Гомер бакый газета-журналларга мөкиббән булганга, көндәлек матбугат вакыты-сәгатендә кулыма эләкмәсә, күңелем тынычлана алмый.
Азнакай шәһәренә терәлеп торган зур гына Сәпәй авылыбызда бер ел элек почта бүлеге бөтенләй ябып куелгач, шулай булды да. Көтеп алып укый торган газеталарыңны атна буе күрми тор әле! Өстәвенә минем кебек язгалап торучы хәбәрче-ветеранга! Хәреф таный башлаган чактан ук, мин, Югары Стәрле урта мәктәбендә күкрәгенә октябрят значогы тагылган малай, «Яшь ленинчы», районның «Хезмәткә дан», аннары «Маяк» газетасына мәктәбебез, авылыбыз тормышындагы тәүге хәбәрләремне, данлыклы кешеләре турындагы тасвирлама-иншаларымны юллыйм да, зар-интизар булып, аларның тизрәк басылып чыгуларын көтә башлый идем (хәзер дә шулай!). Почта килеп, ул басмаларны кулыма алмыйча кайтмый идем. Куанычка, совет-партия заманында почта-матбугат тарату шулкадәр дә югары биеклеккә куелган: газета-журналларның, хат-хәбәрләрнең бер генә көнне дә вакытында килми калганын хәтерләмим. Өстәвенә почтальоннар сумкасында хәзерге кебек бер-ике басма гына түгел иде бит, һәр йортка рәттән алтышар-җидешәр газета-журнал, кочак-кочак хат була иде. Бөтен гомерен яраткан һөнәренә багышлаган Кәримә апабыз (аның хөрмәтенә һәйкәл куярлык!) кимендә 300 ләп йортлы авылыбызга бу кадәр почтаны көнендә таратып чыга иде. Ә күршедәге Түбән Стәрледән колхозның умартачысы да булган Мотыйгулла абыебыз җитез юртагы белән зәмһәрир суыкларда да почта алырга килеп җитә иде. Элемтә бүлекчәсендә исә бер аягын, ярты җанын сугышка биргән Сәмигулла абыебыз эшләде. Бер гасыр диярлек яшәде ул, йөз яшенә җитәргә өч кенә ел калган иде.
Ә бүген, атна буе көтә-көтә газета-журналларыбызны күрү бәхетенә ирешмәгәч, Азнакай шәһәре почта участогына, аннан юньле җавап булмагач, аптырап, «Татарстан яшьләре» редакциясенә, «кайнар линия»дән Казанга – «Татарстан почтасы»на мөрәҗәгать итәм, әмма ел дәвамында бер үзгәреш юк. Ниһаять, яшь чагымнан хәзергәчә язышып торган «Ватаным Татарстан»ымның халык сорауларына бик вакытлы ярдәм итә торган «Халык авазы»на – журналист Сәрия ханым Мифтаховага элемтәгә чыккач, зарыгып көткән «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Маяк» газеталарыбыз нәкъ чыккан көнендә килә башламасынмы! Хәтта бер мәлгә ышанмый тордым! Шуннан: «Менә ул – иң дәрәҗәле, иң көчлесе үзебезнең «Ватаным Татарстан»ыбыз», – дип, чиксез рәхмәтләремне юлларга кулыма каләм алдым. Афәрин, афәрин, күзләр генә тимәсен!
Әсгать Сәгытдинов.
Азнакай районының Сәпәй авылы
P.S. Шатлыгым озакка сузылмады: бер атна буена газеталарыбыз вакытында килде дә, янәдән аз хезмәт хаклы почтальоннар җитмәүне сәбәп итеп, соңара да башладылар. Үзәктән ныклы-ышанычлы оештыру, финанслау чаралары үткәрмәгәндә, Россия почтасы, элеккеге совет-партия вакытындагы кебек, төгәл тәртипкә салынмас инде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat