Игенчеләр чәчүгә кереште. Иртә яз уңышка ничек тәэсир итәр?

Бүген республиканың барлык районнары да чәчүгә кереште. Яз иртә килгәнлектән, быел хуҗалыкларга итәк-чабуларын тизрәк җыеп, эшне алданрак башларга туры килде. Игенчеләр нинди уңышка өметләнә? Иртә яз уңышка ничек тәэсир итәр? Без районнардагы вазгыятьне белештек.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел 1764,3 мең гектар мәйданда язгы культуралар чәчү планлаштырыла. Әлеге вакытта эшләр 170 мең 847 гектар мәйданда башкарылган, ягъни бу – ниятләгәннең 14 проценты дигән сүз. Алда – җаваплы һәм мәшәкатьле чор.

Быел кар аз булды, җитмәсә, яз да иртә килде. Шунлыктан кайбер хуҗалыклар язгы кыр эшләренә дә, чәчүгә дә алданрак кереште. Гомумән алганда, республиканың Гидрометеорология үзәге идарәсе мәгълүматлары буенча, сайлап алынган кишәрлекләрдә дымның җитәрлек булуы ачыкланган. Туфракның бер метрлы катламында – уртача 176 мм, сөрүлек катламында 40 мм явым-төшем тупланган.

Министр Марат Җәббаров та хуҗалыклар алдына быелгы чәчү эшләрен кызу темпларда башкару бурычын куйды.

– Чәчү эшләрен ике атнада башкарып чыгарга өлгермәсәк, бөртекле культуралардан уңыш гектарыннан 15 центнерга кадәр кимергә мөмкин, – диде ул Хөкүмәт йортында узган утырышта.

Быел Буа районы игенчеләре язгы кыр эшләренә иң беренчеләрдән булып тотынган иде. Чәчүгә дә иң алдан төштеләр. Районның Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ранис Габитов әйтүенчә, инде шушы көнгә 14 мең гектар мәйданда – арпа, 7 мең гектарда – бодай, 2,5 гектарда – борчак, болардан кала шикәр чөгендере һәм көнбагыш җир куенына кереп урнашкан.

– Бездә кар аз булды, һава торышы яңгырлар белән дә куандырмады, шуңа күрә дым беткәнче дип, язгы кыр эшләренә иртәрәк чыктык. Мондый эссе һава торышы берничә көн генә тора бит әле. Аңа кадәр салкынча булды, анысы безнең өчен файдага иде, – диде ул. – Мин эшләгән елларда моңа кадәр дә апрель башларында язгы кыр эшләренә чыкканыбыз бар иде. Бик коры килгән 2021 елда да җирләр иртә кипшенгән иде. Хәзер дә гадәттә сазлыклы була торган урыннарда коп-коры. Дөрес, дымны вакытында каплаткач, моңа кадәрге орлыклар дымлы туфракка кереп урнашты. Алда ни булыр – анысын киләчәк күрсәтер инде. Әлегә бездә ныклап яңгырлар яуганы юк.

Ә менә Кукмара аграрийлары, җиң сызганып, эшкә шушы бер-ике көндә генә тотынган. Дөресрәге, яңа атнаның беренче көнендә барлык хуҗалыклар да арпа чәчүгә керешкән.

– Бик үзенчәлекле ел килә, – диде районның баш агрономы Илдар Габбасов. – Озак еллык эш тәҗрибәмдә моңа охшаган бер-ике ел гына булды. Ләкин язның бу кадәрле үк иртә һәм коры килгәне юк иде. Туфракта дым юк, хәлләр бик катлаулы булырга мөмкин. Көз дә коры килгән иде бит. Булган кадәрлесен саклап калырга дип, эшкә иртәрәк тотынган идек. Хәзер иң төп бурыч – тиз арада сыйфатлы итеп чәчеп калу.

Узган атна ахырында Актаныш игенчеләре дә чәчүгә керешкән. Беренчеләрдән булып буразналарга иген бөртекләрен «Чишмә», «Таң» хуҗалыклары, «Актаныш» һәм «Әнәк» агрофирмасы уңганнары салган. Район хезмәтчәннәре 41 076 гектарда эшли. Бөртеклеләрне 29 660 гектар мәйданда чәчәргә ниятлиләр. Чәчү эшләре белән беррәттән чәчүлек орлыкларын кабат эшкәртү, орлыкларны агулау, көзге һәм күпьеллык культураларны ашлама белән тукландыру, дым каплату кебек эшләр алып барыла.

Республиканың көнчыгышында урнашкан башка районнарында да көннәрнең бәрәкәтле вакытын тотып калырга тырышалар. Азнакай, Ютазы, Баулы, Сарман игенчеләре иртәдән алып кичкә кадәр кыр иңләп йөрүдә.

– Әзерлек эшләрен тәмамлап, узган җомгада чәчүгә керештек, – диде Азнакай районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рамил Исламов. – Арпа, көнбагыш чәчәбез, шулар белән беррәттән ашлама кертәбез. Туфракта дым бар иде әле. Соңгы ике көндә генә җирләр тизрәк кипшенде, тик барыбер юеш урыннар бар.

Республиканың башка районнары белән чагыштырганда, азнакайлылар язгы кыр эшләренә соңрак тотынган. Хәтта башка елларга караганда да соңрак керешкәннәр.

– Башта җылытты да, аннан соң яхшы итеп кар яуды бит. Шуңа күрә безнең өчен әйбәт кенә булды. Буалылар чәчүгә керешкәндә, без әле тырмага да чыга алмый тора идек. Дым белән кердек, дым белән чәчәбез, – диде ул. – Нинди генә һава торышы булса да, без бары яхшыга гына өметләнәбез. Еллар имин килсен дә, мул уңыш җыеп алырга насыйп булсын!

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү