«Корбанлыкка чалына торган малның белешмәсе булырга тиеш»

Быел Корбан гаете 6 июньгә туры килә. Изге бәйрәмгә кадәр бер ай вакыт булса да, белгечләр инде бүгеннән үк саклык чаралары турында искәртә. Бигрәк тә читтән кайтарылган малларга игътибарлы булырга өнди, үзебезнең хуҗалыкларда үскән корбанлык алырга киңәш итә.

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин журналистлар белән очрашуда бу мәсьәләгә кат-кат басым ясады. Борчылырлык сәбәп тә бар. Узган ел Казандагы бер мәчеткә корбанлыкка ветеринария белешмәсе булмаган сарыкларны алып кайту очрагы булган. Әле ярый, вакытында чарасын күреп, сарыкларны кире озатып җибәргәннәр.

– Республикага кертелгән һәр партия терлекнең ветеринария белешмәсе булырга, ә терлекләр идентификация узарга тиеш. Шулай ук карантин чаралары турында да онытмаска кирәк. Сарыклар үзебездә дә җитәрлек. Дөрес, гел сөйләп, аңлатып торуларыбызның нәтиҗәсе бар, соңгы елда терлекләрне читтән кертмиләр диярлек, – диде Габделхак Мотыйгуллин.

Идарә башлыгы урынбасары корбанлык чалына торган мәйданнарга да таләпләрен әйтте. Узган ел бу эшләр 51 мәйданда башкарылган, шуларның 18 е – Казанда. Аларда 13 133 сарык чалынган, 6 мең тонна биологик калдыкны Алабугадагы «Сария» заводына илткәннәр. Быел да һәр территориядә ветеринария белгечләре эшләячәк.

Россельхознадзорның бүлек башлыгы урынбасары Артур Заһидуллин сүзләренчә, республикага ветеринария белешмәсе булмаган терлекләр күп очракта бруцеллез буенча имин булмаган төбәкләрдән килә.

– Кешеләр арзанрак әйбергә кызыга, шуның белән авырлык тудыралар да инде. Терлекләрне документларсыз кайтару очракларын алар ветеринария хезмәтеннән яшерергә тырыша, чөнки аларга әлеге терлекләрне карантинга куярга, эпизоотиягә каршы чаралар күрергә туры киләчәк. Ә саткан кешене табу алай ук кыен түгел, – диде ул.

Терлекләрне законсыз кертмәс өчен, республика чикләрендә постлар да куелган. Быел аларда 2 меңнән артык транспорт чарасы тикшерелгән, рөхсәт ителмәгән терлек кертүнең 16 очрагы ачыкланган.

Терлекләр арасында башка авыруларның да бетеп торганы юк. Кош гриппы, тилчә, бруцеллез кебек авырулар буенча хәлләр шәптән түгел.

– Дөньяда хәлләр катлаулы булса да, Россиядә эпизоотик вазгыять тотрыклы. Без даими рәвештә профилактика чараларын уздырып торабыз. Шулай да ара-тирә авырулар барыбер килеп чыга. Кош гриппы, бруцеллез кебек авырулар күрше республикаларда да теркәлде. Шуңа күрә безгә аеруча сак булырга кирәк, – диде Артур Заһидуллин.

Габделхак Мотыйгуллин быел да бер районда бруцеллез очрагы теркәлүен әйтте. Чүпрәле районында Әмиров шәхси хуҗалыгында 18 эре мөгезле терлек, 10 сарык, бер ат булган. Авыру чыккач, аларның барысы да юк ителгән.

– Шәхси хуҗалык булсынмы, эреме, вакмы, бөтен очракларда дә сәбәбе бар – терлекләрне документсыз, ветеринария белгечләрен кисәтмичә алып кайту. Кызганыч, күпләр: «Миңа эләкмәс әле», – дип уйлый. Бер чыкмаса, бер чыгып кую бар, – диде идарә башлыгы урынбасары.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта республикада «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү