Бөек Ватан сугышы елларында фронттагы татар газеталарын кемнәр чыгарган?

1942 елның 8 июнендә «рус милләтеннән булмаган сугышчылар өчен» татар һәм казах телләрендә фронт газеталары нәшер итү турындагы 0457 номерлы боерыкка кул куела. Аның максаты – рус милләтеннән булмаган кызылармиячеләр арасында пропаганданы көчәйтү. Газеталарны ике атнага бер тапкыр нәшер итәргә, тиражын 5000 данәгә кадәр җиткерергә, штатка түбәндәге вазыйфаларны кертергә карар кабул ителә: мөхәррир урынбасары, рус теленнән татар теленә тәрҗемәче, корректор.

Газеталар 

Әлеге боерык нигезендә татар телендә фронт газеталары 1942 елның июленнән дөнья күрә һәм алар тиз арада популярлык казанырга өлгерә. Татар язучылары, журналистлары сугышчылар белән бер сафта һөҗүмгә бара, хәрби операцияләрдә катнашалар, дошман уты астында окоптан окопка йөреп, татар халкының батыр уллары турында мәгълүмат җыялар. Аларның күпчелек әсәрләре җилле-яңгырлы окопларда, дошман уты астында языла. Бу хәбәрләр газета аша фронтның бөтен почмакларына ирешеп, сугышчыларны көрәшкә рухландыра.

Бөек Ватан сугышы елларында фронтларда 16 исемдә татар телендә газеталар чыга. Менә алар: «Ватан өчен», «Алга, дошман өстенә», «Ватан намусы өчен», «Сталин байрагы», «Фронт правдасы», «Ватан өчен сугышка», «Ватанны саклауда», «Кызыл сугышчы», «Совет сугышчысы», «Суворовчы», «Фронт хакыйкате», «Җиңү байрагы», «Кызыл армия», «Тревога», «Сталин сугышчысы», «Суворовча кысрыклау».

1942 елның 10 июлендә Төньяк-Көнбатыш фронтта беренче булып татар телендә «Ватан өчен» дип исемләнгән фронт газетасы чыга башлый һәм 1944 елның апреленә кадәр дәвам итә. Җаваплы мөхәррир булып рус газетасы мөхәррире санала. Татар редколлегиясе составында мөхәррир урынбасары булып башта Гани Гыйльманов эшли. Көзгә таба Шәрәф Мөдәррисне чакыралар. Бу редакциягә Казаннан Гомәр Бәширов, Мирсәй Әмир, Хатип Госман киләләр. Алар көрәшкә рухландырып торган шигырьләр, хикәяләр, очерклар язалар.

Редакция эшелонда урнаша. Бу хакта язучының кызы Әлфия Мөдәррисова, әтисе истәлекләренә таянып,  менә ничек яза:

– Әтием сөйләве буенча, бу урманда яшерелгән зур бер эшелон була. Бер вагонда текстлар җыялар, икенчесендә редакцияләр урнаша, өченчесендә – типография…  Әтием, эшелон бик ышанычлы итеп яшерелгән иде, дип сөйли иде. Рельсларны урман эченә таба сузганнар. Шуңа күрә бу объектка «Нарат» дип исем биргәннәр. Рус журналистлары да шунда эшләгән. Әтием күршесендә генә Сергей Михалков көне-төне язган. Газета көн саен чыккан. Журналистлар задание белән алгы сызыкка чыгып киткәннәр. Үзләре белән планшет, ручка яки карандаш салынган биштәрләр алганнар. Кәгазь бик сирәк байлык булган. Гадәттә китап битләренә, аннан-моннан юнәлтелгән кәгазь кисәкләренә язганнар.

«Алга, дошман өстенә» дип аталган татар газетасы 1942 елның ноябрендә Калинин фронтында чыга башлый. 1943 елның гыйнвар аенда анда эшләргә Татарстан Язучылар берлеген җитәкләүче Афзал Шамовны чакыралар.

– Бу редакциянең адресын беркем дә белми. Чөнки ул эшелонда түгел, ә барлык җиһазларны бергә төягән дүрт машинада урнаша, – дип яза язучының кызы Әлфия Шамова истәлекләрендә. – Газетаны чыгару өчен машиналар азат ителгән авылларда яки землянкаларда туктый торган була. Бу газета битләрендә Шамов сугышчылар турында берничә йөз очерк, хикәя бастыра. «Кызыл Татарстан» (бүгенге «Ватаным Татарстан») газетасында аның үзе турында да язып чыгалар. 1944 елның җәендә ул җиде немец обер-офицерын әсирлеккә төшерә. Бу хәл ике як өчен дә көтелмәгәндә була. Бер биек урынга килеп чыккач, Шамов каршысына килеп чыккан немецларны күрә дә, нишләргә дә белмичә, куркудан: «Рота, минем арттан!» – дип кычкырып җибәрә. Немецлар аның берүзе генә икәнлеген хәтта башларына да китермиләр…

Ядкәр

Редакциябездә «Ватан намусы өчен» газетасының бер данәсе сакланып калган. Ул 1945 елның 28 мартында нәшер ителгән. Газета «Гитлер Германиясен тар-мар итүче батыр гаскәрләребезгә дан!» шигаре, Иосиф Сталинның: «Җиңүебез никадәр якынрак булса, уяулыгыбыз шулкадәр югарырак булырга тиеш, дошманга каршы ударларыбыз шулкадәр көчлерәк булырга тиеш», – дигән сүзләре белән башланып китә. Мөхәррир урынбасары – язучы Риза Ишморат. Газетаның беренче һәм икенче битләрендә Верховный Баш командующийның приказлары урнаштырылган. Дүртенче биттәге колонкада – совет информбюросыннан сводкалар куелган. Ә калган урыннарда – фронт вакыйгалары. «Фашист провокаторларын фаш итик» дип аталган язма аеруча игътибарны җәлеп итә. «Фронттан ерак түгел бер немец шәһәрендә көпә-көндез берничә йортта янгын чыга. Кызылармеец киеме кигән өч ут төртүче тотыла. Аларның берсе исерек була һәм гитлерчылардан үч алырга, совет җирендә эшләгән кабахәтлекләре өчен немецлардан үч кайтарырга теләгәнен белдерә. Калган икесе исә авызларына су капкандай дәшми торалар һәм бик нык кыса башлагач кына, ярым немецча, ярым полякча ватып-сындырып, сорауларга җавап бирә башлыйлар. Бераздан боларның кызылармеец киеменә киенгән немецлар икәнлеге ачыклана…» – дип языла анда. Язма мондый өндәү сүзләре белән тәмамлана: «Сугышчы! Син ут төртүчене, көчләүчене һәм мародерны очратасың икән, ул – фашист провокаторы яки аңа ярдәм итүче. Син аны шундук тотып ал һәм җәза оешмаларына илтеп тапшыр».

Татар әдипләре

1941 елда Татарстаннан йөзләрчә журналистлар, полиграфистлар үз теләкләре белән фронтка китә. Ул вакытта Журналистлар берлеге эшләми, 1930 нчы елларда таркалган була. Әмма күп кенә күренекле журналистлар Язучылар берлегендә исәптә тора.

Сугышның беренче елларында ук татар китап нәшрияты чыгарган сәяси әдәбиятның гомуми тиражы ярты миллионнан артып китә. Казан СССР матбугатының иң әһәмиятле үзәкләренең берсенә әверелә. Шәһәрдә вакытлыча берничә үзәк газета чыга. Ләкин күпчелек редакцияләрнең хезмәткәрләре, эш урыннарын ташлап, фронтка китеп баралар.

Фронт газеталарында Гадел Кутуй, Афзал Шамов, Риза Ишморат, Габдрахман Әпсәләмов, Ибраһим Гази, Абдулла Әхмәт, Хатип Госман, Әхмәт Исхак, Шәйхи Маннур, Әхмәт Фәйзи, Шәрәф Мөдәррис, Бари Рәхмәт һәм башка язучылар эшли.

1934 елда оешкан Татарстан Язучылар берлеге Бөек Ватан сугышы елларында үз эшен туктатмый. Сугыш башланган чорда анда 50 дән артык язучы исәпләнә. Шуларның 40 тан артыгы үз теләге белән фронтка китеп бара. 1943 елда ул вакыттагы СССР Язучылар берлеге рәисе Александр Фадеев, бу хәлне белеп алып, куркуга төшә. Һәм катгый рәвештә берничәсен булса да кире тылга кайтару буенча чаралар күрергә боера. Ләкин татар язучыларының берсе дә сугыш кырыннан кайтырга ризалык бирми. Гомумән, Бөек Ватан сугышында 100 дән артык татар әдибе катнаша, туган илләрен саклап фронтка киткән язучыларның 31 е туган җирләренә кире әйләнеп кайта алмый. Күпчелек әдәбият сөючеләргә Муса Җәлил, Абдулла Алиш кебек исемнәр таныш, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим, Нур Баян кебек язучыларны да беләбез. Әмма фронтта барган канкойгыч  сугышларда үлеп калган, күбебезгә таныш булмаган исемнәр дә шактый. Алар арасында 1941 елда ук һәлак булган Мөхәммәт Әблиев, Аитзәк Аитов, Габдулла Галиев, Макс Гатау, Мөсәгыйть Мостафин, Сөләйман Мөлеков кебек исемнәр бар.

Батыр язучыларның исемнәрен мәңгеләштерү эше белән күп еллар буена Самат Шакир шөгыльләнә. Әдип тарафыннан сугыш кырларында һәлак булган татар совет язучыларының әсәрләрен, биографик белешмәләрен үз эченә туплаган «Алар сафта» дигән басма дөнья күрә.

Журналистлар берлеге бинасында урнашкан журналистика музеенда «Бөек Ватан сугышы елларындагы матбугат» бүлеге бар. Анда Муса Җәлилнең язмалары басылган «Отвага», шулай ук «Ватан намусы өчен» газеталары белән танышырга була. «Колхозчы тавышы» дип аталган Аксубай районы газетасын да күрергә мөмкин. Анда халыкның фронтка ничек ярдәм итүе турында бәян ителгән.

…Яу кырына чыгып киткәнче, татар язучылары, иң соңгы кеше фронттан кайткач, хәрби формадан фотога төшәргә сүз куешалар. Иң соңгысы булып 1947 елның апрелендә Афзал Шамов кайта.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү