеләгән.
Ленин шәхси милекне җирдән себереп түгәргә алына һәм үзенең хыялын өлешчә тормышка да ашыра: Россиядә революция җиңә. Тик инкыйлаб оештырып властьны үз кулыңа алу гына аз, аны саклый белергә дә кирәк. Төрле мәхшәрләр нәкъ шул этапта башлана да инде. Революция кансыз гына башкарылса да, тагын бер ел да узмастан кан күпләп түгелә, җаннар кыела башлый. Большевиклар оештырган «кызыл террор»га Гражданнар сугышы ялганып китә. Ленин аның уң кулы булган Троцкий төзегән Кызыл армия, мең бәлаләр аша булса да, анда да җиңә. Ниһаять, Бөек Француз революциясе елларында ук яралган «Ирек, туганлык, тигезлек» шигарен тормышка ашырыр чаклар җитә. Тик…
Тарихның кинаясе, көлүе шул: шәхси милекчелектән генә түгел, дәүләтнең үзеннән, чиновниклардан, бюрократиядән мәңгелеккә котылырга хыялланган юлбашчы бюрократия барына да баш та, түш тә булган алагаем дәүләт аппараты төзергә мәҗбүр була. Моның сәбәбе аңа кадәр утар-поместье белән дә идарә итмәгән, беркайчан да дәүләт эшлеклесе булмаган кешенең олы илне җитәкли башлавында гына түгел. Сәбәп, ихтимал, үзе, көрәштәшләре үк гамәлгә куйган яңа чынбарлыкка керү – бар булган милек җәмәгать милке ителгән, базар законнарыннан ваз кичелгән, тигез буласы килмәгәннәр дә тигезләнгән илнең күпсанлы эчке каршылыкларга юлыгуында булгандыр. Тарихта күрелмәгән җәмгыять тудыру, яңа икътисадый мөнәсәбәтләргә алыну – мондый олы йөкне Ленин даһие да тиешенчә күтәрә алмый. Күпләр сокланган интеллект, зирәктән дә зирәк акыл, ахырда, күпсанлы инсультлар сәбәпле, акылдан язу белән тәмамлана. Ленинның шәхси фаҗигасенә олы ил ХХ гасырда күргән күпсанлы күмәк фаҗигаләр дә килеп кушыла.
Элек тә язган булды: Ленин һәм аның эшен дәвам итүчеләр Россиягә бөек тетрәнүләр – шул ук Гражданнар сугышы, коллективлашу, миллионнарның башын ашаган репрессияләр, чын һәм ясалма ачлыклар, башка михнәтләр алып килсә, Октябрь революциясеннән, Совет дәүләте яралганнан соң дөнья масштабында туган үзгәрешләрне уңай дип бәяләргә лаек булганнары да юк түгел. «Ленин – дөнья капиталын игә китерүче», – дию бер дә арттыру түгел. Россиядәге революция меңләгән буржуйны үз илләрендә андый инкыйлаб килеп чыкмасын өчен барын да эшләргә мәҗбүр итә: икенче көнне үк булмаса да, акрынлап сигез сәгатьлек эш көне, профсоюзлар, кешечә хезмәт хакы, социаль яклаулар, хәтта пенсияләр, башка ташламалар ярала. Россиядәге революция дөньяны үзгәртә, анда гаделлекне арттыра.
СССР халкы дигәндә исә, ул Октябрь китергән уңай үзгәрешләрне узган гасырның 60–70 нче еллары җитмичә күрә алмады. Ә менә яңача милли сәясәтне шунда ук күрде. Ильич булмаса, өч гасыр ярым буе дәүләтсез яшәгән татар чикләнгән булса да дәүләтчелеккә – автономияле республикага тиенә алыр идеме? Биредә Ленинның безнең буын яхшы белгән «Милләтләрнең үзбилгеләнеш хокукы турында» исемле данлыклы хезмәтен, аның тезисларын искә төшерәседер. Изүче һәм изелүче милләтләр билгеләмәсе, изелүнең дәүләтчелек булганда гына юкка чыгу мөмкинлеге, бөекдержавачылык чиренең рус кешесенең күзләрен томалап торуы турындагы бүген дә актуальлеген югалтмаган сүзләр – барысы да шунда.
Россия империясен «халыклар төрмәсе» дип атаган беренче кешенең дә Ленин булуын онытмыйк. Ул дәвердәге шовинизмны, аның әшәкелекләрен яхшы белгән, аны даими тәнкыйтьләп торган зат та – шул җирән сакаллы пеләш революционер. Большевиклар 1922 елда Россия таркалмасын өчен генә федерация (СССР) төзергә мәҗбүр булган, дию, миңа калса, өлешчә генә дөрес. Республикалар союзын «төрмә»не эчтән күргән зат ихластан теләгәндер. «Ленин аңа үзе исем кушкан, бәхет теләп гомер-гомергә». Сибгат Хәким шигырендәге бу юллар пафос, күпертү түгел, дип уйлыйм.
Тик менә нәкъ шундый милли сәясәт аркасында аерым сәясәтчеләр Ленинны бүген «ил астына бомба салып калдырган» явызга әйләндерде. Пролетариат юлбашчысы, фетнә оештыру гына җитмәгән, союздаш һәм автономияле республикалар төзеп, ягъни Россияне федератив калыпка куеп чиксез зур хата ясаган икән. Имештер ки, Россия, патша заманындагы кебек, тоташ губернияләрдән генә торса, милли-территориаль бүленеш булмаса, ул узган гасыр азагында таркалмыйча, элекке чикләрдә каласы, бәхетебез ташып ашасы булган икән бит…
Юлбашчы 53 яшендә үлмичә, озаграк яшәсә, без бүген башка ил булыр идек кебек. НЭП дигән икътисадый сәясәт авторының зирәк акылы, ул тәҗрибәнең масштаблырак вариантын гамәлгә ашырып, ихтимал, Россияне бүгенге Кытай юлына кытайлардан күпкә алдарак кертер, социализмнан да, капитализмнан да уңай якларны гына алып, үтә гадел булмаса да, күпчелек халык хуп күргән җәмгыятькә юл ача алыр иде кебек.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat