Кытай торий яга

Үткән тәүлекләрдә глобаль яңалыклар арасында иң мөһимнәреннән берсе, мөгаен, Кытайның дөньяда беренче ил буларак торий ягулыклы реакторны гамәлдә куллана башлавы булгандыр. Державалар арасында бу өлкәдә күптән ярыш бара инде. Торий – уран кебек үк атом-төш ягулыгы, әмма бихисап өстенлекләргә ия. Бердән, ул арзан, чөнки табигатьтә күп очрый, икенчедән, аны баетырга кирәкми, чөнки табигый рәвештә баетылган, өченчедән, торий ректорларында дәһшәтле аварияләр булу куркынычы азрак: реакция, температура күтәрелсә, автомат рәвештә акрыная, ягулыкны җиңел суытып була.

Яңа ректорларның тагын бер мөһим өстенлеге – радиоктив калдыклар аз кала һәм алар кыска гомерле булалар. Уран ректорларының бер генә өстенлеге бар: алар дөньяда киң таралган һәм технологияләре эшләнгән. Торий реакторлары эксперименталь стадиядә генә, алар белән күбрәк Кытай, Һиндстан, Норвегия кебек илләр шөгыльләнә.

Хәзер дөньядагы энергетика өлкәсендәге вазгыятькә күз салыйк. Моннан өч ел тирәсе элек газга бәяләрнең котырып күтәрелүе нигә бәйле иде? Европа илләрендә, аеруча Германия белән Франциядә, атом электр станцияләрен туктатып бетерделәр диярлек, чөнки ул илләрдә яшелләр (экологлар) хәрәкәтләре киң җәелгән иде. Уран ректорларының куркыныч булуы һәм радиоактив калдыклар мәсьәләсе хөкүмәтләрне яшелләр басымына бирешергә мәҗбүр итте, чөнки сайлауларда яшелләр өстенлеккә ирешә башлады. Төп энергия чыганагы итеп кояш һәм җил станцияләрен файдаланырга теләделәр, әмма бу барып чыкмады, чөнки кыйбатка төшә иде, җитәрлек күләмдә тотрыклы энергия белән тәэмин итү дә булмады. Водород ягулыгын кулланышка кертү дә күп кыенлыкларга очрады. Торий вазгыятьне тамырдан үзгәртә ала.

Күп кенә белгечләр чиннарның торий ягулыклы реакторны гамәлгә кертүен яңа энергетик революциягә тиңләде. Эчке Монголиядәге (Кытай төбәге) торийга бай шахта Күк асты илен ун меңләгән елларга электр энергиясе белән тәэмин итә алыр иде, диләр алар.

Мәсьәлә алай җиңел хәл ителми ләкин. «Ватаным» хәбәрчесе бу уңайдан ясалма акылдан консультация алды. «Уран инфраструктурасы инде әзер, һәм аны алыштыру зур чыгымнар таләп итә», – диде ясалма интеллект. Шул сәбәпле торийга күчү дистә еллар таләп итәргә ихтимал. Әмма якындагы перспективада ук инде газга ихтыяҗ кимергә мөмкин. Нефтькә башта тәэсире зур булмас, шулай да озак сроклы перспективада нефть экспортлый торган илләргә икътисадларын диверсификацияләү турында җитди уйланырга туры киләчәк.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү