Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән вузларга түләүле укуга кабул итүне чикләргә мөмкиннәр. Дәүләт Думасы май аенда шундый закон проектын – беренче укылышта, ә язгы сессия төгәлләнгәнче – соңгы укылышта кабул итәргә ниятли. Бу башлангыч иң элек дәүләт вузларына кагылачак. “Известия”, башлангычка үз бәяләмәләрен әзерли башлаган комитетлар мәгълүматларга таянып, шул хакта яза.
Закон проектын, Россия Президенты Владимир Путин чыгышыннан соң, Федерация Советы, Дәүләт Думасы, сенаторлар һәм барлык фракцияләр депутатлары эшләгән. 6 февральдә Россия Президенты каршындагы Фән һәм мәгариф советы утырышында дәүләт башлыгы хезмәт базарында ихтыяҗ булмаган белгечлекләр буенча түләүле укуга кабул итүдән туктау зарурилыгы турында белдергән.
Думаның Мәгърифәт комитеты рәисе беренче урынбасары Михаил Берулав белдергәнчә, бүген Россиядә юристлар, икътисадчы һәм кайбер башка һөнәр ияләре чамадан тыш күп. Шуңа күрә шушы белгечлекләр буенча вузларны тәмамлаучылар хезмәт базарында үзләренә урын таба алмый.
Гражданлык җәмгыятен үстерү комитеты башлыгы Яна Лантратова фикеренчә, хәзер күп кенә вузлар кирәкмәгән юнәлешләр буенча белгечләр “чүкеп”, “диплом фабрикасына” әйләнде. “Хөкүмәткә түләүле урыннарга квота билгеләү хокукын тәкъдим итәбез. Вузлар фәкать шушы квоталар чикләрендә генә студентларны түләүле нигездә кабул итә алачак. Әмма түләүле белем бирү бетә, дигәнне аңлатмый бу. Максатчанрак һәм нәтиҗәлерәккә әйләнәчәк, дигән сүз бу”, – дип өстәгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat